Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Багучы хатын [тормыштан алынды]

Ике туган абыйсы Җәлилнең гомер бәйрәме – илле еллык юбилее тулырга ике атна алдан Ания ире Рәфилне ияртте дә, базарга чыгып, гәүдәсенә килешле генә күлмәк сатып алды. Йөри торгач Рәфилгә дә ярыйсы гына күлмәк-чалбар табылды.    Бәйрәм  артык зур булмаса да, бик бәләкәй дә булырга охшамаган. 

Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр дигәндәй, саный торгач, илле-алтмыш кешедән артып китәргә  тарта. Кеше алдында беркемнең дә, шул исәптән Аниянең дә,  ким-хур буласы, абыйсының йөзенә кызыллык китерәсе килми. Бер чыккач, Җәлил абыйсына да бүләк карарга булды Ания. Рәфилнең зур базарда йөреп җиләве җитсә дә, Ания тынмады. Буш кул белән барып булмый, юбилярның күңелен күрердәй,  шундый көн озакка истәлеккә калырдай берәр бүләк карарга кирәк. Тик  базар буена күпме генә   йөрсә дә, аннан чыгып кибетләрне ураса да, күзе төшеп,  үз мөмкинчелегеннән чыгып дигәндәй, тотып кына алырдай әйбер күренмәде. Түземлеге төкәнгән Рәфил хатынына киңәш бирәсе итте: 

− Җәлилнең хатыны Мөршидәгә шылтыратып сора, дим мин сиңа. Ишетәсеңме?  Ул иренә ни кирәген синнән яхшырак белә, − һәм аруы җиткән ир,  урамдагы эскәмиягә  сузылып ятардай булып, кулларын артка ташлап,  җәелеп  утырды. 

Ания, зур мәсьәләнең чишелешен тапкандай сөенеп, кара әле, ничек башыма килмәгән, дип сөйләнә-сөйләнә Мөршидәнең телефон номерын җыйды. Мөршидә чыннан да аларны интектергән сорауга җавап тиз тапты, конверт кына  бирсәгез, бик җай булыр, янәсе. Иңеннән тау төшкәндәй җиңел сулап куйган  Анияне җиңгәсе бераз гаҗәпләндерәсе итте, ахры, бәйрәмдә бик зур кеше булачак, дип сер чиште. Ания, үзенең гомер бәйрәмендә юбилярдан да нинди зуррак кеше булуы мөмкин, дип үзалдына уйлап куйса да, артык сүз арттырмады, баргач күрербез, диде дә  телефонны басты.  

        
      Көн артыннан көн үтте, ике атна үтеп тә китте. Ания белән Рәфил киенеп-ясанып тиешле сәгатькә,  тантаналы бәйрәм үтәсе кафега килделәр. Аларны, якты елмаеп, юбиляр Җәлил, бәйрәм хөрмәтенә танымаслык чибәрләнеп, яшәреп  киткән Мөршидә, хуш килдегез, рәхим итегез, дип җылы гына каршы алдылар. Кунаклар җыела тора. Күбесе белән танышасы юк. Абыйлары хөрмәтенә әллә кайдан килгән  уртак туганнар бигрәк тә сагындырган. Хәл-әхвал сорашканчы, яңалыклар белән бүлешкәнче,  алып баручы чибәр  кыз  кичәне җыр белән, уен-көлке белән  күңелле генә башлап та җибәрде. Мул корылган  табын уртасында утыручы Җәлил  үзенә карата мондый зур игътибарны сирәк күргәнгә, оялгандай, бераз кызарынган.  Табындагылар хөрмәт белән аның вафатлы ата-анасын искә алып, энәдән җепкә салып,  юбилярның кайчан, кайда дөньяга беренче авазын салуына, “яңа туган” бәби авырлыгының граммына хәтле “шаһит булдылар”.   “Сабый үсә барган саен” кунаклар күңелләрендә уянган матур истәлекләр белән бүлештеләр. Бер-бер артлы җылы котлаулар яңгырады. Бәхетле елмайган хуҗа хөрмәтенә бокаллар күтәрелде. Җылы-җылы котлаулар ишетелде. Хуҗа утырган өстәл чәчәкләргә күмелде. Бер-бер артлы бүләкләр тапшырылды. Бераз кыздырып алган кунаклар шаярдылар, көлештеләр, биеделәр, җырлаштылар. Җәлилнең йөзеннән канәгать елмаю китмәде.   

     Талгын гына  уйнаган җыр көенә Рәфил дә биергә хатынын чакырды. Тик ир белән хатын  бер-берсенә сыенып ике-өч әйләнергә дә өлгермәделәр, музыка көен кемдер шып туктатты. Бераз аптырашкан кунаклар  карашларын микрофон янында басып торган Мөршидәгә юнәлттеләр. Мөршидә исә биюне өзүдән кыенсынмады, ә кичәдәге халыкны  яңа килгән  кунак белән таныштыруны  мөһимрәк санады. Аның янында заманча зәвык белән киенгән,  кара чәчләрен иңнәренә таратып салган, зифа буйлы уртача яшьләрдәге хатын басып тора иде. 

− Кадерле дуслар!  Бүгенге кичәбезгә килергә бик  хөрмәтле кунак экстрасенс Инна мөмкинчелек тапты. Таныш булыгыз!
Кунаклар бер мәлгә тынып калдылар. Соңгы арада  шактый гына артып киткән экстрасенс-сихерче-багучы  халкын күрмәгәннән түгел. Әнә алар телевизорны  ачу белән кайнап торалар. Ә монда, үзеңнән ике адымда гына шундый  “особенный” кешене күрү көн саен тәтеми. Тирә-ягында урнашкан тынлыктан файдаланып, яңа кунак дилбегәне үз кулына алырга теләдеме, кичәдәге аураны мактап үтте. Үзенең багучылык тәҗрибәсенең шактый гына булуына басым ясап, юбилярның карма дигән нәрсәсен  җентекләп тикшерде. Юбиляр һәм  күп кенә кунаклар аңламый торган серле сүзләр кушып, теленең  байлыгына таң калдырды. Җыелган халыкны авызына каратуына инангач кына, Инна ярты сәгатькә эшсез калып күңелсезләнергә өлгергән алып баручы  кызга микрофонны тоттырды. 

     Кичә дәвам итте. Тик Аниянең күзәтүенчә, гомер бәйрәмен үткәрүче  хуҗа инде икенче планга күчкән, ә шактый кыздырып алган кунакларның күбесе багучы Инна янына җыелган иде. Кемдер  мондый зур кеше белән танышып калырга, телефонын алып калырга тырыша. Кемдер үзен борчыган сорауларын бирә. Кемдер серен чишәр өчен аның кабул итү урынына алдан язылырга ымтыла. Мөршидә дә юбиляр ирен онытты булса кирәк, һаман зур кунак янында бөтерелә. Ания улы белән кызы арасында  моңайгандай утырган Җәлил абыйсына бераз карап  торды да, аларның янына килеп утырды. Бераздан аларның ягыннан  Аниянең саф,  чиста тавышы яңгырады: “Яшьлегем чишмәләре...” Аңа аю баскан колагына хәтле авызын ерган  Җәлилнең көр тавышы кушылды: “... еракта калган моңнарымда...” Кунаклар дәррәү генә  күтәреп алдылар: “... авылда гармун телләрендә...”

  Зур кунак һәрчак игътибарның уртасында булырга күнеккән иде, булса кирәк. Бераздан ул тагын сүз сорады. Бу юлы ул үзенә реклама ясаганын яшереп тә маташмады кебек. Балачактан үзендә багучы таланты булганлыгын, тик бу сәләтенең яңа ачылганын сөйләде. Табигый сәләтен үстерү өстендә эшләвен,  экстрасенслар әзерләүче ниндидер югары мәктәпне бетерүен әйтте. Шәһәрнең бер культура йортында йога буенча үзе оештырган залны арендага алуы хакында  горурланып искә алды. Һәм монда җыелган барлык халыкны  үзе алып барган  хатха-йога күнекмәләренә йөрергә, шуның аша  тазалык-саулыкларын арттырырга өндәде. Азактан Инна ханым юбилярны да өлешсез калдырмады. “Багучы Иннаның үзеннән” дип  танылган  исеменә  басым ясап, Җәлилгә йолдызнамә күрәзәсе  аша фал ачты. Хәүеф-хәтәрсез, матур киләчәк вәгъдә иткән бу күрәзәне Җәлил абыйлары  бар җыелган халыкка кычкырып укыды һәм әлбәттә бик риза калды кебек. 
     Ания Инна ханымны  шулай кичәдә танып белде. Мөршидә белән Җәлил күптән түгел аның йога күнекмәләре үткәргән залына язылган булып чыкты. Ике ай эчендә чынлап та ябыгып, бераз зифаланып киткән җиңгәсе үзе белән күпме чакырса да, Ания гаиләсеннән, эшеннән  бушамады. Башкаларга охшамаган, үзен бик сәләтле санаган,  ягымлы телле бу хатын әлбәттә Аниядә кызыксыну уятмый калмады.  Күрәзәче булып кына калмыйча, ханым, традицияле булмаган медицинага таянып, авыруларны да дәвалый имеш. Сихернең дә төрлесен белә. Чынмы, түгелме, Мөршидә ишеткән-белгәннәрен Аниягә җиткерә торды. Инна  урында эшләгән күп кенә зыялыларга, эшкуарларга  шәхси күрәзә ача, алар ул әйткәнне генә тыңлап эш итәләр, шуңа күрә зур уңышларга ирешәләр, имеш. Мөршидә белән Җәлилгә дә  киләчәккә фал ачкан. Күрсәтмәләр, киңәшләр  биргән. Кемнәрнедер сихерле  бозыктан аралаган.  Тормышында булган ниндидер авырлыкларга Инна аша  җавап табарга, үзен борчыган авыртынуларына  дәва эзләргә Аниянең дә теләге булмады түгел.  Тик эчке тавышы башта сизелер-сизелмәс, соңрак тәлапчанлырак итеп аны  тыя килде. Үзен әллә ни белемле дини зат санамаса да,  Аниянең бәләкәйдән ана сөте белән кергән иманы багучы ысулларын кабул итмәде. Үзен аз гына булса да мөслимә санаган кешегә ярамый күрәзәчегә бару. Йолдызнамәгә ышану ярамый. Сихерчеләр белән белешү –  гөнаһыңны арттыру. Бу турында Ания Инна белән артык мавыккан Мөршидәне дә кисәтми кала алмады. Тик Мөршидә киресенчә Инна белән танышлыгына горурланды гына. Иннаның тормышы аның өчен үрнәк булырлык иде, ахры. Әнә ул нинди  таныклы, билгеле! Эшен ничек уңышлы алып бара. Табышы да зур! Кешеләргә киләчәкләрен ачып бирә, ярдәм итә, кисәтә. Үзеннән ун яшькә яшьрәк эшкуарга тормышка чыккан. Кыскасы,  Мөршидәнең сөйләвенчә,  үзен хаклымы-түгелме  шаман санаган Инна бар яклап та булдыра!  Кумир урынына күргән Иннаны Мөршидә белән Җәлил  еш кына  өйләренең түр башында утырттылар. Фәлсәфәви темаларга күп сөйләшенде, беркем җавабын таба алмаган сорауларга  “галимә” хатын аша җавап табылды.  Ания да аның сүзләренә колак салмыйча булдыра алмады, әлбәттә. Үзен  Хакыйкатнең иң дөресен,   ничек яшәргә кирәклеген  иң яхшы   белүче санаган  Инна ханым әлбәттә башкаларны ничек яшәргә өйрәтте. "Үзгәрегез!" −   кабатлады багучы ханым һәр сүзенең азагында. – Үзгәрмичә торып бернигә ирешә алмаячаксыз!” Кай якка үзгәрергә, нигә үзгәрергә, ничек үзгәрергә  – Ания аңламады.  “Бу дөнья – мираж гына. Без бу дөньяда үзебезне мәңгелек тормышка әзерлибез” – бу сүзләрендә бераз хаклык та юк түгел иде кебек. Бераздан аның Инна түгел, ә Мәдинә булуы ачыкланды.  Тормышның матди ягын танымаган булып та, үзе затлы  машинада йөргән, яхшы фатирда яшәгән хатынның сүзе белән кылган гамәле  туры килмәвен күреп, Ания икеләнде. Берникадәр вакыттан  Мәдинә исемен Динага үзгәртте. Яңа исем белән яңа карма туа, имеш. Аңа ияреп Мөршидә дә Майяга әйләнде. Ә Аниягә килгәндә, аңа туганда әнисе биргән исемнән дә якынрагы юк.  

   Мәдинәнең матур фаразлавына карамыйча, Җәлил белән Мөршидәгә бер көнне бәла килде. Югары уку йортында укып йөргән уллары Азамат чирләп китте.  Укуын ташлаган егетне  яшьлек хыяллары башта Байкалга өндәде. Аннан кайтканда ул кайдадыр бер шәһәрдә ниндидер сектага эләкте. Мөршидә белән Җәлил бала өчен утта яндылар. Мөршидә  ярдәм өмет итеп Инна-Дина-Мәдинәгә йөгерде. Багучы хатын  фал ачты. Кайгырмагыз, улыгыз исән, тиздән кайтачак, диде. Чынлап та берникадәр вакыттан Азамат кайтты, тик аны танырлык түгел иде.  Өеннән тап-таза,  сау-сәламәт чыгып киткән егетнең    билгесез сектада бер ел вакыт үткәргәннән соң акылы   зәгыйфьләнгән иде.  Аны күрү белән Ания дә абыйсы белән апасына чаң сукты: “Улыгыз чирле бит, күрмисезмени? Ник дәва эзләмисез?” Ана кешенең тынычлыгына Аниянең исе китте: “Дина аны дәвалый. Ул аны терелтәчәк”.  Чынлап та Инна-Дина-Мәдинә чирле егеткә ниндидер сеанслар үткәрде. Тик бу дәвалауның нәтиҗәсе генә күренмәде. Киресенчә, хәле начарлана барган улларын Җәлил белән Мөршидә диваналар йортына салып-салып тота башаладылар. Экстрасенс  хатынга күпме акча түксәләр дә, ата-анасы улларын коткарып кала алмадылар. Егерме сигез яшьлек Азамат,  биек йорттан сикереп,  фаҗигале рәвештә вафат булды. 

  Һәлакәттән соң да Мөршидә Инна-Дина-Мәдингә ышанычын югалтмады, аның күрсәтмәләре белән яшәвен дәвам итте.  Моңарчы бу ханымга шикләнеп караган Аниянең икеләнүе юкка чыкты.  Бу буталчык заманада табыш китерү өчен кемнәрдер бернидән дә чирканмый, кеше язмышына тотына.  Кайдадыр ишеткән, укыган буенча фал ача, күрәзә кыла, киңәш бирә. Дәвалыйм, дип шикле ысуллар куллана. Әлбәттә боларны ул бушка эшләми. Кеше язмышы буенча  үз бизнесын төзи.  Мәдинәгә булган шикләрен Ания Мөршидәгә дә, Җәлилгә дә  ачып карады. Шарлатан түгелме соң бу бик ышанган кешегез? Тик Мөршидә моны тормышларына кысылу дип аңлады. Кем белән дус булырга үзебез беләбез, янәсе. Хатаңны әйтүчене атаң дип бел дә бит, кая соң! Бер Ания генә түгел, ахры, башка бик якын дуслары һәм туганнары да  багучы хатын аркасында Мөршидә белән Җәлилдән читләштеләр кебек. Һәрхәлдә, түрдә Инна-Дина-Мәдинә утырган кичәләрдә Ания дә, күп кенә якыннары да катнашырга артык теләк белдермәделәр.  Экстрасенс ханым үзе табынган диннең җенси мәсьәләләрдә  бик ирекле икәнлеген, андагы кануннар буенча  ир белән хатынның бар чикләрдән  дә азат булуын яшермәде. Кыскасы, кемне телисең, шул – синеке.  Мөршидә белән Җәлил ничектер, ә Ания әлбәттә  бу чит фәлсәфәне  бозыклык дип кенә кабул итә алды.  Ханымның  аннан-моннан йолкып кулланылган фәлсәфәсе дә ышаныч уята алмады Аниядә.  Мәдинә  һинд йогасына  табынганын, таянганын, аның кешенең рухын-тәнен ничек ныгытуын мактады. Шулайдыр, бер яктан. Тик татар җирендә үсеп, ана каны белән ислам кергән кеше өчен  бу фәлсәфә әлбәттә чит-ят, ышаныч уятмый. Икенчедән, шундый көчле фәлсәфәгә таянып яшәгән   һинд халкы нигә дөньяда  иң ач, иң  ярлы, иң фәкыйрь?  

   Кеше күңеле шундый инде, ул тормышта ниндидер могҗиза көтә, ниндидер тылсымлы көчкә ышана.  Шуңа күрә дә без үзебез дә сизмичә шарлатаннар ятмәсенә эләгәбез дә. Тик могҗиза көткән күңел  башлап шуны аңласын иде: бу җиһанда иң зур могҗиза – кеше үзе. Ә иң зур көч әлбәттә – Аллаһ көче, Аллаһ кодрәте.   
       Гади кешедә булмаган,  сәләтләре Аллаһ тарафыннан бирелгән изге затлар, әлбәттә,  юк түгелдер алар. Алар кешеләргә бары изгелек, яхшылык кына кылганнар. Шуның өчен дә исемнәре дә −  изге.   Халык аларны элек-электән әүлияләр дип йөрткән, хөрмәт иткән.  Изгеләр фәрештәләр белән арадашчы булган. Халыкка хезмәт иткәннәр.  Тик бу буталчык заманада бик күпләр  үз-үзендә ниндидер “талантлар” табып,  үзләрен изгеләр белән бер рәткә куярга маташа. Башкаларны да ышандырырга тырыша.  Ялган аша хәрам табыш җыя. Ширек тоту зур гөнаһ икәнлеген багучы-каза ягучылар  белмиләр, булса кирәк. 


        Үз акылың булмаса, кешедән алып тор, дигәннәр борынгылар.  Мөршидә яңа хәбәре белән беркөнне Анияне чак аяктан екмады. Җәлилнең ата-анасыннан калган ике бүлмәле фатирын  Мөршидә, ышаныч кәгазе төзеп, хакимияттә эшләгән бер хатынга яздырган булып чыкты. Хакимияттә эшләгән хатын янәсе дә,   ветераннарга биреләсе фатирлар аша ниндидер афералар үткәреп, аларга  ике бүлмәле фатир урынына яңа йортта  өч бүлмәлене бирәчәк. Ә ул хатынга сукмакны  әлеге дә баягы Инна-Дина-Мәдинә ерган булып чыкты!  Ел да үтте,  ике ел да, өч ел да. Җәлилнең фатиры юкка чыкты. Теге хатын  гафу үтенде: “Мине алдадылар... Гомерем буена сезгә бурычымны  түләрмен”. Тик ике ай азмы-күпме түләү белән ул вәгъдәсен онытты.  Кызына зур фатир җиткерүе генә колакка чалынып калды. Ә  бу эшне башлап җибәрүче Инна-Дина-Мәдинә әлбәттә читтә калды. Аяк астына караган кеше базга очмас та бит, кая соң!      

      Бу хәлләрдән соң Мөршидә белән Җәлилнең дә “экстрасенс” ханымга күзләре ачылдымы, Инна-Дина-Мәдинә  бер ара аларда күренми башлады. Мөршидә белән Җәлил аның залына йогага йөрүләрен дә туктаттылар, булса кирәк. Тавык миле Мөршидә кеше алдында  соңгы арада Иннаны артык мактамый, талантына сокланмый башлады. Хәер, сокланырлыгы да бар иде шул багучы хатынның. Үзенә самими ышанган кешеләрне алдап, судан коры чыга алуына, аннан соң тыныч кына яши алуына сокланмаслыкмени?!   Әйе,  башка сәләте булмаса да, афера ягыннан  ул  аерча талантлы. Барысы да алай булдыра алмый. Төрле секталарга эләгеп, фатирларыннан язган бахырлар турында Аниянең ишеткәне юк түгел иде.   Мөршидә белән Җәлил дә , “багучының” ятмәсенә эләгеп,  ата-аналарыннан калган фатирдан яздылар. Тик сихерче хатын, ышанычка кереп, аларны фатирларыннан заманчарак, афера аша, хакимияттә эшләгән хатын ярдәме аша  яздырды.    Ә Ания  күптән  түгел аның чын йөзен ача торган исемен атады: Инна-Дина-Мадина-Мина... Мина аның чын исеме. Үзенә ышанган беркатлы  кешеләрнең  тормышына астан ябышкан яшерен мина. Бервакыт гөрселдәп шартлаячак мина...  

  Барлык туганнар өчен авыр кичерелгән бу вакыйгаларга да шактый гына вакыт үтте.  Берәүнең ялгышы –  икенче берәү өчен дәрес.  Моңа хәтле дә  шарлатаннарга, ырым-шырымга  артык ышанып бармаган Ания  бу хәлләрдән соң әлбәттә үзе өчен күп кенә нәтиҗә ясады. Чит-ят  ялган фәлсәфә аша  туганнарына килгән зыян Анияне уйланырга мәҗбүр итте. Аңа чүп-чарны тыңларга түгел, ә ата-бабадан калган, ана каны белән сеңгән иманын үстерергә кирәк бит, әллә кемнәрдә әллә нәрсә эзләргә  түгел, ә  Аллага  ныграк таянырга кирәк.  Бу заманда бик модалы сүз “медитация”не  дә ата-бабасы меңәр еллар буе үткәннәр − намаз укыганнар. Әйе, Ания туганнары кылган ялгышлардан үзе өчен күпне аңлады. Ә  Мөршидә аңладымы үз хатасын? Үзен генә түгел, ире Җәлилне дә артыннан сөйрәвен төшендеме? Әйтүе кыен.  Җәлил белән Мөршидәнең  чакыруы буенча яңа елны каршыларга  килгән Ания  белән Рәфил, түр башында татлы телләнеп утырган Минаны күреп, ябылырга да өлгермәгән ишектән кире чыгып, өйләренә кайтып киттеләр. 

 

 

 

 

Өмет газетасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев