Блогер Миләүшә Кәлимуллина: «Икебез төзегән йортка икенче хатынны алып кайткач чыгып киттем»
Язмам герое һич уйламаганда авыр хәлдә калган.
Адәм баласының тормышы катлаулы. Тигез генә барган җирдән ул 180 градуска борылып куярга мөмкин. Бүгенге язмам герое Миләүшә Кәлимуллина һич уйламаганда авыр хәлдә калган. Аңа үз көчләре белән төзегән ике катлы йортны, бизнесны калдырып өйдән, билгесезлеккә чыгып китәргә туры килгән. Ул кыенлыкларга бирешмичә, тормышын яңадан башлаган.
– Мин әти-әниемнең яратып үстергән, кадерле кызы идем. 1974 елгы апабыз бәләкәй вакытында әнинең кулыннан егылып төшеп вафат булган. Аннары ике елдан мин туганмын. Гади колхозчылар гаиләсендә үстем. Кечкенәдән өй эшләрен башкардым. Әниемә гел булыша идем. Мәктәптән соң кулинария училищесын тәмамладым. 20 яшемдә күрше авыл егетенә кияүгә чыктым. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп матур гына яшәдек. Ике балабыз булды. Үзебезнең тырышлыгыбыз белән ике катлы йорт төзедек, эшебезне ачып җибәрдек. Рәхәтләнеп яшисе генә иде. Тик алай булмады, 27 ел бәхетле гомер кичергәннән соң миңа тир түгеп төзегән йортны, мал-мөлкәтне калдырып чыгып китәргә туры килде.
– Моңа нәрсә сәбәп булды?
– Хатын-кыз бу дөньяда ике нәрсәгә: эчеп, кул күтәргән иргә һәм хыянәткә түзә алмый. Минем белән икенчесе булды. Ирем хыянәт итте. Икебез төзегән йортка икенче хатынны алып кайткач түзә алмадым, Азнакайга чыгып киттем.
– Ирегез өйне балаларыгыз белән сиңа калдырмадымы мени?
– Йорт – аның бабасы, әтисе нигезе. «Мин нигезне ташлап китмим», – диде. Мин моңа риза булдым. 142 кв метрлы йортны аңа калдырып, бүгенге көндә 12 кв метрлы бүлмәдә яшим. Аның каравы җаным, күңелем тыныч.
– Элеккеге ирегез, гафу үтенмәдеме?
– Юк.
– Балаларыгыз моңа ничек карады?
– Алар минем газапланып яшәвем белән килешә алмадылар. Олы улым: «Әни болай яшәп булмый, сиңа китәргә кирәк», диде. Бәләкәем Айнур да: «Әнием, тынычлык кадерлерәк», – диде. Улларым мине хупладылар.
– Улларыгыз әтиләре белән аралашалармы?
– Мин элеккеге иремне начар әти, начар ир димим. Дүрт аяклы ат та абына, ялгышкандыр. Аннары таяк ике башлы булган кебек, һәр эштә ике кешенең дә хатасы була. Мин моны аңлыйм. Улларыма әтиләре белән аралашып яшәргә кушам. Алар шулай эшлиләр дә. Кечкенә улыбыз әтисе янында да, минем белән дә яши. Ике арада йөреп тора. Мин үзем дә элеккеге иремнең туганнары белән дустанә мөгалләмәдә.
– Озак та үтмәде, сиңа тагын бәхетсезлек килде.
– «Бәла үзе генә йөрми» диләр бит. Мин машина белән юл-транспорт һәлакәтенә юлыктым. Гәрчә анда гаебем булмаса да, мине гаепле ясап калдырдылар. Нәтиҗәдә мин машинасыз да калдым, ярты млн сум бурыч та өстәлде. Аллаһка шөкер, ике җирдә эшләп бурычның яртысын түләдем инде.
– Миләүшә урамда калу бер дә җиңел булмагандыр? Кыенлыкларны җиңәргә сиңа нәрсә ярдәм итте?
– Гомерең буе җыйган мал-мөлкәтеңне калдырып билгесезлеккә чыгып киткәндә, тормышны алып барырга акча җитмәс дип куркасың. Әмма куркырга, икеләнеп калырга кирәкми икән. Аллаһы Тәгалә авырлыкларны җиңәргә үзе ярдәм итә. Минем төп психологым улым Айнур булды. Ул моңаеп торганымны күрсә: «Әнием әйдә бассейнга, әйдә спортзалга барабыз», – ди. Шулай авырлыклардан чыктык. Хәзер инде сәламәт яшәү рәвеше алып бару минем гадәти тормышыма әйләнде. Миңа бүгенгем кадерле, рәхәт. Үткәннәремне сагынмыйм, Аллаһка шөкер, дип яшим. Балаларым, туганнарым янымда. Әнием исән-сау. Азнакай районы Эстәрле авылында гомер итә. Мунча ягып, тәмле ризыклары белән каршы ала. Блогымны алып барам, анда үземнең тормышымны, эшемне күрсәтәм. Дусларым белән очрашып, аралышып торам. Концертларга йөрим. Үзем генә яши башлагач, Дагыстанга ялга барып кайттым. Бик рәхәт булды. Организмга да күңелгә дә, мондый «перезагрузка» кирәк!
– Газета укучыларыбызга, язылучыларыгызга теләкләрегез.
– Барчагызга парлы гомер телим, чөнки Аллаһы Тәгалә адәм баласын парлы итә. Ләкин... Синең намусыңны таптыйлар икән, үзеңне кимсетеп яшәргә юл куймагыз. Яңа тормыш башларга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен бирә ул. Аллаһ биргән гомерне бәхетле һәм рәхәт итеп яшәргә, матур эзләр калдырырга кирәк. Авырлыктан соң һәрвакыт җиңеллек килгәнен онытмагыз.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев