Егетләребез бәрәңге урлап ашатты!..
Авыл клубына башка яшьтәшләремә караганда соңрак чыга башладым мин. Билгеле, егетләр дә озатып йөри иде. Берсендә күрше кызы Айгөл белән клубка чыгып киттек тә, авыл урамнарын әйләнә-әйләнә клубка килдек.
Шундый җылы кич иде ул. Шимбә көн булганга, авылга кайтучылар да бик күп иде.
Авыл малае Самат белән аларга кайткан шәһәр малае Альберт безнең белән бии башлады. Нәрсәдер сөйлиләр, озатып куярга рөхсәт тә сорыйлар. Без бик теләп ризалаштык. Чөнки, русча әйткәндә, «ненавязчивый»лар иде алар, матур сөйләшәләр, төпле фикерлеләр.
Көлешә-көлешә клубтан чыгып киттек шулай. Авыл кырыенда гына бер йортта бик усал әби яшәгәнен белә идек. Мин малайларга: «Әби йортына кереп, бәрәңге казып алып, болында шуны пешереп бирергә «слабо»мы?» –дидем. Ике дә уйлап тормадылар! Әй!
Тиз генә капка аша сикереп, бакча эченә кереп чумдылар. Озак та үтмәде, футболкаларын салып, шуннан чүпрәк букча ясап, бәрәңге белән килеп чыкмасыннармы?! Айгөл белән сүзсез калдык. Менә килеп чыгарлар да, «Әй, бәрәңге казып йөрмибез инде!» – диярләр төсле иде. Аннары болынга төшеп, су буенда шул бәрәңгене тәгәрәтеп ашадык. Шуннан да тәмле ризык дөньяда да юк кебек иде!
Гүзәл Габдрахманова.
Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев