«Балаларымны рәнҗетүләренә түзә алмадым»
«Балаларымны алдым да, Саба районына, туганнарым янына китеп бардым», - ди Люция.
Бүгенге көндә уңышлы чәчтараш булып эшләүче Люция ханым, сүз иярә сүз чыгып, үзенең катлаулы тормышы турында сөйләде.
Ул үзе Азнакай районы кызы. Чаллыда медицина көллиятен тәмамлаган. Шунда ук беренче мәхәббәтен очраткан. Яшь чак җүләр чак, Илдарның тәмле теленә, алып килгән бүләкләренә алданып, танышуларына ярты ел узгач кияүгә чыгарга ризалык биргән.
«Без Илдар белән тышкы кыяфәтләребез белән дә охшаш. Танышырга кайткач әти-әнием дә аны җылы кабул итте. Илдарныкылар да мине кызым дип яраттылар. Тик туйлар узып, арендалаган фатирда яши башлагач ук үзенең тискәре якларын күрсәтергә тотынды. Мин эштән кайтканда дусларын җыеп пикник оештыра башлады. Бер түздем, ике түздем, аннары талаш-орыш китте. Аның моңа ачуы килә башлады. «Без бит сиңа комачауламыйбыз, сөйләшеп кенә утырабыз», – ди иде. Көне буе операция бүлмәсендә шәфкать туташы булып эшләп, арып кайткач, өйдә чит кешеләр күрәсе килми шул.
Китеп бармакчы идем, әмма Илдарның өйдәге эшләрне бу хатын-кыз, бу ир-ат эше дип аермыйча эшләве аны ташлап китүдән туктатты. Мин аңарда уңай сыйфатларның күбрәк икәнлеген күреп, гаиләне ничек тә саклап калырга тырыштым.
Аннары кызыбыз Илмира, өч елдан соң улым Илмир туды. Ирем эштә, мин көне буе өйдә. Балалар карыйм, өй җыештырам, ашарга пешерәм. Тора-бара Илдарның балаларның уйнавына ачуы килә башлады. Берсендә ул Илмирны бәреп җибәрде, өч яшьлек сабый башы белән батареяга барып бәрелде. Кызымны муеныннан тотып тартып екты. Баланың муенында яра эзе әле дә саклана. Бик ачуым килде. Әнисенә шалтыраттым: «Илдар балаларга кул күтәрә», – дип зарландым. Әни кеше мине аңлар дип уйладым.
Ә ул: «Балаларыңны үзең кара. Минем улыма ял итәргә комачаулаганнардыр», – дигән сүзләре белән мине аяктан ега язды. Хатын-кыз кыенлыкларга түзә бит ул, мин дә түзәргә тырыштым.
Илдар никтер балаларны яратмады. Балалар берсе мәктәпкә, икенчесе балалар бакчасына киткәч, мин эшкә чыктым. Тормыш җайланыр әле дип өметләндем. Бер көнне ирем кич белән дустының мотоциклында йөргәндә бер машинага барып бәрелгән. Суд 300 мең сум акча түләтергә дигән карар чыгарды. Моннан 10 ел элек бу шактый күп акча иде. Без акчасыз калдык, Илдар көннән-көн холыксызлана башлады. Акчасы булмагач, дуслары белән дә очраша алмый. Миңа ачуы килә, балаларга кул күтәрә.
Түзә алмагач, балаларымны алдым да, Саба районына, туганнарым янына китеп бардым. Хастаханәгә шәфкать туташы булып эшкә урнаштым. Әти-әни, туганнар ярдәме белән бәләкәй генә йорт сатып алдым. Шунда бер елга якын ирсез, тыныч кына яшәгәндә юлымда Ришат исемле егет очрады. Сөйләшеп киттек. Мине эштән каршы алып, өйгә кадәр озата башлады. Аннары балаларга кул эшләре ясарга булыша алам дип, өйгә керергә омтылыш ясады. Бер айлап өйгә кертмәдем.
Туган көнемдә эштән чәчәкләр күтереп чыкканда бу каршыма килде. Капка төбенә җиткәч, кесәсеннән чыгарып, бармагыма бик матур алтын йөзек кигерде. «Балаларың өчен терәк, дус, үзеңә яхшы ир булырмын. Люция, чык миңа кияүгә», – дип тәкъдим ясады. Хатын-кызга игътибар, җылы сүздән башка тагын нәрсә кирәк инде, ризалык бирдем.
Ришат белән дә башта бик матур яшәдек. Тора-бара ул да холкын күрсәтә башлады. Хезмәт хакын әнисенә бирә. Балаларга кул күтәрә, янәсе, тәрбияли. Уртак балабыз Алсу тугач, ана капиталына акча бигргәннәр иде. Шуңа бозаулар алып үстереп саттык. 130 мең сум тирәсе акча булды. Аны да күреп кенә калдык, 1 мең сумны миңа, калганын әнисенә илтеп бирде.
Ришат алкогольле эчемлекләр ярата иде. Берсендә исерек килеш, бер айлык балабызны башы белән идәнгә төшереп җибәргән. Эпилепсия булды. Ярый әле вакытында Казанның балалар клиник хастаханәсендә дәваландык. Алсуыбыз терелде. Әмма Ришат бу хәлдән соң да нәтиҗә ясамады.
Алсуга ике яшь тулгач эшкә чыктым. Бу вакытта Ришат зур балаларга кул күтәрми иде. Аның каравы рухи яктан бимазалый. Берсендә эштән кайтсам, улым верандада басып тора. Кыш көне иде бу. Илмирның кичкә температурасы күтәрелде. Хастаханәгә бардык. Тикшергәч, үпкәсенә салкын тигәнлеге ачыкланды, улымны алып калдылар.
Түзәрлегем калмады, отпускка чыккач, өч баламны алып Чаллыга килдем. Башта дустымда, аннары фатир арендалап тордык. Социаль хезмәткәр, массаж ясаучы булып эшләдем. Аннары чәчтараш һөнәрен үзләштердем. Балаларым мөстәкыйль булып үстеләр, шуңа күрә берничә урында тыныч күңел белән эшләп, ике бүлмәле фатир алдым.
Беренче ирем Чаллыда яшәсә дә, балаларның хәлен белергә килгәне юк. Ришат Сабадан килеп йөри, балаларга бүләкләр, кирәк-яраклар ала. Мин элеккеге ирләремә, аларның туганнарына балалар белән очрашырга рөхсәт итәм. Балалар аралашып, туганлашып үссеннәр. Аллаһка шөкер, мин бүгенге тормышымнан канәгать. Хәзер бик яратып чәчтараш булып эшлим.
Статус өчен генә ир белән яшәргә кирәкми. Ир кеше хатын-кызны хөрмәт итәргә, балаларны яратырга тиеш. Бу сыйфатлары юк икән, үзе генә яшәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев