Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Дәрәҗәле көрәшче, гадел хөкемдар, үҗәт оештыручы

Чаллы шәhәре көрәш федерациясенең башкарма директоры, татарча көрәш hәм билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турнирында hәм Татарстан чемпионатларында күп тапкыр җиңгән, призер калган көрәшчебез Рамил Хисмәтуллин бүген, 31 июльдә, үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Бәйрәм уңаеннан, Рамил Хисмәтуллинның тренерлары, аның белән бергә мәйдан тоткан, шәhәребездә генә түгел, Татарстанда, Россиядә, хәтта дөнья күләмендә танылган көрәшче егетләрнең аның турындагы фикерләрен тыңладык.

Айдар Нәҗмиев, Билбаулы hәм милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы, милли көрәш буенча Россия hәм Татарстан Республикасы чемпионы, Муса Жәлил турниры җиңүчесе, Яр Чаллы шәhәре көрәш федерациясе җитәкчесе: 

– 21 ел элек без Рамил белән зона спартакиадасында финалда көрәшкәч, ул миңа бармак белән төртеп: «Встретимся в Актаныше!» дип әйткән иде. Институттан бирле дуслашып, соңыннан Чаллының «Витязь» спорт комплексында шөгыльләнеп, Чаллы данын яклап көрәшеп йөрдек. Бүген дә иңне-иңгә куеп, татарча көрәш үсешенә күп көч кертәбез. Шуны да әйтәсем килә, Чаллы шәhәре көрәш федерациясенең рәисе булырга мине ул этәрде. Татарча көрәшнең Рамил Хисмәтуллин кебек фанатлары күбрәк булса иде!

Илфир Әнвәров, Татарстанның атказанган спорт остасы, Рамил Хисмәтуллинның беренче тренеры:

– Мин Рамилне 2000 елдан беләм. Аңа ул вакытта 13 яшь иде. Шук малай тренировкаларны бер дә калдырмады. 2002 елда аны Самара шәhәренә Россия беренчелегенә алып бардым, шунда 2нче урынны алды. Ул мин белгәннән бирле көрәштә булды. Хәзер берничә ел Чаллыда һәм Татарстанда көрәшне күтәрү өстендә эшли. Актаныш көрәшчеләрен дә онытмый.

Рәкыйп Фәйзуллин, Татарстанның hәм Россиянең атказанган тренеры, Рамил Хисмәтуллинның Яр Чаллы шәhәренә укырга килгәч үз кул астына алган остазы: 

– Рамил Хисмәтуллин дигәч, күз алдыма Актаныш районының бер «боевой» малае килеп баса. Аның белән бик горурланам. Рамил – «конкретный», «фортовый» кеше. Шундыйлар күбрәк булса, тормыш җиңелрәк барыр иде. Гаиләле, ул hәм кыз үстерәләр. Минем укучым – Россия чемпионы, дөньякүләм көрәш буенча бронза призер, өч тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе, Татарстан чемпионатларын откан, Сабантуйларыбызда батыр калган егет. Без – Чаллы көрәшчеләре – аерым бер урын алып торабыз, без бик көчле команда!

Айрат Гыйлаев, Татарстанның атказанган спорт остасы, 9 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, 8 тапкыр Россия чемпионы, Муса Җәлил турнирын 12 мәртәбә откан көрәшчебез, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар шәhәребез, Татарстан районнары, Россия Сабантуйларының баш батыры:

– Рамил белән физкультура институтында таныштык. Мин көрәшеп йөргән чорда Рамил әле бик яшь иде, ярышларда аңа игътибар итмәгән булганмындыр. Актаныш егетләре Рузил Ганиев белән Мурат Әмирханов Чаллы өчен команда составында катнашалар иде. Рамилгә дә аларның үҗәтлеге йоккандыр дим. Рамил Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирында өч тапкыр җиңгән көрәшче. Бу ярышларда бер генә тапкыр җиңүгә ирешкән кеше дә хөрмәткә лаек! 
Рамил үз фикерен әйтә белүче көрәшче, яңа идеяләр белән янып йөрүче тынгысыз кеше. Соңгы елларда Чаллы командасы үсешендә Рамил Хисмәтуллинның өлеше зур. 

Ренат Хәйретдинов, Татарстанның атказанган спорт остасы:

– Рамил баскан урында ут чыгара торган егет! Рамилне кеше буларак та, көрәшче буларак та яхшы яктан гына беләм! Келәмдә берәрсе ачуын чыгарса, шул ук мәлдә күтәреп салырга да мөмкин, бик кызу егет. Татарча көрәш тарихына Рамил үз исемен чемпион буларак кертеп калдырды.

Илгиз Шәмсевәлиев, физкультура hәм спорт отличнигы, атказанган физик культура hәм спорт хезмәткәре, бөтенроссия категорияле хөкемдар:

– Чаллыда балалар көрәшен үстерүдә зур эш башкарыла. Рамил Хисмәтуллин исә балалар белән эшләүче тренерларны оештыруда, мәктәпләргә келәмнәр җәюдә, яшь көрәшчеләргә махсус формалар булдыруда, җиңүчеләрне шәhәребез баннерларына элүдә, тренировкаларда hәм балаларны ярышларга әзерләүдә үзеннән яңа методикалар тәкъдим итә. Ул тренерлар белән уртак тел табып, ярдәмләшеп эшли. Көчле оештыручы. Рамил Фердинантович Россия категорияле хөкемдар да әле. Россия hәм дөнья күләмендә хөкемдарлык вазыйфасын башкара. 

Ренат Әхмәтшин, Татарстанның атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, дөнья чемпионы, 2013 елда Казанда үткән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада җиңүчесе:

– Без үз итеп Хиса дибез аңа! Аның спорт карьерасында яулаган дәрәҗәле исемнәре бик күп. Бу исемнәрне яулау өчен күпме хезмәт, көч куелганын, күпме тир акканын Рамил үзе генә беләдер. Әмма дәрәҗәле исемнәре күп булса да, Рамил hәрвакыт гади, ихлас hәм чын кеше булып кала белә. 

Рузил Ганиев, Әлмәт көрәш федерациясе башкарма директоры, татарча көрәш буенча Татарстан hәм Россиянең спорт остасы, билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, физик культура hәм спорт отличнигы: 

– Без Рамил белән бала чактан ук таныш, бергә көрәшеп, җәйге лагерьларда уйнап, аралашып үстек. Ул милли көрәш үсешенә Чаллы шәһәре, республика, Россия дәрәҗәсендә дә бик зур өлеш кертә. Ул көрәшчеләрне уку йортларына урнаштыруда булыша, матди ярдәм итә. Хөкем гадел,  көрәшебезнең киләчәге дәвамлы булсын дип яши ул.

Нәфис Миңнебаев, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе башкарма директоры, билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы, Россиянең hәм Татарстанның көрәш буенча спорт остасы, Казанда үткән бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы:

– Рамил һәрвакыт дөреслек өчен. Ул Чаллы командасы өчен, мин Казан командасы өчен көрәшә идек. Безнең көрәш һәрвакыт «принципиаль» рәвештә булды, хәрәмләшү дигән нәрсә юк иде. Рамилнәң үземә карата да, башка көрәшче турында да келәмдә, келәм читендә начар сүз сөйләп йөргәнен ишеткәнем булмады. Ул ничек бар, шулай итеп йөзгә бәреп әйтә торган кеше, арттан качып сөйләп йөрми. Бүген Рамил белән гадел көрәш өчен эш алып барабыз. Рамил Хисмәтуллинның татарча көрәшкә кертәсе яңалыклары, идеяләре күп әле. Ул аларны hичшиксез тормышка ашырачак, мин моңа ышанам. 

Артур Сафин, татарча көрәш буенча Татарстан hәм Россиянең спорт остасы: 

– Максатның зурысын куя, кечкенәсенә вакыт әрәм итеп тормый. Аңа процесс түгел, нәтиҗә кирәк. Ул ярдәмчел, саран түгел. Һәр кеше белән уртак тел таба ала. Үзенең фикере бар. Үз агымында бара, шул агымга башкаларны да ияртә.

Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатулиннар, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына төбәкара милли көрәш бәйгесе чемпионнары, Республика көрәш турниры чемпионнары, Россия беренчелеге турниры чемпионнары hәм призерлары, күп тапкырлар Сабантуй батырлары:

– Рамил абый белән «Витязь» спорт комплексында таныштык. Көрәш дөньясында яхшы күрсәткечләргә ирешкән спортчы, хөкемдар hәм спорт остасы икәнен беләбез. Быел туган ягыбыз – Актаныш районы Такталачык авылында Сабантуйны оештыруда шәхсән үзеннән зур өлеш кертте, иганәчелек итеп, көрәшчеләргә дүрт тәкә куйды. Киләчәктә дә яшь көрәшчеләргә терәк булып, милли көрәш үсешенә көченнән килгәнчә ярдәм итсен иде.

Рамазан Мөхәммәтов, Шәймиев кубогына төбәкара көрәш турниры чемпионы, Татарстан Республикасы көрәш турниры чемпионы, Россия беренчелеге турниры чемпионы, Татарстан Республикасының «Балалар уңышлары энциклопедиясе»нә кергән «Иң яхшы көрәшче» мактаулы исеменә лаек яшь көрәшче:

– Рамил абый көрәшнең асылын, тәртибен белә. Ярышларга барыр алдыннан уй-теләкләрен, киңәшләрен әйтә, шул рәвешле безгә көч бирә. Ә ярыш вакытында Рамил абыйның булуы зур терәк ул! Үзе генә дә 20 җанатарга тора! Гел үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша. Мин үзем, яшь көрәшче буларак, аның биргән киңәшләрен гел истә тотам, кулланам.

/ Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев