Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әнисен җирләргә дә кайтмаган

«Кызы Гөлназ шалтыратса, сеңелем шатлыгыннан елый иде. Туктый алмыйча, бик озак күз яшьләрен түгә. Аңа кушылып, икенче бүлмәгә чыгып, үзем дә елыйм», – ди шәһәрдәшебез Сания Сәлимова.

«Бәйрәмнәрдә, аеруча 8 Март һәм Әниләр көнендә, кызы Гөлназ шалтыратса, сеңелем шатлыгыннан елый иде. Туктый алмыйча, бик озак күз яшьләрен түгә. Аңа кушылып, икенче бүлмәгә чыгып, үзем дә елыйм», – дип, шәһәрдәшебез Сания Сәлимова гаиләсендә булган җан өшеткеч хәлләр турында сөйләде. Үзенең кызы белән улы тәртипле булса да, аның күңеле гел китек була.

Сания ханым Арча районында туып-үсә, Казанда финанс-икътисад институтын тәмамлагач, Чаллыга килеп урнаша. Биредә булачак ире Саматны очрата. Дүрт ел дуслашып йөргәннән соң, алар өйләнешәләр. Гаиләгә шатлык өстенә шатлык өстәп, ике яшь аерма белән, уллары Айрат,  кызлары Алсу туа. Балалар чирләмичә, матур һәм акыллы булып үсәләр. Әти-әниләре аларны чын кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Саниянең тормышыннан ата-аналары да канәгать була. Тик аларны гомер буе туганының хәсрәте озата бара.

Көтмәгәндә Саниянең сеңелесе Мәрьям бәхетсезлеккә дучар була. Ул да яраткан кешесенә кияүгә чыккан, тормышы җай гына барган була. Самара шәһәрендә яши башлыйлар. Маратның ике бүлмәле фатиры була. Беркөнне яшь хатынга салкын тия. Үтәр әле дип, аны аяк өстендә үткәрә. Бер айдан соң чир янә кабатлана. Бу юлы хастаханәгә бара. Табиблар грипп диагнозы куялар. 

Авырга узу сәбәпле, Мәрьям антибиотик эчә алмый. Халык медицинасы буенча, үләннәр эчеп дәваланырга тырыша. Иң мөһиме – баланы саклап калырга кирәк! Тән температурасы югары булмаса да, ул хәлсезлектән җәфалана. Тора-бара бөтенләй урынга егыла. Ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшерлары йөкле хатынны хастаханәгә салалар. Табибларның тырышлыгы нәтиҗәсендә баланы саклап калалар. Мәрьямның кызы туа. Ана шатлыгыннан көне буе елый. «Үземә гомерлек таянычым, дустым булачак», – дип сөенә. Ун көннән бала тудыру йортыннан өйләренә кайталар.

Көннәр, атналар, айлар уза. Мәрьям генә тернәкләнә алмый. Сәламәтлеге көннән-көн начарлана бара. Кызына алты ай тулыр алдыннан ул аяктан егыла, хәлсезлектән урыныннан да тора алмый башлый. Менә шунда аның башына куркыныч уй килә. «Кеше кулына калмасам ярый...» Ни гаҗәп, туганнарынанн башка аның ярәмчесе дә, яклаучысы да булмый. Марат: «Миңа чирле хатын кирәкми», – дип аерылыша. 
Мәрьям белән Гөлназны Сания апалары Чаллыга, үзләренә алып кайта. Җизнәсе Хәлим дә сүз әйтми. Гөлназ ике яшькә кадәр әнисе янында үсә. Мәрьям даими тернәкләндерү курслары алуы нәтиҗәсендә, техник чаралар ярдәмендә әкрен генә йөри башлый. Ләкин шатлык озакка бармый. Ямьле май кичендә Санияләргә Марат килеп керә. «Мин икенче гаилә кордым. Әлегә балабыз юк. Мин кызымны үзем үстерергә булдым. Әнием дә булышырга ышандырды. Мәрьям, синең аны чын кеше итеп тәрбияләргә сәламәтлегең дә, акчаң да юк», – ди.
Сания белән Самат: «Баланы әнисеннән аерма. Без бергәләп аны ничек тә кеше итәрбез, кайгырма», – дисәләр дә, Марат кызын алып китә.
Гөлназ Самарада әтисе һәм әбисе тәрбиясендә үсә. Дөресрәге, әтисе матди яктан тәэмин итә, әбисе күңел җылысын, назын бирергә тырыша. Мәрьямне дә Сания апасы ел саен кызы янына Самарага алып бара. Елдан-ел хәле начарлану сәбәпле, кызына җиде яшь тулгач, Мәрьямгә табиблар ерак юлларга чыкмаска киңәш итәләр. Шулай итеп ул баласының беренче тапкыр мәктәпкә баруын да күрә алмый. Дөрес, туганнары, аларның балалары Самарадагы кызчыкны ташламыйлар. Бүләкләр алып даими рәвештә янына баралар. 
Бер елны Сания кышкы каникулда Гөлназны Чаллыга алып кайтырга җыена. Кыз да, әтисе дә риза булалар. Самарадан Чаллыга кузгалыр алдыннан Маратның әнисе: «Тапкан ана түгел, баккан ана, без аны ике яшьтән үстердек. Алып китәрсең дә, кире китермәссең», – дип баланы җибәрми. 

Еллар уза. Ана белән кызның очрашулары да, телефон аша сөйләшүләр дә сирәгәя бара. Гөлназ урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлый, төзелеш-архитектура институтына укырга керә. Тырышып укый, ләкин үзенә тормыш бүләк иткән әнисенең барлыгын оныта. Шулай да институтны тәмамлагач әнием янына барыр идем дип нәзер әйтә. Сания бу хәбәрне ишеткәч, шатлыклы хәбәрне сеңлесенә җиткерә. 

Мәрьямне юындырып, матур итеп киендереп, мул табын әзерләп, Гөлназны көтәләр. Сания токмачлы аш, бәлеш пешерә. Гөлназ ике-өч көнгә килсә, кибетләргә алып барып кирәк-яраклар алырмын, киноларга алып барырмын дип планлаштыра. Ләкин Саниянең өмете акланмый.

Гөлназны колач җәеп, ачык йөз белән каршылыйлар. Туганнар өстәл артына җыела, тәмле ризыклар ашый-ашый, сөйләшәләр, елашалар.  Ике сәгать узгач, әнисеннән ниндидер документка кул куйдыра да, кунак миңа юлга чыгарга вакыт дип китеп тә бара. Мәрьям дә, Сания дә бу хәбәрдән югалып калалар. Ананың баласы белән рәхәтләнеп сөйләшәсе килү хыялы чынга ашмый. Соңрак Гөлназның әнисен фатирдан пропискадан төшерүләре һәм өлештән мәхрүм итүләре ачыклана.

Бу очрашудан соң дистә еллар уза. Башка очрашу булмый. «Быел 8 Мартта Гөлназ шалтыраткач, Мәрьямның шатлыгы эченә сыймады. Аның кызын тагын бер кат күрәсе дә бик килгән иде. Тик Гөлназ анасын күрергә вакыт тапмады.

«Ана күңеле – балада, баланыкы далада» дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. 
Мин гомерем буена Аллаһтан мәңгелек йортка сеңлемне үземә урнаштырырга насыйп ит дип ялварып сорадым. Мең шөкер, теләгем кабул булды. Быел 1 майда сеңелемнең хәле начараланып китте. 2сендә 88 яшендә  мәңгелеккә күзләрен йомды. Гөлназ кайтыр дип 3 майда гына җирләргә булдык. Әмма инде ике баласы үсеп буйга җиткән хатын әнисен соңгы юлга озатырга кайтуны да кирәк дип тапмады. Аллаһка шөкер, сеңелемне динебез кушканча җирләдек. Урыны җәннәттә булсын. 

Аллаһы Тәгалә беркемгә дә кеше кулына калырга язмасын. Без бу дөньяда кунак кына. Вакыт җиткәч, барыбыз да мәңгелек йортка күчәбез. Барчабызга да аз авыртулар, тиз үлем насыйп булсын. Мин таң аткан саен Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйм», – ди утыз елдан артык авыру сеңлесен тәрбияләп соңгы юлга озаткан Сания апа. 
/ Николай Туганов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

3

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала үлем-китем фәхшилек

2
X