Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Донецкида күргәннәрем

Чаллыда яшәүче Илдар Гайсин август аенда үз машинасында Донецк өлкәсенең Волноваха шәһәренә барып кайткан. Ул хәрби операция вакытында зыян күргән шәхси йортларны төзекләндергән. Бу адымга шәһәрдәшебезне нәрсә этәргән? Украинада аны ничек кабул иткәннәр? Илдар Нәҗип улы игелекле сәяхәтеннән тәэсирләре белән уртаклашты.

– Илдар Нәҗипович, кайнар ноктага барырга Сезне нәрсә этәрде? 

– Минем әти Бөек Ватан сугышына 17 яшендә киткән, әни ягыннан Гыйльмегаян бабай сугышта катнашкан, 1944 елны үлеп калган. Сугыш безнең гаиләдә тирән эз калдырган. Телевизордан Донецкидагы җимерелгән йортларны, алар янында нишләргә белмичә елап басып торган әби-бабайларны күргәч, күңелгә нык тиде. Мин үзем балта остасы. Уйладым-уйладым да үземнең отпуск вакытында ярдәм итеп кайтырга булдым.

Башта Добро.ру сайты аша доброволец булып барасым килгән иде. Теркәлдем, хатлар җибәрдем, тик аннан роботлар гына җавап бирә. Шуннан мин ДНР администрациясе башлыгы Денис Пушилинга хат яздым. Бер атнадан миңа «Волновахада Сезне көтәләр» дигән җавап килде. Җыендым да киттем. Башта уй-фикерем сугышка бару иде. Миңа 56 яшь, алмадылар. Читтә калып булмый. Шуңа күрә бөтен инструментларымны җыйдым, запас шөрепләр, кадаклар, вак-төяк кирәк әйберләрне алдым, эретеп ябыштыру аппаратын, торба ябыштыру инструментларын машинама төядем дә кузгалдым. 

– Юлга күпме вакыт китте? Авыр булдымы? 

– Минем машинам – «Нива». Ростовка чаклы көньякка бара торган трасса белән барасы, юл әйбәт. 2200 километр ара. Өч көн бардым, төннәрен туктап ял иттем. Волновахада да ягулык станциясе бар, базарлар эшли, бәяләр безнеке тирәсе, безнең акча белән түләргә була.
Чик буенда аптырадылар. Кая барасың, диләр. Аңлаттым. Кергәндә 4 сәгать, кайтканда 8 сәгать көтәргә туры килде, чөнки хәрби машиналар да, китүче-кайтучылар да бихисап. Барганда Донецк аркылы бардым. Шәһәрне утка тоталар иде. Тегендә шартлый, монда шартлый. 

– Ничек каршы алдылар?

– Администрациядә «Без сезнең турыда беләбез, тик килер дип уйламаган идек» дип каршы алдылар. Мин үз акчама бардым, бөтен нәрсәне гуманитар ярдәм йөзеннән эшләдем, алардан да сорамадым, хөкүмәттән дә. Җимерек кафедан яшәргә урын, раскладушка бирделәр. Бәхетемә, монда ут та, су да бар иде. Электр инструментларын зарядкага куярга мөмкинлек булды. 
Волновахада ут та юк, су да юк, газ да юк, юллар, йортлар нык җимерелгән. Кешеләр бик нык авыр хәлдә яшиләр. Мин өч көн сим-карта ала алмый йөрдем – чират күп, гаиләм белән элемтәгә тиз генә чыга алмадым. Кешеләрдән телефон сорап торып улыма шалтыратып әйттем. 

– Кемнәргә, ничек ярдәм иттегез?

– Мин анда 20 көнгә якын булдым, 20гә якын хуҗалыкны төзекләндердем. Күпчелек карт кешеләргә булыштым – администрациядән исемлек бирделәр. 60-70 яшьтән узган әбиләргә бара идем, украиннар да бар анда, руслар да – инвалидлар, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Йортлары җимерелгән, тәрәзәләре ватылган, ишекләре каерылып җимерелгән. Исән калганнарына да мародерлар кереп, йорт җиһазларын ватып чыгып киткәннәр. 

Август аенда төннәрен салкынайта башлый. Рейкалар, такталар, кыскасы, кул астында нәрсә бар, шуның белән рәтләп чыктым. Әйбәт итеп эшләргә тырыштым. 

Мин килгәч, кешеләрнең күңелләре тула, елыйлар. Чөнки алар чарасыз. Администрация яз көне тәрәзәләргә пленка тарттырып киткән булган, ул да инде җәй буена ертылып беткән. 

Волноваха үзәгендә биш катлы йортлар да бар, ә болай күбесенчә авыл өйләре. Шунысына аптырадым, анда бездәге кебек калай түбәле нибары берничә йорт кына күрдем. Бөтенесе дә шифердан. 80-90нчы елларда Советлар Союзы нинди хәлдә булган – шулай. Җитмәсә, бөтен түбәләр тишек – ракета кыйпылчыкларыннан теткәләнеп беткән. Пенопластны бензинда эретеп, клей кебек әйбер ясап, тишекләрне ямадым.

– Сезгә дә авыр булгандыр?

– Башта шундый нык кыен булды. Килгән җиремдә сөйлиләр, ничек итеп шартлаган, ничек итеп күршесе, баласы, ире, хатыны үлгән... Мәетләр урамда ята иде, диләр. 
80 яшьлек әбинең йорты яртылаш җимерелгән. Сынок, ди, у меня сердце болит, ди. Все вытащили, как у бабушки могли украсть, ди. Ятарга урын ясарга сорады, күршеләрдә яшәп тора икән. Түбәләрен төзәтеп, бөтен чүп-чарын чыгарып, карават көйләп бирдем, өстәл куйдым. Волонтерлар су китерде. Су беркайда да юк – кеше яңгыр суын җыеп бара. Эшләремне күргәч, шундый күңеле булды. Минем дә.
Бер инвалид әбигә бардым, алдан шалтыратып сөйләшкән идем. Ишекләре барысы да җимерек. Мине күрде дә: «Я знала, что Россия придет к нам в помощь!» – ди. Мин, югыйсә, рус кешесенә охшамаган да, татар бит. 

Тагын бер әбидә эшләгәндә җирле журналистлар репортаж да төшерделәр. Украин әбисе. Бер ишекне ясадым, икенчесен, әби үзгәрде. Бер ярты сәгать югалып торганнан соң тарелкага бер-ике калак дөге, кыздырган йомырка, бер-ике кисәк кыяр, помидор, ипи салып алып керде. Кешеләрдән табып алып кергән. Үзенең ашарына бер әйбер дә юк, миңа суза. Елый-елый биргәч алдым инде. Үземнең печеньеларымны өстәлендә калдырып чыктым.

Мин 1985-86 елларда Украинада хезмәт иттем. Шул вакытта ук мин бендеровчыларның кем икәнен белә идем. 

Соңгы булып барган әбигә 96 яшь иде. Үзе сугыш ветераны. Өч бүлмәле фатирда, беренче катта тора. Көчкә йөри. Аның турында күршеләре администрациягә хәбәр иткән. Ник алданрак мөрәҗәгать итмәдең дигәч: «Зачем? Не я одна, все же такие», – ди. «Немцы были. Эти хуже немцев», – дип, эшләгәнемне күзәтте. 

Мин шунда чагында армия складын утка тоттылар. 12 снаряд төшкән. Коточкыч күренеш. Соңыннан күршеләр җыелып сөйләшеп утырды. 8 марттан дүрт көн каты сугыш барган. Ничек подвалларда яшәгәннәрен, ничек итеп Россия солдатлары азат иткәнен, бандеровчыларның талаганын, кансызлыгын сөйләделәр.

– Гаиләгез ничек җибәрде?

– Тормыш иптәшем, улым, кызым, киленем, киявемне җыйдым да аңлаттым башта. Кич буе сөйләшеп утырдык. Барып кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, дидем. Алар Россиянең кайгыртуын белсен, рухи ышаныч барлыкка килсен. Җибәрәселәре килмәде, билгеле, курыктылар. Бардым, эшләдем, кайттым.

– Нинди уйлар белән кайттыгыз?

– Үземне психологик яктан әзерләп киттем. Авыр булачагын белдем. Эшләгән эшем өчен күңелем рәхәтлек белән тулды. ДНРда йорт төзүчеләр, ут, газ төзекләндерүчеләр кирәк. Мин килгәндә Сургуттан, Төмән, Чиләбе, Краснодардан зур фирмалар килеп эшли башлады. Минем кебек берүзеңә дә, бригада белән дә барырга була. Хәтта түләргә дә мөмкиннәр. 

Йөреп кайтуым турында артык сөйлисем килмәгән иде. Тик фикерем ныгыды. Махсус хәрби операция баргач, барыбызга да илебез ягында булырга кирәк. Кемнең нинди мөмкинлеге бар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә. 

Ир-егетләрнең рухы нык булсын. Илебез мәнфәгатьләрен саклау безнең өстә. Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, малай тудырып үстерергә тиеш, диләр. Шуны өстәп әйтәсем килә, иленә авырлык килгәндә ир кеше аны сакларга барырга тиеш.

Минем улым укытучы булып эшли. Әле аңа повестка килмәде. Килгән очракта ул барам ди.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев