Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Авыру баламны кочаклап төннәр буе елыйм»

Ирем:«Үзең таптың, үзең кара!» – дип кычкыра.

Мин иремә бик яратып кияүгә чыктым. Ә хәзер Аллаһы Тәгаләдән аны бездән аралавын сорыйм. Марат белән белән Казанда югары уку йортында укыганда таныштык, бер төркемдә укыдык. Лекцияләр арасында миңа игътибар күрсәтеп, ярдәм итеп, гел янымда булырга тырышты. Чибәр дә, уңган егеткә үзем дә гашыйк булдым. Институттан кайткач, кич белән кино-театрларга, концертларга, дискотекаларга йөрдек. Шулай итеп дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнде.  

Дүртенче курста укыганда өйләнештек. Аерылышасыбыз килмәде. Институтны тәмамлагач, аны Тукай районына, мине Апаска җибәрергә тиешләр иде. Хәзер их, кияүгә чыгарга ашыкмаган булсам дип, төннәремне елап уздырам. Казанның «Акчарлак» ресторанында гөрләтеп туй уздырдык. Ике яктан йөзгә якын кунак килде. Аннары фатир арендалап яши башладык. Ирем акчаны яхшы эшләде. Бер елдан беренче фатирыбызны алдык. Бар да әйбәт кебек иде, бере-беребезне яратып туя алмадык. Бер көнне ирем: «Үзебез өчен генә яшибез. Бала тапмыйбыз», – диде. Аның бу сүзләре аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Башта бу сүзләрне кабул итә алмадым. Аннары яшьләр берничә ел үзләре өчен генә яши бит дип, үземне тынычландырдым инде. Көн аралаш театр, концерт, кинога йөрдек. Рестораннарда гына ашадык. Тормыш күңелле генә дәвам итте. Ирем  минем бар теләкләремне үтәде. 

Тик миңа ана бәхете генә бирергә теләмәде. Ул балага катгый каршы булды. Моны беренче тапкыр авырга узгач аңладым.   «Кадерлем, шатлан, балабыз була», – дигәч ул мине кыйнады һәм иртән табибка, аборт ясатырга алып барды. Бу операция мине физик яктан гына түгел, рухи яктан да какшатты.  Сәламәтлегемне кайтарырга 5 ел вакыт кирәк булды. Икенче тапкыр авырлы булгач, иремә белгертмәдем. Баланы төшертү вакыты узгач, бәлки ризалашыр дип уйладым. Ялгышканмын икән. Корсагым үсә башлагач, ирем сизде, мине типкәләп кыйнады һәм сабыем вакытыннан алда гарип туды. 

Бала тапканнан соң бик озак хәлем яхшырмадым. Хастаханәләрдә дә дәваландым. Ирем хастаханәгә дә килмәде,  безне бала табу йортыннан каршы алмады, улыбызны карашмый, миңа ярдәмгә әнине дә китертми.Әнием, туганнарым ул өйдә булмаганда гына килә.  Ир: «Үзең таптың, үзең кара! Мин бит сиңа башта ук бала тапмыйбыз дидем» – дип кенә кычкыра. Шуның өстенә мине гел рәнҗетә, көн саен кыйный. Янәсе мин аны җенси яктан канәгатьләндермим.  

Хәзер ул читтәге бер хатын белән йөри. Мин моңа сөендем генә. Шулай итеп ул бездән читләште. Без дүрт бүлмәле фатирда, аерым бүлмәләрдә яши башладык. Балабыз янына килеп тә карамый. 

Ул һәр көнне кич белән сөяркәсе янына  китә, мин авыру баламны кочаклап төннәр буе елыйм, чөнки ул миңа аерылып китәргә рөхсәт итми. Миңа нишләргә?

Гөлназ ханымның сөйләгәннәрен Зөлфия ГАЛИМ язып алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы аянычлы язмышлар авыру бала