Әтием белән соңгы сөйләшү булган
Шул ерак, чит шәһәрдә. Берүзе булган мескенкәем.
Безнең әтине еш кына командировкаларга җибәрә иделәр. Ул чагында миңа бик озакка кебек тоела иде. Ярый әле өйдә телефон бар иде. Бервакыт әти шалтыратканда мин өйдә берүзем генә идем. Ул абыеңны да сине дә бик нык сагындым, диде. Тавышы әллә ничек, калтырабрак чыктымы, арыгандыр, дидем. Үзем һаман иптәш кызым турында уйлыйм. Имеш, ул безгә килә дә бергәләп урамга чыгабыз. Шуңа озаклап сөйләшеп тормас өчен «әйе, әйе» дип җавапларны да кыска тотарга тырыштым. Әтинең ялгызлыктан күңеле төшүенә ышанып та бетмәдемме шунда. Ашыгам имеш, юләр.
Берничә көннән безгә аның йөрәге тотып үлгәнен хәбәр иттеләр. Шул ерак, чит шәһәрдә. Берүзе булган мескенкәем. Ә минем әтием белән соңгы сөйләшүем булган. Шунда озаклап сөйләшмәвемә хәзер бик нык үкенәм дә бит – терсәк якын булса да тешләп булмый.
Венера Талипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев