Батырларның даны мәңгелек
Ике айдан соң Крымовны – 38нче укчы дивизия командиры, 1944 елның апреленнән 232нче часть командиры башлыгы итеп куялар. Әлеге часть белән дошманнарга каршы көрәштә батырлык күрсәткән өчен икенче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Бөек Җиңүгә – 75 ел
Батырларның даны мәңгелек
Миңа татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, гыйлем иясе, язучы Габдерәхим Утыз Имәнинең бишенче буын оныгы Әнисә Крымова белән очрашып, аралашырга насыйп булды. Ул гомере буе балаларга татар телен укыткан, СССРның атказанган укытучысы исеменә ирешкән. Аның укучылары арасында Флүн Мусин, Хәррас Әюпов кебек күренекле язучылар бар. Әнисә Крымова олыгайгач, шәһәребездә яшәде.
Ул Бөек Җиңүгә санаулы көннәр калгач вафат булган абыйсы Миргазиян Крымов турында еш сөйли иде. Кызганыч, Кызыл байрак, Ленин орденына ия булган якташыбыз, Бөек Ватан сугышы герое Миргазиян Крымов турында белүчеләр күп түгел. Ә бит халкыбызга тыныч тормыш, Җиңү бәхете бүләк иткән батырларның берсе дә онытылырга тиеш түгел.
Бөгелмә өязенең Мөэмин -Каратай авылында, Галиулла мулла гаиләсендә туып-үскән Миргазиян Крымов балачагыннан ук милләттәшләребезне гыйлемле итәргә хыяллана. Шул хыялын тормышка ашыру өчен ул 1907 елда Казанның укытучылар әзерләү мәктәбенә укырга керә. Стипендия алып укый. Үзенең хезмәт юлын Минзәлә районының Чубукан авылында башлап җибәрә һәм тиз арада балаларның яраткан укытучысына әйләнә. Ләкин биредә озак тоткарланырга туры килми аңа. 1915 елда аны укытучы итеп Таулар авылына күчерәләр. Озак та үтми Миргазиянны Казанның 95нче запастагы батальонына хәрби хезмәткә алалар. Тифлис прапощиклар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чиләбедә кече сержант булып хезмәт итә. 1917 елда эшче солдат советы карары белән белән Чиләбе ротасы командиры, дума әгъзасы булып сайлана. Чиләбе гарнизоны башлыгы вазифасында 163нче полктагы бунтны туктатуда катнаша. Аннары гарнизондагы мөселманнар ротага берләшеп, Миргазиянны командир итеп куялар.
Язмыш кайларда гына йөртми Миргазиянны. 1918 елның февралендә аны Уфага җибәрәләр. Биредә ул контрреволюцион оешмаларны юк итү эшендә катнаша. Шул ук елның май аенда округ хәрби комиссары вазифасында Чиләбегә кайта. Чиләбе, Шадринск шәһәрләрендә чехословакларга каршы операцияләрдә катнаша.
1918 елны ноябрендә Миргазиян Мәскәүдәге мөселман хәрби коллегиясе җитәкчесе итеп билгеләнә. Аннары Казанда командирлар әзерләү курслары оештыра, ике ай эчендә команда составы, укытучылар туплана...
Миргазиян Крымов җае чыккан саен белемгә омтыла. 1921- 1926 елларда ул М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укый. Биредә инглиз, төрек телләрен өйрәнә, рәсми чыганаклардан күренгәнчә аны РККАның үзәк штабына җибәрәләр. Чынлыкта Миргазиян Крымов 5 ел Төркиядә махсус бурычлар үти. Бераздан үзе укыган академиянең гомуми тактика кафедрасын җитәкли.
1939 ел башында Миргазиян Крымовны Мәскәүдәге И.В. Сталин исемендәге институтка укытучы итеп чакыралар. Берүк вакытта ул Московорецкий районы мәктәпләрендә балалар укыта. Шул ук елны “әтисен атып үтергәннәрен әйтмәгән өчен” дигән яла ягып, аны партиядән чыгаралар.
1941 елның октябрендә Югары хәрби гидрометеорология институына гомуми хәрби тактика фәне укытучысы булып эшкә килә. 1942 елда хәрби ант кабул иткән Миргазиянны гамәлдәге армиягә җибәрәләр. Ул 7 ай Сталинградтагы 98нче укчы девизиядә хезмәт итә. Тынгы белмәс командирны югары җитәкчлек Көньяк фронтка җибәрәләр. 1943 елның августыннан ул бөтен дивизиянең командиры була. Украина фронтында Донбассны азат итүдә катнаша. Аны Баш командующий Кызыл Байрак Ордены белән бүләкли. Шунда ук аны ВКП(б)га әгъза итеп алалар. Барысы да яхшы гына бара кебек. Ләкин 1943 елның декабрендә данлыклы дивизия командирын, дивизия белән начар идарә итә дип, 1нче Украина фронтының хәрби советына җибәрәләр. Ике айдан соң Крымовны – 38нче укчы дивизия командиры, 1944 елның апреленнән 232нче часть командиры башлыгы итеп куялар. Әлеге часть белән дошманнарга каршы көрәштә батырлык күрсәткән өчен икенче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Декабрьдә аны Суворов, Кутузов орденнарына ия булган 206нчы укчы дивизиягә җибәрәләр. 1945 елның февралендә гвардия полковнигы Миргазиянны Ленин ордены белән бүләклиләр.
Кызганыч, Миргазиян Крымов 1945 елның 15 апрелендә Чехославакия территориясендәге Самборе янындагы көрәштә батырларча һәлак була.
Соңгы елларда Миргазиян Крымов исеме Татарстанга кайта башлады. Азнакайның туган якны өйрәнү музеенда легендар командирга багышланган экспозицияләр булдырылган.
Зөлфия ГАЛИМ. кто не забыт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев