Мендәр астына пычак куеп йокларга ята идем
«Ә әни... Гомерем буе мине аңламады...», - ди шәһәрдәш.
Мин мендәр астына пычак куеп йокларга ята идем. Хәтерлим, башта куркудан йоклап китә алмыйм, аннары иртән уяна алмыйм, укуга соңга калам, ә әни мине ялкау дип ачулана иде. Әниемнең ире яныма керер дип котлар оча иде. Ә әни... Гомерем буе шуңа йөрәгем әрнеде – ул мине аңламады, минем яклы булмады. Юкса, ничә тапкыр аның ире оятсыз икәнен әйтеп карадым. «Әллә нәрсәләр уйлап тапма!» – гына диде. Юкса, ул җирәнгеч кеше аркасында яшәвем яшәү булмады, өйгә кайтасым килмәде.
Үз әтиемне хәтерләмим, сеңлем тугач та алар әни белән аерылышкан. Миңа җиде, сеңлемә дүрт яшь тулгач әни кабат кияүгә чыкты. Ул кешегә әти дип эндәшкәнем булмады. Шуның өчен миңа ничә тапкыр эләккәндер, тик үз сүземдә нык тордым.
Унике яшьләр тулгач, аның миңа әллә ничек, сәер каравын сизә башладым. Ул мине алдына утыртып кочакламакчы була, ә минем аның янында күңелем болгана. Мунчага юынырга кергәч, юк эшен бар итеп тәрәзә каршында чуала, безгә бүлмәбезне эчтән бикләмәскә куша. 15 яшемә чаклы көч-хәл түздем дә, укырга керү сылтавы белән әби янына күчендем. Ул да корырак иде, шулай да бездәге кебек мәхшәр түгел инде.
Хәзер инде үзем әни кеше, кызларым үсеп килә. Кечкенә чагымдагы хәлләр турында әниемә сөйләгәч, боларның берсен дә хәтерләмәвен әйтте. Күңелемә бик авыр булса да, мин аны гафу иттем. Ә менә аның ирен мин беркайчан да кичерә алмамдыр, мөгаен. Ул коронавирустан үлеп киткәч, хушлашырга да кайта алмадым. Тик шулай да ничектер тынычланып калдым. Әйтәсе килгәнем шул – балаларыгызга ышаныгыз, кызларыгызны саклагыз!
Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев