Басу юлларына чыгып әтиләрне көттек
Әниләр капка төбендә сөйләшәләр: «Сугыш...» «Китәләр...» «Ай, Ходаем...» дигән сүзләр ишетелә. Үзләре каударланалар.
Сугыш дигән сүзне аңлап бетермим. Күрше малайлары көн дә сугыша, исләре киткән икән дип уйлыйм. Капкалар шарт та шорт ачыла да ябыла. Әти дә өйгә керә дә чыга, керә дә чыга. Әнә, әти читәнгә сөялеп тора, мин капкадан кергәч борылып карады, бите буйлал яшь тамчылары тәгәри... Йөгереп барып әтинең аякларын кочакладым. Ул мине күтәреп алып багана башына утыртты да, шулкадәр өзелеп-өзелеп йөземә карады: әтиемне шулкадәр кызгандым – аның җылы кочагында елап җибәрдем. Әти: «Кызым, мин еракка китәм бит... Мин кайтканчы зур үс. Әниеңне тыңла...» – диде дә, ашыгып өйгә кереп китте. Әтиемнең үзәк өзгеч сагышлы карашы мәңге күңелемдә калды. Мин шул чакта ук сугыш дигән афәтнең әшәке, куркыныч нәрсә икәнен аңладым.
Капка төбеннән китә алмыйча интекте әти. Җигүле ат тора. «Әйдә инде, Әһли, соңарабыз...» – дип кычкыралар иптәшләре. Әти китә дә кире борылып килә, китә дә... «Кәшифә, син яшь әле, кияүгә чыксаң, Гөлфиямне үзеңнән калдырма», – ди әнигә. Озатырга чыккан Нурмый абзыйга: «Минем балалар хәер сорашып керсәләр, бер сынык ипиеңне кызганма», – ди.
Егетләрен озатырга килгән кызлар яшерен генә, оялып кына егетләр кесәсенә нидер салалар. Соңыннан белдем, чиккән кулъяулыклар биргәннәр икән сөйгәннәренә...
Әтиләр сугышка чыгып киткән көнне авыл бушап калды. Атлар да хәсрәтне сизгәндәй, ямансу итеп пошкырдылар, этләр елады. Миңа шомырт агачларыбыз да башларын түбән игән кебек тоелдылар.
Барысын да йотты каһәр суккан сугыш. Ачлы-туклы балаларына карап әниләрнең йөрәкләренә кан сауды. Ярый әле юа, яшь кычытканнар, чөгендер яфраклары, алабута орлыгы җан асрарга мөмкинлек бирде. Безнең уйда – туйганчы ашау, аннары рәхәтләнеп уйнау, бакалы буа суында көнгә унар тапкыр су керү. Сыерның ябага йоныннан ясаган туплар, үзебез чүпрәктән теккән курчаклар белән уйнау безгә юаныч биргән.
Уйнагач тизрәк ашыйсы килә. Диләфрүз белән, ачка түзә алмагач, басу ягына юл тоттык, яшел борчак шактый өлгергән инде. Басуга 100 метрлап калгач, атлы каравылчыдан качып үрмәләп бардык. Берничә кузакны ярып, авызга кабуыбыз булды, атка атланган каравылчы килеп тә чыкты. Котыбыз ботыбызга җитеп, йөгерә башладык, егылабыз, тагын йөгерәбез. Ул кабәхәт аркабызга чыбыркы белән сызды. Куып кына чыгарса ни булган? Мин коса башладым, авыздан чәйнәлеп бетмәгән борчаклар чыкты. Арка әрнүенә түзәрсең, ә кечкенә йөрәгебез...
Әтинең «үлде» хәбәре килгәч, әнкәемә бигрәк авыр булды. Уйлары аягына чорналып егылып китәр иде. Әби дә, бичарадан ни чара дигәндәй, гел башын иеп йөри башлады. Безгә дә игътибар кимеде: күп уйнап йөргәнгә дә ачуланмыйлар. «Уф, Алла»ны бигрәк күп әйтәләр, бер ноктага озак кына карап торалар.
Ятим балачак гел үзен зарлы, моңлы итеп сиздереп торды. Әтинең сугышта үлеп калуы зур кайгы, аның үлеме турында анык кына белмәү – фаҗига. Әтиләрне сугыш йотты, медальләре дә кайтмады, каберләре дә юк...
Басу юлларыннан чыгып көттек –
Кайтмадың шул, газиз әткәем.
Гомер буе өзелеп сагындык без –
Дүрт бәбкәең, әбкәм, әнкәем…
Гөлфия Әһлиева.
Тукай районы Боерган авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев