Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Авылым Чалманарат

Һәр кешенең җанына рәхәтлек бирә торган, яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Актаныш районы Чалманарат авылыннан мин.

Авылның исеме Чалмалы Нарат исеменнән килеп чыккан. Авыл башында төз, биек наратлар үсүе дә шуның белән бәйледер. Инде авылдан чыгып киткәнгә шактый вакыт үтсә дә, һәр атна диярлек ашкынып кайтам. Аның табигатен, һавасын, туган нигеземне, әткәм-әнкәмне сагынам.

Безнең авылны икегә бүлеп кечкенә генә Шәбез елгасы ага. Кечкенә чакта шул елгада чыр-чу килеп су керә идек. Хәзер дә балачак хатирәләрен яңартып, кайткан саен шунда төшеп яланаяк суда йөрү гадәткә кергән.

Авылыбыз урманнарга бай. Җәй көне җиләк, гөмбә дисеңме, барысы да бар. Яздан көзгә кадәр яланга көтү чыга. Балачак хатирәләренә кайтып, шул көтү көтүләр искә төшә. Әтигә ияреп иртән чыгып китә идек, аннан көне буена авыл ягына карап, әнинең ашарга алып килгәнен көтә идек. Хәзер генә ул җайлы: көтүне иртән илтеп, ток белән уратылган аланга кертәләр дә, кич белән барып алалар. Замана алга бара, кешегә уңайлыклар арта. Тик, ни дисәң дә, иртәдән кичкә кадәр сыерларны саклап, үләнгә ятып болытларны күзәткән чаклар сагындыра.

Бүген авыл елдан-ел яңара: урамнарда асфальт, мәдәният йорты яңартылды, мәчетле дә булдык. Гөрләтеп Сабан туйлары, башка бәйрәмнәр үткәрелә. Ләкин хәзер бәләкәй чактагы кебек урамнар гына гөрләп тормый. Кич апаларның чыгып сөйләшеп утыруы да, бала-чаганың төнгә кадәр уйнавы да ишетелми.

Кызганычка каршы, халык саны азая, яшьләр кими. Без үскәндә безнең оч балалары урам тутырып уйный идек! Этлеген дә, яхшысын да бергә эшләп, уеннарын үзебез уйлап табып, рәхәтләнеп мәш килә идек. Кыш көне берәрсенең бакча артында тау шусак, җәен тыкрыкта яки су буенда идек. Көз көне урам пычрагына батып-чумып кайтсак, язын авыл башында кар суыннан җыелган олы күлдә салда йөзә идек.

Әйе, искә төшерсәң хатирәләр күп. Мин чын күңелемнән туган ягыма гашыйк, мин чын авыл кызы булуым белән горурланам. 

Рәхәтләнеп аунадым бер туган як кырларында.
Кулларымны куеп тордым чишмәнең парларына.
Рәхәтләнеп таптап йөрдем балачак сукмакларын,
Искә төшереп, гомеремнең татлы төштәй чакларын...
(Р.Фәйзуллин)

Әлфинур Нуртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев