Бер аяклы Фаяз Кашапов янына Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев килерме?! - ФОТО, ВИДЕО
Күптән түгел Түбән Кама шәһәре блогеры Альбина Исмаева социаль челтәрләрдә, бер аяклы бабайның урам буйлап интегеп диярлек, инвалид коляскасын көчкә этеп баруын күрсәткән иде. Ул видеоны тыныч кына карап булмый...
Авыр хәленә карамастан, бабайның елмаеп диярлек арба этеп баруы – шаккатмалы да, соклангыч та. Мин озак уйлап тормыйча, ничек тә аның белән танышу юлларын эзли башладым. «Ният иткән – морадына җиткән», – диләр бит. Таптым мин аны. Бабайның исеме Фаяз булып чыкты, үзенә исә 85 яшь икән.
«Минем хактагы видеоны Испаниядә дә күргәннәр»
Бабай турында күбрәк белү өчен иң элек мин Түбән Камада яшәүче блогер Альбина белән элемтәгә кердем. Баксаң, бабайның 1 ел элек аягын кискәннәр, шуннан соң хәтта урамга чыгуы да тансык була башлаган аңа. Әмма Фаяз бабай моның җаен тапкан, 3нче катта яшәвенә карамастан, бер аягы белән шуышып, үрмәләп диярлек урамга чыгып йөри, кибетләрдән азык-төлек алып кайта.
– Төшүен төшәм мин. Колясканы да алып төшәргә ярдәм итәләр. Ә менә менгәндә авыр, җитмәсә, арбам бар... Урамга бик еш чыгып йөрисе килә бит, – ди Фаяз бабай.
Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Кифая ханым белән гомер кичерә. Аларның 3 балалары бар, оныклар, хәтта оныкчыклар сөяләр.
– Фаяз турында төшерелгән видеоны Испаниядә яшәүче оныгыбыз күргән. «Бу бит безнең бабай» дип, әти-әнисенә хәбәр салган. Улыбыз шул рәвешле генә безнең «Интернет йолдыз» булып китүебезне белде. Әзрәк шелтәләп алды инде, әмма аннары күнде. Могҗиза бит бу: Татарстанда төшерелгән видео җир шарының бик ерак почмагыннан әйләнеп килсен әле! – ди Кифая ханым.
Фаяз бабай белән Кифая ханым Кашаповлар мине әллә кайчаннан бирле белгән танышлары кебек җылы каршы алдылар. Мин аларга үземнең кайдан килүемне, газетабыз турында сөйләдем.
– Газеталар укырга яратам. Шәһәребез басмасы, республика газеталарын, киңәш-табыш язылганнарын гел алдыртып барырга тырышам. Безнең хакта язганны да укыйсы килә инде, – дип куйды Фаяз бабай. Аның белән тормышы, бүгенге көнкүреше турында сөйләшә башладык.
– 1938 елның 6 маенда элеккеге Ширәмәт (хәзерге Түбән Кама) районы Ташлык авылында туып-үстем. Балачак елларым сугыш вакытына туры килде. 4 классны – үзебезнең авылда, аннары 3 ел – күрше Шәңгәлчедә, соңыннан 2 елны Кызыл Чапчак авылында укып бетердем. Аннары уку булмады инде...
Әти сугышка киткән җиреннән кайтмады, иң авыры әнигә туры килде. Кулында өч бала: иң олы апам, уртанчыга мин, кечкенә энем калдык. Ашарга кәлҗемә белән черек бәрәңге иде... Әле сыерыбыз бар иде бит, сөт тә, катык та үзебезнеке дигәннән. Апам 78 яшендә китеп барды. Төп нигезне саклап, туган йортыбызда энем яши. Аллаһка мең шөкер, кайтып йөрибез, юлларны суытмадык, – дип сөйли башлады ачык, мөлаем бабакай.
«Аягымны бик озак эзләдем»
Мәктәптәге укуын тәмамлагач, Фаяз бабай бераз гына колхозда эшләп ала да, 1957 елның октябрь аенда армия хезмәтенә чакырыла. 3 ел армиядән соң, комсомол путевкасы белән Таҗиксҗанга ГЭС төзелешенә китеп бара. Биредә 4 ел эшләгәннән соң, 1964 елда кире Түбән Камага кайта ул. «Әни кайтырга кушты. Анда калуымны теләмәде. Мин әни сүзен тыңладым», – дип ул елларны искә төшерде әңгәмәдәшем.
– Еллар... Еллар... Кайда гына эшләмәдем аннары: төзелештә дә, бетон заводында эретеп ябыштыручы булып та, монтаж эшендә дә хезмәт куйдым. 55 яшемдә пенсиягә чыгарга тиеш идем, командировкада булу сәбәпле, 56 яшемдә генә чыга алдым. Әле бит лаеклы ялга чыккач та 9 елдан артык автомобильләр гаражында эретеп ябыштыручы булып эшләдем, аннары тагын 3 еллап сак хезмәтендә тордым. 70 яшем тулганчы бертуктамй эшләдем дип әйтә алам. Дәүләт бүләкләрем дә, хезмәтемне югары бәяләп тапшырылган иксез-чиксез диплом-грамоталарым бар, – ди Фаяз бабай.
Аннары үзеннән, ипле генә итеп, ни рәвешле бер аяклы булып калуы турында сорашам.
– 2022 елның май аенда бик каты пневмония белән чирләдем мин. Бервакыт шулай гел хәлем китә башлады, хастаханәгә салдылар. Анализлар алганнан соң, миндә коронавирус чире таптылар. Өч атна госпитальдә ятып чыктым. Әйбәт кенә терелеп өйгә чыккан кебек идем, ике көн дә үтмәде, яңадан хәлем китте, җитмәсә уң аягымның авыртуына чыдый алмый башладым. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык. Фельдшерлар: «Бабай, аяксыз каласың бит! Сап-салкын булган!», – дип әйтеп куйды. Ул вакытта аягымны сизми идем инде...
Мине хастаханәгә алып киттеләр, системалар алуымны беләм. Аннары исә нәрсә булганын хәтерләмим... Аягымны кисеп ике көн үткәч кенә аңыма килә башладым.
Бик каты саташтым, операцияне авыр кичердем!.. Тирләп уянып киткәнемне беләм, аягымны да бик озак эзләдем... Тромблар шартлаган булганмы, ныклап белмим. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәре килгәндә үк, аягымда кан йөреше туктаган булган, шуңа да табиблар кисәргә кирәк дигән карар кабул иткәннәр. Шул рәвешле инвалид коляскасына утырырга туры килде. Бу арбаны балалар алдылар, өйдә дә, урамда да шуның белән дигәндәй, – ди Фаяз бабай.
«Кыз карарга килгән булганнар»
Безнең әңгәмәгә Фаяз бабайның тормыш иптәше Кифая ханым кушыла.
– Үзем 1939 елда Зәй районы Кызыл Юл авылында туганмын. 6 бала үстек без. Әтине сугышка озаттык һәм шуннан кайтмады ул, бахыр... Анда кайда күмелгәнен дә белмибез. Үлән һәм черек бәрәңге ашап үскән балалар без.
Фаяз белән танышуга килгәндә, әкияттәге кебек булды ул. 28 яшьләр булгандыр, урманда кисү эшендә йөрдем. Минем белән Фаязның җизнәсе дә эшләде. Берсендә шулай ял көндә җыелып, мин яшәгән йортка килделәр болар. Кыз карарга килгәннәр булып чыкты. Мин морҗалар агартып йөри идем. Кунаклар килде. Әни белән самоварда чәй куйдык, мин идәннәр юып алдым. Шуннан ошатып киткән булгандыр дим... Аннары икенче тапкыр килүендә, өйләнәм дип әйтте инде. Шулай тормыш башланып китте. 1967 елның 8 мартында гаилә кордык. Өч балабыз булды: 2 малай һәм бер кыз. Оныклар һәм оныкчыкларыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Бергә тора башлавыбызга да 56 ел гомер узган, – дип сөйли Кифая ханым.
«Могҗиза булды: Рөстәм Нәбиев үзе язды!»
Фаяз бабайның урам буйлап коляскасын бер аягы белән этеп барган вакытын блогер Альбина төшереп алган.
– Өйдә ятасым килми бит бер дә! Шуңа мөмкинлек булганда гел урамга чыгарга тырышам. Безнең Түбән Камада бик ярдәмчел кешеләр яши. Кайсыберләре хәтта: «Бабай, күтәреп алып төшик», – дип тә әйтә. Мин ризалык бирмим. Ә мине күтәргәндә имгәнсә? Минем аркада инвалид калса?! Этләнсәм этләнәм, әмма яши торган өченче катка үзем менәм! Шуңа әкрен генә үзем йөрергә тырышам, – дип сөйли Фаяз бабай.
Мин исә блогер Альбинадан социаль челтәрләрдә бу видео ни рәвешле популяр булып китүе турында кызыксынам.
– Балаларым белән янгын сүндерү станциясенә экскурсиягә бардым. Шуннан кайтып килгәндә, карыйм, инвалид коляскасына утырган, бер аягы белән көчкә этеп бара торган бабайны күреп алдым. Телефонга төшерә башладым. Битараф кына үтеп китә алмадым. Балалар белән янына бардык. Аның татар бабае икәне ачыкланды, шундый мөлаем, сөйкемле иде ул. Балалар коляскасын этеп киттеләр, бергәләшеп кибеткә юл тоттык. Фаяз бабайдан ничек шулай шат күңелле итеп яшәргә, дип сорау да бирдем. Аның җавабы сокландырды мине: «Елап яшәгәнче, елмаеп яшәргә кирәк!», – диде ул миңа.
Алгарак китеп әйтәм, Фаяз бабай шундый гади, эчкерсез, тормышны чын мәгънәсендә ярата белүче бабай. Ул авыр арбасын этеп якын тирәдәге кибетләргә генә түгел, оптовый базарга кадәр үзе бара бит! Хәзер аны бөтен Түбән Кама белә. Миңа аның кайда йөргәнен төшереп тә җибәрәләр. Хәтта нәрсәләр алганына кадәр белеп торам (көлә).
Ә мин исә балаларым белән кибеткә барып җиткәч тә, бабайны ташлап китә алмадым. Карыйм, кибетчеләр аның янына йөгереп килделәр, азык-төлек җыя башладыр. Шаккатым! Әле бит бабайның нәрсә алганын да беләләр, сөт продукциясенең срокларын карап бирәләр. Үзләренә аерым рәхмәт әйттем!
Бу видеоны социаль челтәрләргә урнаштырдым. Аны меңләгән кеше карады, нинди генә төркемнәргә куймадылар. Мин күп төрле хәйрия акцияләре оештыручы буларак, язылучыларым үземә: «Альбина, әйдәгез бергәләшеп бабайга ярдәм итик. Пульт белән йөри торган коляска алырга булышыйк», – дип яздылар. Мин моны ничек эшләргә була икән дип уйлый башладым. Һәм беләсезме, чын могҗиза булды ул! Миңа Башкортстан блогеры, Омск фаҗигасендә ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиев язды. Үзе язды! Мин сөенүемнән нишләргә дә белмәдем. Рөстәм: «Мин Фаяз абыйга үзем коляска алып бирәм. Үзем киләм, аның белән танышасым килә», – дип язды. Моны могҗиза дими ни дисең инде?! Бу хәбәрне белгәч, мин Фаяз бабайны эзли башладым. Бөтен эшләрем икенче планга күчте. Балаларымны алдым да, бабайны күргән кибет янына киттек. Фотографиясе буенча эзләдек, кешеләргә күрсәттек. Һәм беләсезме, ул яшәгән йортка шундый җиңел генә килеп чыктык. Подъезд төбендә бер ханым утыра иде, бабайның фотосын күрсәтүем булды: «Безнең бабай бит бу!», – дип таныды һәм фатирын табарга булышты. Андагы сөенүләрем – әйтеп бетереп булмый! Шуннан Фаяз бабай белән якыннан таныштык, аңа үзем турында, Рөстәм Нәбиевның пульт белән йөртә торган коляска алып бирүе турында да сөйләдем, – ди блогер Альбина.
«Без хәзер йолдызлар будыкмы?!»
Фаяз бабайдан бу хәбәрне ничек кабул итүе турында да сораштым.
– Чын йолдызлар булдык бит, әй! Нәрсә дим инде?! Әлбәттә, сөенәм. Бу коляскам бик авыр бит, аннары тәгәрмәчләре дә кечкенә, юлларның бөтен тигезсез җирләрен сизәм димме?! Яңа колясканың аның тәгәрмәчләре калын була бит. Шуңа йөрергә уңайлы булыр дим. Рөстәм кебек игелекле, миһербанлы кешеләр бар икән әле! Чиксез рәхмәт, – дип бераз оялып әйтеп куйды ул.
Альбина сүзләренә караганда, Рөстәм Нәбиев кабаттан аңа чыккан. Пульт белән йөри торган инвалид коляскасы алган. 20 июньдә шәхсән үзе Түбән Камага киләсе икән.
Моннан тыш Альбина үзенең Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белән танышуын һәм Фаяз бабай турында сөйләгәнен дә әйтте.
– Альфред Галимовичка бабай турында сөйләдем. Фаяз бабай безнең 3нче катта яши, үзенә урамга чыгып йөрергә подъезд эчендә пандуслар юк. Шуларны урнаштырып булмасмы дип, мөрәҗәгать иттем. Аллаһыма мең шөкер, бу эштә дә булышлык итәбез диделәр, – дип шатлыгы белән уртаклаша блогер.
Фаяз абый Кашапов белән аралашканнан соң күңелдә бер рәхәтлек калды. «Тормыш авыр» диеп зарланучыларга шушы язманы укып, әлеге бабайның киңәшләрен тотып яшәргә кирәк дияр идем. «Мин беркайчан да кешегә начарлык теләмәдем! Булдыра алганча, хәлемнән килгәнчә ярдәм иттем! Бушка булсын ул, гел акча дип тә йөрергә ярамый. Иң мөһиме: күңел саф, эчкерсез булырга тиеш. Аннары бит күңелле итеп яшәүнең үзенең бер яме бар!», – ди Фаяз бабай бу турыда. Уйланырлык та, үрнәк тә алырлык бит! Ә Кашаповлар зарланмый да, уфтанмый да, чөнки алар һәр туар көннең кадерен белеп, ямен татып яши беләләр.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев