Елый-елый атлаган балага карап, минем дә күңелләрем тулды
Кочаклап, күкрәгенә алып юатыр дип уйлаган идем...
Минем алдымнан гына яшь әни белән кечкенә бала бара. Бала кеше ике–өч яшьләр чамасы гына. Сабый әнисе артыннан өлгерә алмый. Әни кеше ашыгып атлый. Кулында икенче баласын күкрәгенә кыскан. Анысы бөтенләй дә кечкенә дип уйлап куйдым. Шул уйларымны кечкенә бала елаган тавыш бүлдерде. Әнисенә ияреп барган кечкенә сабый артта калып, юеш асфальтка егылган икән.
–Тор! Как тезләреңне, имгәк, – дип, җилтерәтеп торгызды баласын әни кеше. Кочаклап, күкрәгенә алып юатыр дип уйлаган идем, баланы җилкәсеннән алгарак этеп җибәрде дә, тизрәк атларга боерды.
Ә аның куенында, мин баласыдыр дип уйлаган төргәк, матур итеп киендерелгән пудель булып чыкты.
Елый-елый атлаган балага карап, минем дә күңелләрем тулды. Миңа калса, эт урынында бала булырга тиеш иде.
Индира Сәйфуллина (Ачык чыганаклардан алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев