Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Эшмәкәр Лилия Топрак: «Авыл кызы бит мин! Бер эштән дә курыкмыйм»

Шәһәребезнең танылган рестораторы, «Golden life» банкетлар залы хуҗабикәсе Лилия Николаевна Топрак тумышы белән Мамадыш районы Никифорово авылы (татарча Чиябаш) кызы. Туган җиренең гүзәллеге, уңган-булган кешеләре белән горурлана ул.

Шушы җирнең суын эчеп үскәнгәме, үзе дә тормышта югалып калмаган, җир җимертеп дөнья көтүче эшмәкәр ханым ул. Лилия Николаевна белән аның тормыш юлы, бүгенге эшчәнлеге турында сөйләштек.

«Туган җиремдә кешеләргә файда китерә алуыма сөенәм»

– Минем өчен туган җирем бик кадерле. Шунысына сөенәм, авылыбыз елдан-ел матурая. Безнең дә сокланып туймаслык тугайларыбыз, чишмәләребез, киң кырларыбыз бар. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы-куагы күңелемә бик якын. Биредә әнием Хәлимә яши. Тик, ни кызганыч, әти мәрхүм инде... Гомере буе колхозда эшләде... Мәңгелеккә күчкәндә нибары 52 яшь иде аңа. Инде 20 ел үтте. Йөрәк белән китте. Бар нәрсәне йөрәге аша үткәрә иде шул... 

Никифорово – керәшен авылы. Бүген чиркәве эшләп тора. Шул кечкенә авылда өч татар гаиләсе яши, алар безнең туганнар. Әтием Николай – христиан, әнием мөселман динендәге кешеләр. Мин исә шул ике культурада үстем. Без ике якның да бәйрәмнәрен матур итеп үткәрә торган идек. Әти-әниемнең өйләнешүләре дә кызык кына булган – әти әнине урлап үз авылына алып киткән. Ул вакытта кире кайту дигән нәрсә булмаган. Алай да әни берничә тапкыр кайтырга талпынып караган, тик әби: «Баргансың икән түз!» – дип әйткән. Әни, чыннан да, искиткеч сабыр, чыдам безнең.

Минем апам һәм сеңлем бар. Аллаһка мең шөкер, өчебез дә Чаллыда, алар минем янәшәдә эшлиләр. Апам Римма бер кафеда администратор, сеңлем Эльвира исә безнең залларны бизәү, декорацияләү белән шөгыльләнә. 

Соңгы елларда һәр елны туган авылымда зурлап Сабан туе уздырабыз. Әйтергә кирәк, милли бәйрәмебез үткәрелми дә башлаган иде диярлек, кеше дә бик кайтмый иде. Күзәтәм, менә алты ел инде күпләп җыелалар. Йөзләгән кеше килә хәзер. Сабантуйны оештыруны мин үз өстемә алдым. Миңа аны оештыру рәхәтлек китерә, шуннан ләззәт алам. Аннары бәйрәмгә килүчеләрдән күпме рәхмәт сүзләре ишетәм! Бу миңа тагын да канатлар өсти. Минем өчен изге саналган туган җиремдә кешегә файда китерә алуыма, аларны сөендерә алуыма үзем дә шатланам. 

Хәзер авылдашлар киләсе бәйрәмнәрне көтәләр. Авылыбызның Whats-appта үз төркеме бар, аннан барлык яңалыкларны белеп барырга була. Әле күптән түгел махсус хәрби операция зонасындагы солдатларыбызга ярдәм җыйдык. Шулай булышып торырга насыйп итсен! Бәрәкәтле булсын! Дөньялар тынычлансын дип телим.

«Әнием хөрмәтенә бәйрәм оештырдым»

Туган авылыма ике атнага бер кайтмасам, үземне начар хис итә башлыйм. Әни дә гел безне көтеп тора, хәзер аңа 67 яшь. Аңа рәхәт булсын, әнинең йөзеннән шат елмаю китмәсен дип тырышабыз. Әни – минем дөньям, ул минем канатларым. Ул авылда яшәсә дә, еш кына аны шәһәргә алып киләбез, кафе-рестораннарда уздырган чаралардан да калдырмыйбыз. 

Былтыр рестораныбызда 8 Март бәйрәме оештырдык. Чараны әни хөрмәтенә махсус «Синең өчен» дип атадым. Әнинең яраткан артистларын чакырдык. Шулай ук авылдан әнинең дусларын да алып килдем, алар өчен дә бәйрәм оештырасым килде. Быел да бәйрәмгә әниемнең яраткан җырчылары Сиринә Зәйнетдинова белән Руслан Кираметдиновны чакырдым. Кадерле кешем өчен шундый бүләк ясый алуым белән дә бәхетле мин! – дип сөйли Лилия Николаевна.

«Кызыл дипломымны тотып, әти янына зиратка бардым»

Әти, әни... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әңгәмәдәшем дә иң якын кешеләре турында искиткеч ярату һәм хөрмәт хисләре белән сөйли. 

– Кызганыч, әти бүгенге көннәрне күрә алмады. Хәтерлим, диплом алган көнне аны күтәреп әти янына зиратка барган идем. 11нче сыйныфны тәмамлагач, мин Чаллыга килдем. Биредә ике ел училищеда, аннары алты ел институтта укыдым. Һөнәрем буенча повар-кондитер мин. Әти училище дипломымны карап та тормады, югары белем алуымны теләде. Үзе һөнәре буенча агроном, минем дә белемле булуымны теләде. Югары белем алырга институтка кердем. Кызганычка каршы, 2нче курста укыганда әти мәңгелеккә күзләрен йомды. Ә мин укуны кызыл дипломга тәмамладым. 

Зиратта әтинең кабере янында кызыл дипломымны тотып үксеп елаганымны мәңге онытасым юк. Әти миңа гел: «Лилиям, син минем кызым да, улым да! Син өй дә салып керергә, машина да алырга, бизнес та төзергә, туганнарыңны да карарга тиеш!» – ди иде. Һәм, Аллаһның рәхмәте, барысын да әкрен генә башкарып барам. Әтинең васыятен үтим.

Соңгы елларда туган авылымдагы йортны яңарттык, ремонт ясадык. Анда яшәмәбез дә бәлки, тик туган нигезне ташларга хакыбыз юк. Әти дә шулай теләде. Авылда бер өй калмаса да, безнеке калырга тиеш, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

«Эрдоганны берничә ел сынадым»

Лилия ханым уңышлы эшмәкәр генә түгел, гаиләсендә яраткан тормыш иптәше, балаларына кайгыртучан әни дә. 

– Ниятләрем тормышка ашты дип әйтә алам. Психолог һөнәре буенча да югары белем алдым. Булхалтерия буенча да укып чыктым. Шулай тәҗрибә дә туплаганмындыр дим, ресторан бизнесы булдырдым, олы бизнеска кереп киттем. Аллаһка шөкер, яраткан гаиләм дә бар. 

Психологка укып йөргән вакытларым. Апам бер төрек пекарнясында эшли иде. Ул сатучы кирәк булуын әйтте. Шунда эшкә кердем. Ул вакытта төрекләрнең аралашуына, бер-берсенә карата ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәтенә таң калдым. Һәм үзлектән төрек телен өйрәнә башладым. Шул вакытта беренче тапкыр ураза тоттым. Язмыштыр, ирем дә төрек кешесе булды. Аның белән Ижауда таныштык, ул төзелештә эшли иде. Мин алар эшләгән җирдә ашарга пешереп, 600ләп төрекне ашаттым. Аңа кадәр махсус рәвештә төрек кухнясын өйрәнгән идем.

Аннары мин Чаллыга кайттым, тәвәккәлләп беренче кафены ачып җибәрдем. Язмыш безне тагын очраштырды, Эрдоган белән кабаттан аралаша башладык. Матур итеп никах укыттык. Аның туган ягына Төркиягә кайтып килдек. Барлык туганнары белән таныштым. Төп яшәвебез Чаллыда, Төркиягә кунакка гына барабыз. Мин үзебезнең Татарстанны өзелеп яратам. Эрдоган белән аралаша башлагач та: «Мин Төркиядә яшәмәячәкмен!» – дип кырт кисеп әйттем. Ул шуңа риза булды.

Баштан никах белән генә яшәдек. Ә рәсми рәвештә өйләнешүебезгә 10 ел булды. Тиз генә паспортка штамп куйдыртасы килмәде. Никах белән яшәгәндә бер-беребезне өйрәндек. Ул мине өйрәнгәндер, мин аны сынадым. Рәсми рәвештә өйләнешкәндә олы кызыбызга 4-5 яшьләр иде. Икенчегә йөкле идем. Хәзер зур кызыбыз Әдиләгә – 14, кечкенәбез Ралинәгә 10 яшь. Әдиләбез 9нчы сыйныфта укый, медицина өлкәсе белән кызыксына. 

Эрдоган белән бизнесны бергә алып барабыз. «Golden life» банкетлар залын 2021 елда ачтык. Хәтерлим әле – коронавирус вакыты, өйдә бикләнеп яткан вакытлар. Баштагы мәлдә авыр булды. Тик бернәрсәнең дә җиңел бирелмәгәнен без яхшы беләбез. Шул кыенлыклар безне көчле итте дә инде! Бүгенге көндә әлеге банкетлар залыннан кала шәһәр буенча тагын берничә кафебыз бар. Монысы да минем хыял иде. Чөнки бәләкәйдән үк банкетлар залы ачасым килде, аның зур да, якты, иркен, матур да булуын теләдем. Исемен дә «Golden life», ягъни алтын хәят – «Золотая жизнь» дип куйдык. Биредә, нигездә, туйлар уздырабыз, яңа гына тормыш башлап җибәргән яшьләрнең дә гомерләре алтынга тиң булсын дип телибез. 

Бу эштә иң зур терәгем – гаиләм, ирем. Иң якын дусларым – апам белән сеңлем. Төп киңәшчем – әнием. Ул безнең күп сөйләшми. Әмма бер әйтсә, берәгәйле әйтә, ул әйткән гел рас була. Алга таба әнинең шундый киңәшләре тупланган бәләкәй китапчык та чыгарасым килә. 

Ел саен банкетлар залында ифтар ашлары уздырабыз. Нәзерем бар иде, ковид чорларын исән-сау гына үткәреп җибәрсәм, мохтаҗлар өчен бөтен залны тутырып ифтар үткәрермен дигән идем. Аннары былтыр декабрьдә онкология белән авыручы хатын-кызларны җыеп, алар өчен бәйрәм оештырдык. Әзгә генә булса да проблемаларын оныттырасы, күңелләрен күтәрәсе килде. Быел исә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ифтар уздырырга планлаштырабыз. Беренче кафены ачканда ук ифтар ашы уздырган идем. Бүгенгә кадәр бу гадәт яшәп килә, – ди Лилия Топрак. 

Кыенлыклардан беркайчан зарланмас, һәрвакыт көләч йөзле, тормышның ямен күрә белүче бу ханым соклану уята. Сөйкемлелеге, чибәрлеге белән үзенә тарта ул. Ә иң мөһиме – күңел җылысы. «Бу гүзәл дөньяда бер генә яшибез. Үзебездән соң лаеклы эз, тәрбияле, инсафлы балалар калдырасы килә. Игелекле эшләребез күбрәк булсын иде. Кайвакыт кешегә бер җылы сүз җитә. Ә шул сүз күпме савап китерә ала. Менә шул минем кыйммәтләр!» – ди Лилия ханым.  

/ Фотолар Лилия Топракның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев