Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Армандо Диамантэ: «Үземә каршы әйтергә рөхсәт итәм»

«Мастеровые» рус драма театры директоры Армандо Диамантэ белән очрашуга килгәч, моңарчы игътибар итмәгән нәрсәгә күзем төште. Театр бинасына керү урыннары берничә, аларның һәркайсының үз номеры бар. Эчтә дә үтә пөхтәлек, тәртип.

Баксаң, әңгәмәдәшем моңа ирешү өчен аэропорт системасын җентекләп өйрәнгән. Чөнки анда төгәллек, тәртип максималь дөрәҗәдә үтәлә. Театрда да шулай – тамашачы монда килгәч юк-барга игьтибар итми, фәкать спектакль доньясында калырга тиеш. Әңгәмәбез барышында аның перфекционистлык сыйфатлары «Мастеровые» театрының сәнгать дөньясында лаеклы урынын табу очен бик кирәк булуына төшендем.

– Армандо Луиджиевич, сезнең театр бай тарихлы, бүгенге көндә дә аның иҗаты илкүләм танылган, артистларыгызның гастрольләрен төрле шәһәрләрдә көтәләр.

– Без хәрәкәттә булырга тиеш. Нәрсәгәдер ирештеңме, оныт та яңа максат куй. Безнең максат – Россиядә иң яхшы театр булу. Бәлки коллективта минем фикеремне хуплаучылар азрактыр. Үр яулау, чемпион исеменә лаек булу өчен бертуктаусыз эшләргә кирәк бит. Камилләшергә. Ә кешеләрдә ялкаулык та бар. Перфекционизм башка теләкләрдән һәм табигый кимчелекләрдән өстен булырга тиеш. 

– Сезне сәнгать өлкәсендә яхшы беләләр, Сезне тыңлыйлар, ишетәләр. Моңа ничек ирештегез?

– Кешеләр белән сөйләшә белү, аларны ышандыра белү. Җитәкче бит ул аңа власть биргәнгә генә үз урынында утырмый. Ул иң элек коллективның хөрмәтен яуларга тиеш. Үзе эшләгән өлкәне яхшы белүенә, тәҗрибәсенә таянырга, сүзен нигезли белергә тиеш. Шул вакытта кешеләр аның сүзенә колак салачак. Мин директор булсам да, үземә каршы килергә рөхсәт итәм. Тик дәлилләр төпле булырга тиеш. 

Аннары күпмедер дәрәҗәдә күрәзәче булу да кирәк. Кешеләргә бу проектның ахыры шулай булып бетәчәк дисең, ул чыннан да рас килә һәм алар сиңа ышанырга мәҗбүр. Чынлыкта бу шахмат кебек: үзеңнең һәм көндәшеңнең нинди адым ясаячагын уйлап, алдан чарасын күрү. Моның өчен кешенең табигатен яхшы белү кирәк. Психологка укып алган кызыл дипломымның да кирәге чыга. Минем икенче кызыл дипломым уголовное право белгечлеге буенча. Бу өлкәдә берничә ай эшләп тә алдым.

– Театрда эшләүнең үзегез өчен катлаулы һәм уңай яклары нинди дип уйлыйсыз?

– Катлаулы ягы – монда күбесе эмоциональ кешеләр, аларның вакыйгаларга карашы субьектив. Кешенең фикерләвен үзгәртү җиңел түгел. Әйтик, бүген генә миңа рәссамыбыз: «Без беркайчан да болай эшләми идек», – диде. Ә мин аңа: «Бу сүзләрең нәкъ шулай эшләргә кирәклеген дәлилләүче иң яхшы аргумент», – дидем. Без хәзер Антон Макаренконың «Педагогик поэмасы»н куябыз. Белүемчә, әле бер театрның да аңа алынганы юк. Һәрхәлдә, соңгы елларда. Әгәр уңышлы чыкса, күреп торырсыз, аны башка театрлар да алачак. Плюсларга килгәндә, театр кешеләре күңелле, шаян, комплекслары азрак дип әйтимме. Сәер эшләпә киеп коридордан үтәм икән, беркемнең дә мона исе китмәячәк. Ике урында гына үзеңне шулай тотарга була дип шаяртам – я театрда, я психбольницада. Мин бертөрлелекне яратмыйм, ә театрда ул азрак. Бездә гадәти булмаган ситуацияләр еш, аларны хәл итү өчен дә стандарт булмаган ысуллар кирәк.

– Шулай да сезнең театрның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Безнең театр проект өчен эшли. Ягъни даими репертуардан тыш, без конкрет спектакль өчен команда җыябыз. Режиссер, актерлар, рәссам, ут куючылар төрле шәһәрләрдән килә. Болай эшләү, әлбәттә, четереклерәк. Әмма, минемчә, нәтиҗәлерәк. Моны тамашачыларыбызның спектакьләрне ничек кабул итүеннән дә күрәбез. 

– Сез озак вакыт югары рейтинглы телекомпанияне җитәкләдегез. Ни өчен театрга киттегез? 

– Телевидениедән киткәндә шәһәр җитәкчелеге дә аптырады. Миңа театрда хаос күп булып күренде. Ә мин тәртип, система яратам. Башлаганда монда тәртип урнаштыру мөмкин эш микән дигән шигем дә бар иде. Шулай да кызыксынуым җиңде. 

– Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

– Озак, авыр булса да, тәртип урнаштырып була икән. Күп нәрсәне авиациядән алдым. «Бигеш» аэпоропортыннан өйрәндек. Әйтик, чек-листлар керттек. Ягъни спектакльлнең техник әзерлеген тикшерү өчен тиешле пунктлардан торган исемлек кулланабыз.

– Шундый үҗәт холкыгыз формалашуга нәрсә тәэсир итте?

– Мин 7 яшьтән инвалидлар өчен интернатта тәрбияләндем. Каникулларда өйгә кайта идем, билгеле. Шулай да мине җәмгыять тәрбияләде дисәм дә була. Характер бит көрәш шартларында чыныга. Баланы иркәләп, бар нәрсәдән саклап, барысын да әзерләп бирүдән түгел. 

– Театрдан тыш нәрсәләр белән мавыгасыз?

– Шахмат, машиналар яратам, хәтта С категорияле машина йөртү хокукым бар. Бу мәхәббәтемнең шундый үзенчәлеге бар – беркайчан да яңа машина алганым юк, һәрвакыт ничәдер километр йөрелгәнен генә. Кулланылган булгач, билгеле, аның теге яки бу урында кимчелекләре була. Шуларны төзәтәм. Идеаль хәлгә җиткергәнче. Шуннан... минем өчен аның кызыгы бетә һәм аны алыштырам. Әлбәттә инде, анда тагын кимчелекләр табыла. Ә яңаны алуның кызыгын тапмыйм. Аны бит төзәтергә кирәкми. Минем кебек машинасын кайгырткан кеше юктыр ул. 

– Нинди маркалар турында сүз бара?

– Башта япон маркаларын гына үз итә идем, соңгы биш елда «БМВ Х5»тә йөрим. Беренче машинам «Мазда» иде. Хәзер искә төшерәм дә, нәрсәсе матур күренде икән дип аптырыйм, тик ачу-нәфрәт түгел, бик җылы хисләр уяна. Элеккеге хатыннарым белән дә шулай. Ике тапкыр өйләнгәнем бар. Беркем белән дә сугышып-талашып аерылышмадык. Хатыннарымның әниләре белән дә тату мөнәсәбәттә. Бер балам – кызым Алиса Чаллыда яши. 

– Аның белән аралашасызмы?

– Әлбәттә. Әнисе белән тәрбиягә карашыбыз төрле булса да. Әйтик, аның фикеренчә, телефон, интернет начарга гына өйрәтә, бәйлелеккә китерә. Ә минемчә, бөтен дөньясы интернетка чумганда синдә генә телефон булмаса, бу кимсенү хисен уята. Ә ул бәйлелеккә караганда зыянлырак. 

– Гадәти булмаган мавыгуларыгыз да бармы?

– Криминалистика. Психолог-психиатрия экспертизаларын күзәтергә яратам. Шөкер, белемем профессионаллар белән фикер алышырга мөмкинлек бирә. Җинаятьчене бу адымга барырга нәрсә этәргәнен ачыклыйсым килә. 2020 елны мин үзем өчен эксперимент буларак дүрт ай ашыгыч ярдәм хастаханәсендә эшләп алдым. Үземне башка шартларда сынап карыйсым килде. Мавыгу дигәннән, анда операция барганын күзәтергә ярата идем. Эксперт-криминалистка укыганда күп тапкырлар мәетләрне ярганнарын күрергә туры килде, ә хастаханәдә минем өчен иң кызыклысы – кешене ничек итеп төзәтергә, рәтләргә мөмкин икәнен белү. Аеруча реанимациядә. Медицина – тоташ табышмак, тоташ могҗиза.
Аннары күптән түгел очучылар өчен тренажерда самолет белән идарә иттем. Техника чын, ә менә тәрәзә артындагылар виртуаль. Акваланг белән суга чумганым, парашют белән сикергәнем дә бар. Дустым белән Европа буенча сәяхәт иттек. Миңа күп нәрсә кызык, күп нәрсәне өйрәнәм. Быел Мәскәүдә профессиональ театр белгечлеген үзләштерәчәкмен. 

– Сезне күп кеше бик үзенчәлекле шәхес буларак тасвирлый.

– Мине кайчак эпатажлыкта гаеплиләр. Янәсе, игътибар үзәгендә булыр өчен мин махсус ниндидер сәер гамәлләр кылам. Чынлыкта мин моны  махсус эшләмим. Шулай да бу игътибарның эш өчен файдалы икәнен белсәм, ситуациядән файдаланып калырга тырышам, кешеләрнең кырын карауларыннан курыкмыйм. Сорау бирсәләр, туры җавап бирәм. Әйтик, еш кына аягымның ни өчен чатан булуы белән кызыксыналар. 

– Ни өчен?

– Бу – табиб ялгышы. Өч яшемдә ясалган прививкадан соң мин өзлеккәнмен, температура күтәрелгән вакытта аны ясарга ярамаган. Шуңа да карамастан, мин прививкалар яклы. Табибны да кичердем. Хатадан беркем хали түгел. Язмышымдагы мондый борылыш миңа комачауламады, киресенчә, ярдәм итте, бик күп нәрсәне аңладым. Аннары, ул табиб белән сөйләшә алсам, әле ярый ул очрак миңа туры килгән дияр идем, чөнки минем кебек кешеләрнең күпчелеге яшәү мәгънәсен югалтканын беләм. Ә минем тормышымда чикләүләр юк диярлек, гөрләтеп яшим. Хәзер тирә-юньдәгеләр шаккатып яки түбәнсетеп карамый, кечкенә чагында гарип дип мыскыллаучылар булса да. Хатын-кызлар белән мөнәсәбәткә дә бу комачауламый. Яшермим, үз вакытында романнарым күп булды. Шунысы кызык, комсыз ханым-туташлар мине әйләнеп узды. Бу үзенә күрә минем сайлау чарасы иде – әгәр минем белән кызыксына икән, димәк, бу хатын-кыз чиста күңелле, акыллы дигән сүз. 

Армандо Диамантэ 1995 елда Кинематография хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү институтын «Уен киносы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1992-1998 елларда Мәскәү каналында «Ты у меня одна» тапшыруын эшләгән. Соңрак реклама, маркетинг өлкәсендә эшли, күп еллар «Эфир» телеканалының Чаллыдагы филиалын, соңрак «Культурный город» («Мәдәни шәһәр») шәһәр проектын җитәкли. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2013 елдан «Мастеровые» рус драма театры директоры. 

Балачактан бер хатирә белән бүлешәсем килә. Җәй көне әни эштә, сеңлем лагерьда. Мин каз бәбкәләре саклыйм. Бер бәбкәнең аягы аксый, төсе белән дә башкаларыннан аерылып тора. Ана каз да, ата каз да аны никтер яратмады. Бәләкәч үзләренекеләр янына бара, ә тегеләре аны куа, чукый. Аны аерым ашатырга, төн кунарга икенче сарайга ябарга туры килде. Бер көнне шул сарайы ачсам, ни күрим – бәбкә канатларын җәеп, хәрәкәтсез ята. Югыйсә, ашарына җим, эчәренә суы, ышыкланырга урыны бар иде. Ул могаен ялгызлыктан, үзенекеләрне сагынуыннан үлгәндер. Мин моны беркайчан да онытмыйм. Шунысын да әйтәсем килә, үрдәкләр үзен алай тотмый, хәтта чит бәбкәләрне дә үз итә. Тормышта да үзен казлар яки үрдәкләр кебек тотучы кешеләр бар. «Казлар» булмасак иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев