Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Чаллы солдатына татар теле булышкан

Туган телендә сөйләшеп чын дус тапканнар.

Күптән түгел генә бер дустымның туганы армиягә киткән иде. Алмазның хәлләрен сораштым.

– Аллаһка шөкер, Мәскәү янында хезмәт итә. Ашаудан да, хезмәттән дә канәгать. Татарстан һәм Башкорстан егетләре белән татарча сөйләшеп йөриләр икән. Бер татар очучысы белән танышып, дуслашканнар. «Мин ике дистәдән артык очучы булып эшлим. Татар телендә сөйләшкән солдатларны беренче күрүем», –  дип бик шатланган һәм егетләргә бер тартма үзе җыйган әфлисуннар биргән. 

Бу вакытта солдатларның күбесе салкын тидергән булган. Әфлисун ашап безнең татар егетләре башка иптәшләренә караганда тизрәк савыкканнар. «Татар телен белүебез аркасында тизрәк терелдек. Күп телләр белү зыян итми. Туган өебездән еракта булганда, ана теле менә шулай коткара да. Очучы абыебыз да туган телгә сусаган булып чыкты. Татар телен өйрәнегез, ул тормышта кирәк», – диде энебез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби диңгез флоты көне МАХСУС хәрби операция