Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Эшкә тотыныгыз «лучше»!

Соңгы вакытларда акча җитмәүдән зарланучылар, теләнүчеләр, ярлы булып кыланучы аферистлар күбәеп китте. Карта, телефон аша мошенникларга 100-200 сум, хәтта 1000 сумнар салган кешеләр турында да әледән-әле ишетеп торабыз.

Урамда да, интернетта да мондый соранып йөрүчеләр күп. Билгеле, араларында чын мохтаҗлар да бардыр...
Танышларым да кайчак күз яше белән тормыштан зарланырга тотыналар, акчабыз да, ашарга да җитми, ничек яшәргә дип киңәшләр сорыйлар. Мин үзем Казанның бер сәүдә үзәгендә сатучы булып эшлим. «Әйдә, килегез безгә, сатучылар кирәк, хезмәткәрләр җитми», – дип әйтеп карыйм. Иң баштан ничә сум түлиләр дип кызыксыналар. Көненә 1000 сумлап чыкканын әйтәм. Кая ди ул! Йөзләре шундук җимерелә! 

«Шул тиеннәргә йөримме соң мин? Әле эше күпме, гел аяк өсте торырга кирәк», – дип җибәрә әле генә елап утырган хатын-кызлар. Соң шулай булгач, нәрсәгә дип зарланып, елап утырган буласыз? Көнгә 1000 тәңкә дә аз тоелгач, димәк, алай ук начар яшәмисез булып чыга бит инде?! 

Шуңа күрә мин, мәсәлән, «акчам җитми», «балалар бакчасына ничек түләрбез инде, җитмәсә, түләүне тагын арттыралар», «ашарлык акчам да юк» дип сыкрап утыручы яшьләргә, урта буын кешеләренә сәерсенеп карыйм. Эт ялкаулары бит сез! Чынлап торып эшлим дигән кешегә эш беткәнмени инде? Һәрхәлдә, ашарлык, киенерлек, бакчага түләрлек кенә эшләп була. Тырышканда артыгы да кала. Аракы-сыраны эчмәсәң, тәмәкеңне тартмасаң, кыйбатлы, кирәкмәгән чүп-чар алмасаң, акча ник җитмәсен ди инде? Артыгызны күтәрегез дә, эшкә тотыныгыз!

Рамилә апагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев