Әнине тыңлап, «дөрес» кыз булып яшәдем
«Кыска итәктән, бизәнеп йөргән кызлар яхшы эшкә урнашты, бүгенге көндә күбесе бәхетле әбиләр...»
Яшь чагында рәхәтләнеп егетләр белән йөрмәгәнемә үкенәм. Әнине тыңлап, «дөрес» кыз булып яшәвемә. Мин әйбәт укыдым, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаштым, тик өйгә соңга калып кайтырга, егетләр янына чыгарга ярамый иде. Сыйныфташыма булган беренче мәхәббәтем көндәлеккә язудан узмады. Бергә укыган кызлар бизәнә башлады, чәчләрен агартты – ә мин тыйнак идем. Дөрес, ул вакытта аның акчасы да юк иде инде – мода буенча түгел, нәрсә бар, шуны кияргә туры килде.
Иң кызыгы шул – укытучылар укымаган өчен ачуланыпмы-ачуланган, бизәнеп килгәч, «Бар, юынып кер!» дип класска кертмәгән, мәктәпкә итәкләрен кыскартып килгән кызлар тормышта югалып калмады – беренчеләрдән булып гаилә корды, яхшы эшкә урнашты, бүгенге көндә күбесе бәхетле әбиләр. Шуннан чыгып, «дөрес» булганчы, бәхетле бул икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Чулпан Кәримова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев