«Азов диңгезенә тезләнеп Аллаһка ялвардым»
Тукай районы Новотроицкое поселогы участковые Илдар Вәгыйзов белән әңгәмә
Тукай районы Новотроицкое поселогы участковые Илдар Вәгыйзов РФ Эчке эшләр министрлыгы уздырган «Халык участковые - 2025» конкурсында катнашты. Анда җиңүчене халык сайлады – Илдар Вәгыйзов өчен 88 мең кеше тавыш бирде, ул өченче урынга лаек булды.
– Илдар Салихҗанович, җиңүегез белән котлыйбыз. Сезнең фото «статус»ларда, газеталарда, телевизор экраннарында балкыды. Үзегезне ничек хис итәсез, мондый игътибар булганы бар идеме?
– Каян булсын инде?! Бу минем өчен шундый көтелмәгән вакыйга булды. Татарстан күләмендә халыкның шулай ихластан яратып, күңел җылысын биреп тавыш бирүе мине бик сөендерде.
– Эшегез бик җиңел түгел бит. Кай ягы белән ошый?
– Безгә халык рәхәттән килми. Авырлыкларга юлыкканда, үз кичерешләрен сөйләргә, кая барырга белмәгәндә киләләр. Участковыйга кагылмаган торак-коммуналь хезмәте буенча сораулар булса да, кар, яңгыр яуса да «ишек кагалар». Кемгәдер юнәлеш бирәсең, кемнедер өйрәтәсең. Үзебезнең линия буенча булса, тулысынча булышасың.
– Шәһәрдә эшләгәнегез бармы? Авыл белән каланы чагыштыра аласызмы?
– Бар, 98 елны Түбән Камада участковый булып хезмәт куйдым. Билгеле, анда авыррак – участоктагы бөтен кешене белеп бетерү дә мөмкин түгел. Авыл җирендә исә һәркайсы таныш, кемнең кем икәнен, кайда нәрсә эшләп йөргәнен белеп торасың. һәрбер өйгә кереп, халык белән танышып чыгасың. Аннары мөрәҗәгать белән килгәч, сине дә беләләр, исәнләшәләр.
– Авылда җиңелрәк дисәгез дә, монда да җинаятьләр кылына. Күбрәк нинди төр хокук бозулар теркәлә?
– Аерма юк, биредә дә эчкечелек белән мавыгучылар, эшләмичә ятучылар, бурлар бар. Гадәттә, металл, хуҗалыклардан кош-корт урлыйлар. Бакчалар да күп бит, җәйге вакытта шәһәрдән килгән кешеләрнең куллары «уйный». Спиртлы эчемлекләр дә кулланалар, аннары гаилә әгъзалары, күршеләр белән тавыш чыга. Андый хәбәрләр буенча да барабыз. Хезмәт юлы башыннан бөтенесен дә язып барсаң, китап язарлык.
– Сез бу участокта күптәннәнме?
– 2014 елдан. Бакчалар кушылгач, кеше саны 8 меңгә җитте, ә болай авыл җирлегендә 4500 кеше. Төгәл график юк. Көнме, төнме – һәрвакыт сафта. Кеше бәлага юлыкканда вакыт белән исәпләшмисең ул. Шул территориядә торгач, килеп керәләр. Полиция участогының бер ягы фатир. Шунда торам. Гаиләм – Түбән Камада, шуннан килеп эшлим. Ялларда гына күрешәбез.
– Гаиләгез аерым торуны ничек кабул итте?
– Хәзер ияләнделәр инде. Эштән китәргә, гел пенсиягә чыгарга дип көттем. 14 ел шулай яшибез. Балалар үсеп беттеләр. Өч малаем бар.
– Сез үз эшегезгә гашыйк, күренеп тора. Полиция хезмәтенә ничек килдегез?
– Кешегә булышу дигән әйбер бар иде, әмма полициягә эләгермен дип башыма да килмәде. Әлмәт физкультура техникумын бетердем мин. Аннары Алабугада педагогия институтында укыдым. Минем әти мәктәп директоры булып эшләде. Гомер буе Мамадышның коррекцион интернат-мәктәбендә хезмәт куйды. Шунда торучы балалар өчен үз акчасына мунча да төзетте. Картлык көнендә мәктәп тә төзетмәкче иде, министрлык рөхсәт тә бирде. Шуларга рәхмәт белдерергә дип казлар, күчтәнәчләр төяп, үз машинасында киткән иде, юлда барганда кар чистартучы «КАМАЗ» астына кереп вафат булды. Әти укытучы булгач, мин дә шул юнәлеш буенча укыган идем. Тормыш икенче төрле хәл итте. Бу «переломный» вакытлар иде.
– 98 нче елларда танышлар: «Кибеткә дә дуслар белән бергә йөри идек», – дип сөйлиләр. Төрле группировкалар заманы...
– Түбән Камада эшләгәндә өйгә килеп хатынны да куркытып йөрүчеләр булды. Үзебезгә дә янадылар. Ул хәлләрне кычкырып сөйләп булмый инде. Эшкә килгән кешене беренче тапкыр сынап карыйлар – сындырып буламы, янәсе. Бу авылга да беренче тапкыр килгәч сынадылар, һәр җирнең үз кагыйдәләре, йолалары, халкы. Тыңламыйча, үзләрен күрсәтеп, «мин текә, син кем әле шулхәтле?» шикеллерәк. «Переломный» вакытларда исән калганны, монда гына бирешмәдем инде. Авторитетымны яулап алдым. Бу кабинетка җидешәр «текә»не чакыртып, кодекслар укыта идем. Мине сынаган кешеләр хәзер ике куллап күрешеп йөриләр.
– Эшегездә иң авыры нәрсә?
– График инде. Ял булса, бәйрәм булса – эш тагын да арта. Халык ял иткәндә, гаиләне күрә алмыйсың. Кунакка килгән кешеләр сугышып конфликт оештыралар да, аларны эзлисе. Җинаять кенә түгел, балалар белән дә, халык белән дә эшлисе. Менә хәрби комиссариаттан бер егетне эзләргә куштылар, бусы банктан – бурычлары җыелган, бусы түләүләре барлыгын «оныткан».
– Приставлар юкмени?
– Безгә ярдәм сорап гариза язалар шулай. Халыкның 90 проценты полиция формасын күрү белән илтеп түли. Менә бер хатын ире кыйный дип, гариза язды. Хәзер кире уйлаган. Бу гаилә бит. Ызгышалар да шалтыраталар, икенче көнне ир белән хатын кочаклашып йоклыйлар да дуслашалар, ә кәгазьдә кала. Бу мөрәҗәгатьнең номеры бар, аны ертып ташлап булмый. Ирләренә көн саен диярлек зарланалар, бу гына түгел, хатыннарына зарланучылар да күп. «Ишекне ачмый», «Акча картасын бирми», – дип шалтыраталар. Миңа оят булыр иде 112 номерын җыеп хатынга зарлану. Бу хәбәрләрне дә фильтр аша уздырасың инде, һәрбер вак-төякне карап бетереп булмый. Әбиләр, хатыннар, балалар турында булса, тагын да игътибарлы буласың. Исерекләр бит шалтырата да, икенче көнне хәтерләми дә. Төнлә барасың – ишеген ачмый, телефонын алмый, икенче көнне бернәрсә дә белми. Җавапсызлар вакытны ала. Әниләрен, балаларын рәнҗетүчеләргә җитдирәк карыйм.
– Сез махсус операция зонасына да баргансыз...
– 2023 елда бардым. Бу приказ үтәү генә түгел иде, үзем теләп киттем. Олы улым шунда иде. Ата-анага бала кадерле бит, нинди авыр хәлдә дә ташламаска тырыша. Икенчедән, СВО башлангач, моннан 17 малайны озаттым. Берәм-берәм аларның мәетләрен кайтардылар. Минем алда үскән малайлар бит. Тартмасыннар, эчмәсеннәр дип тәрбияләп үстергән идем аларны. Ай саен кайта башладылар, җирләүдә дә катнашырга тиеш. Оят булды аналары каршында: күгәрчен кадәрле балаларны күмгәндә, 100 килограммлы гәүдә белән басып тору... Шуңа да барасым килде. Үз өлешем керсен дип тә уйлыйсың, анда бармыйча нәрсә булганын белеп булмый. Үз теләгем белән язылдым. Эчке эшләр идарәсеннән беренчеләрдән булып киттек – 83 кеше.
– Улыгыз белән бергә эләктегезме?
– Юк, өлкәләр икенче булды, аның белән элемтәгә чыктым. Ул беренче яуга кергәч үк каты яраланды. Озак кына госпитальдә ятты. Алар 22 кеше бәрелешкә керде, шулардан улым гына исән калды. Яраланган килеш канализация коесына сикереп, йөзеп чыккан. Кеше үзе шул юлдан узмыйча, шул баланың кайгысын кичермичә бу хисне аңламый. Намаз да укыйсың, бисмилла да. Улым беренче яуга кергәндә, күңел сизеп Азов диңгезенә тезләнеп Аллаһка ялвардым: гарип калса да, үтермә генә дип. Үзем өчен курыкмадым. Мондый очракларда үзеңә дә түгел, балага сорыйсың. Телисеңме-юкмы, сорый беләсеңме-юкмы – үзеннән-үзе.
– Сез командировкада булганда җирле халыкка да ярдәм күрсәткәнсез дип беләм.
– Бер авылда яшәүчеләр Россиянең хәрби складларының кайдалыгын хәбәр иткәннәр. Авыл трассадан 3 чакрым ераклыкта. Хәрби базаның координаталарын белгәч, шартлаттылар. Бөтен нәрсә очты... Авылларда хәерчелек, өйләр җимерек. Бөтен җир яна башлады. МЧС, ашыгыч ярдәм трассада тора, авылга берсе дә керми. Тегендә халык кычкыра, яналар. Балалар елый. Мин автобус йөртәм, «13 кешелек автобуста бер керүдә 20 кешене булса да алып чыга алам», – дип уйлыйм. Шулай итеп, 53 кешене алып чыктым. 7се – балалар, 4се – күкрәк баласы. Аларны йорт саен йөреп җыйдым. Безне трассада каршы алалар. Шул коткарылган кешеләр миңа хатлар бирә: «Шунда туганнарым, якыннарым бар», – дип. Бер әби белән бабайны алып чыктым. Бабайның аяклары йөрми, җилкәгә салдым. Арттан әби башмагын кигерә. «Аңа нәрсәгә?» – дип аңлатам, аның саен тапочкысын төртә. Шок булган инде. Минем авыр чакта үземне шулай сынап карыйсы килә иде. Сугыш башланса, шартлый башласа, беркем үзен ничек тотасын белми. Кайбер кеше үзен саклап кача, берәүләр коткара. Минем барысы да автомат рәвештә булды. Бала тавышы ишеткәч, шундук ашыктым. Үземнең дә оныклар бар – инстинкт уяна. Өч рейс алып чыктым. Аннары минем малаема да берәр кеше шулай булышмас микән дип өметләнәсең.
– Эштән китәргә пенсияне көтәм, дидегез. Күп калдымы соң әле?
– Пенсия тулды инде. Кеше җитмәгәч, китеп булмый. 25 ел тулсын дим, 23 ел узды инде.
– Киләчәккә нинди планнар? Ялга чыккач бакча һәм башкалармы?
– Ял итәргә инде. Вакытны гаиләгә багышларга кирәк. Минем әнием исән әле, Мамадышта тора. Аның янына ешрак кайтыр идем. Хатыным белән ерактан яратышып яшәргә өйрәндек инде, моның үз романтикасы – талашмыйсың да. Яшь барган саен һинд киноларындагы кебек мәхәббәт түгел бит инде. Балалар дип яшисең күбесенчә.
– Хатыныгыз сезне хуплап яшәгән, үзе кайда эшли?
– Роддомда. Балалар «өләшә». Үзе шунда эшләп, кыз да алып кайта алмады дип шаяртам инде.
– Кыз турында хыялландыгызмы?
– Әйе, мин шундый сәер кеше. Мин футбол, хоккей яратмыйм, гәрчә үзем физкультура техникумын бетерсәм дә. Минем балыкка да йөргән юк, мин аны ашамыйм да. 27 ел инде исерткеч эчемлекләр дә кулланганым юк. Медальләр тагылган парад костюмын да кияргә яратмыйм, киелсә, елына бер тапкыр киеләдер.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев