«Әнине – моргка, әтине милициягә алып киттеләр»
1007
0
Алсу ханым тормышында коточкыч хәлләр күргән.
40 яшьлек Алсу ханым тормышында коточкыч хәлләр күргән. Еллар узып, әтисен соңгы юлга озаткач, ул гаиләләрендә булган канлы вакыйга турында газета укучыларыбызга сөйләргә булды. «Бәлки кемгә дә булса файдабыз тияр», – диде ул.
– Әтием белән әнием мәктәптә укыганда ук танышканнар. Ул чагында әтием – сигезенче, әнием җиденче сыйныфта укыган. Дуслашып киткәннәр, аннары араларында мәхәббәт ялкыны кабынган. Әти КФУның икътисад факультетында укыганда, атна саен Чаллыга кайтып йөргән. Урта мәктәпне тәмамлагач, әни Казан Дәүләт педагогия институтына укырга кергән. Ул әтине армиягә озатып, каршы алган. Әнием диплом алгач, алар гаилә корганнар. 8 ел бер-берсен югалтмыйча йөргәннәр бит! Матур гына яшәгәннәр алар. Абый белән мине тәрбияләп үстерделәр. Туганнар, дусларга үрнәк булдылар.
Көннәрдән бер көнне башка сыймаслык хәл булды. Әтием әниемне үтерде. Ничек диген әле, ул аны суйган. Бу вакытта абыем Казанда укый иде, мин –сигезенче сыйныфта. Мәктәптән кайтуыма әнием аш бүлмәсендә, кан эчендә ята. Әти йокы бүлмәсендә башын тотып утыра.
«Кызым, мин гафу итә алмаслык гамәл кылдым. Сиңа әбиең белән яшәргә туры килер», – диде дә милиция, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырды. Мин бу вакытта аның сөйләгәннәрен аңларлык хәлдә түгел идем. Әниемә медицина ярдәме кирәк түгел иде инде, аны – моргка, әтине милициягә алып киттеләр.
Туганнар, күршеләр җыелышып әниебезне соңгы юлга озаттык. Безнең өчен авыр көннәр башланды. Абыем – студент, мин әбиемнәрдә яши башладым. Әниемнең туганнары миңа ата-ана назын бирделәр. Әтине 9 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Миңа ул да кызганыч булды, чөнки эчми-тартмый, балалар дип өзелеп тора иде. Вакыт узды. Әтиебез срогын тутырып кайтты. Ул чагында мин кияүгә чыгып үземнең тормышым белән яши идем инде. Шөкер, ирем әйбәт булды. Миннән өч яшькә олы булгач, ул мине әтием кебек, кайгыртып яшәде. Әти иреккә чыккач, безгә килде һәм елый-елый гафу үтенде.
«Мин Гөлсәриямне бик ярата идем бит. Фаҗига булган көнне эштән кайтканда подъезддагы гайбәтче хатын «Сезнең фатирдан бер ир-ат чыгып китте», – диде. Мин өйгә кергәч, елмаеп каршы алган хатынымны тыңлап та тормыйча «разборка» ясый башладым. Хатынымның миңа хыянәт итмәячәге көн кебек ачык бит, югыйсә. Гөлсәриям: «Безгә кеше кергәне юк», – дисә дә ышанмадым. Аннары өстәлдә ятканда пычак белән сөйгәнемнең гомерен өздем. Гафу итегез, зинһар өчен», – диде.
Дөньядагы иң кадерле кешем – әниемне үтереп, безне вакытсыз ятим иткән әтине гафу итү – минем өчен бик авыр иде. Моның өчен миңа еллар кирәк булды. Өч еллар чамасы әти белән чит кеше белән сөйләшкән кебек кенә аралаштык. Ул безнең балачак үткән фатирда, мин ирем һәм ике балам белән үзебезнең фатирда гомер иттек. Әти килгәләп йөрде. Оныкларын яратты. Алар белән уйнап китә иде. Килгән саен балаларга уенчыклар, тәмле ризыклар бирде. Өйләнергә уйламады. «Әниеңнең мөлдерәмә тулы кара күзләре күз алдымнан китми. Бик зур ахмаклык эшләдем», – ди...
Ә беркөнне әнием төшемә керде. «Кызым, әтиегез сезне яратты. Ул мине тыңламыйча, җинаять кылды. Шулай да яхшы кеше ул, ташламагыз инде», – диде дә, уйланып китеп барды. Шуннан соң озак та узмады әтиебезгә инсульт булды. Без аны хастаханәдән өебезгә алып кайттык. Тернәкләндерү курслары үткәреп, Аллаһы Тәгаләнең әмере, табибларның ярдәме белән аягына бастырдык. Исән-сау, үз акылында вакытта фатирны абый белән икебезгә васыять итеп калдырды. «Гел абыең белән дус яшәгез, балам», – дия иде.
Без ирем белән әтине 2 ел тәрбияләдек. Узган елның 10 февралендә (әниемнең үлгән көнендә) ул операция өстәлендә вафат булды. Йөрәк өянәге кузгалгач, ашыгыч ярдәм чакырган идек. Табиблар кичекмәстән операция кирәк диделәр.Йөрәге теткәләнеп беткән булган.
Әтине васыяте буенча әни янына җирләдек. Әтинең кырыгын үткәргәч, әнием кабат төшемә керде. Туй күлмәгеннән иде.
«Балам, без әтиең белән очраштык. Мин аны гафу иттем. Никахыбызны яңарттык. Без мәңгелек илендә бергә. Минем сүзләремне тыңлап, әтиегезне тәрбияләгәнегез өчен, Аллаһы Тәгалә сезгә бәхетле гомер бирсен. Бер-берегезне кайгыртып, хөрмәт итеп яшәгез. Оныкларыбыз иманлы, сәламәт булып безнең дәвамчылар булып үссеннәр. Абыеңның гаиләсе белән дус яшәгез. Сез бер карында үскән ике бөртек. Бер-берегезгә бик кадерле кешеләр», – диде.
Әтиемне тәрбияләвемә әниемнең туганнары башта сәерсенеп караган иделәр. Әниемне төшемдә күргәнемне сөйләгәч, мөнәсәбәтләребез кискен үзгәрде. Әти-әниемнең тормышы безгә генә түгел, күпләргә сабак булырлык. Гаилә коргансыз икән, бер-береңне хөрмәт итеп, аңлашып яшәргә, бер-береңне тыңларга өйрәнергә кирәк. Гаиләне җимерү җиңел..
Минем сөйләгәннәрем әти-әнием рухына дога булып барсын. Урыннары җәннәттә булсын.
P.S. Язмада исемнәр үзгәртеп бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев