Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Этемне алыштыргансың!

Хуҗалары кече дусларын танымый.

Минем заводта эшләгән һәм тулай торакта ялгыз чиләнеп яшәгән яшь чагым. Завод янында гына хәрби хезмәттә эшләгән танышларым тора. Шул елны аларны Себер якларына командировкага җибәрделәр. Каникулдагы үсмер улларын әти-әтиләренә тапшырдылар, фатирларында яшәүче бозау чаклы, 70 кг чамасы авырлыгы булган «дог» токымлы этләрен минем карамакка калдырдылар. Бөтен уңайлыклары булган фатирга дурт аяклы яңа дустым белән яшәргә күчеп, рәхәтлеккә ирешермен дип уйлаган идем. Юк икән бит, баштагы планым уңышсызлыкка очрады. 

Хуҗалар өйдә вакытта эт мине үз итте. Ләкин алар, кече дусларын ят кешегә ташлап киткәч, ул мине фатирга кертмәде. «Инде ничек этне үземә ияләштерим икән?» – дигән беренче проблемалы сорау башта пәйда булды. Циркта эшләгән чорда үзара аралашып йөргән Василий исемле ветеринар бар иде. Шул танышым искә төште, телефонын эзләп-табып, шалтыраттым, үземнең мәшәкатьләремне, гозеремне аңа җиткердем. Василий миңа бик акыллы киңәшләрен бирде: «Башта кечкенә кубикларга ит тура, аларны табада җиңелчә кыздырып ал. Фатирга кинәт кермә. Ишекне әз генә ачып, 1-2 кисәк итне эткә ат. Аны ашыкмыйча 2-3 тапкыр кабатла. Бераздан: «Дустым, сине ташлап киттеләрме? Аңлыйм хәлеңне, әйдә дуслашыйк!..» – дип, тыныч тавыш белән сөйләнә-сөйләнә, саклык белән кер. Эт кешене аңлый торган акыллы хайван. Ләкин аның күзенә карама! Гел аңа ит кисәге биргәлә. Үзеңне тыныч тот. Аңа бервакытта да кычкырма һәм сукма. Этләр бик үчле булалар. Шуны онытма!» – диде.

Василий биргән алтын киңәшләрне тотып, нәкъ ул кушканча җиренә җиткереп, эшләдем дә. Эт мине фатирга кертте. Ләкин үземне гел күзәтеп торды. Проблемалар бер-бер артлы туа торды.

Хуҗалар киткәнче яңгыр яуган көнне пычракка буялып кайткан этнең аякларын ничек газапланып юганын күзәткәнем булган иде. Алар аны этә-төртә кертеп, өстерәп диярлек ваннага бастырды, көч-хәл белән пычрак аякларын юды. Эт нык карышты, ризасызлык белдереп, ырылдады.

Кич-кырын үзем дә бу проблемага юлыктым: «Ничек итеп аның аякларын юарга?» Тагын танышыма мөрәҗәгать иттем. Василийның: «Ишектән керүгә, ванна ишеген ачып, эчкә уз һәм эткә ит кисәге каптыр. Ул синең янга кергәч, ванна эченә бас. Эт синең арттан кабатлар. Син аны гел ит белән сыйлап, кызыксындырып тор. Су җибәреп, аякларын ю» – дигән икенче киңәшен нәкъ ул өйрәткәнчә эшләдем һәм теләгемә ирештем. Өченче тапкыр шулай кабатлагач, этем урамнан кайтуга ванна бүлмәсен кереп басты, рәхәтләнеп аякларын юдыртты. Мин дә аны гел ит кисәге белән сыйлый идем.

Өченче проблеманы икенчесе белән параллель рәвештә тормышка ашырдым. Этем залдагы диванга килбәтсез итеп сузылып ята да, ялкау ирләр кебек гырлап йоклап китә иде. Миңа аның бу гадәте бер дә ошамады. Ләкин ничек биздерәсен үзем белмим, тагын Василий танышым ярдәмгә килде. Аның чираттагы киңәше: «Эт йоклап китүгә, тузан суырткыч – пылесос – кабыз. Кинәт пәйда булган көчле тавыш эткә нык тәэсир итәчәк», – диде. Мин дә шулай эшләдем. Гырлап яткан этем, тузан суырткыч тавышын ишетүгә, диваннан сикереп төште һәм ачуланып тавыш чыгарган әйбергә карады. Шул рәвешле башка диванга бөтенләй якын килмәде. Гел үз келәменә ятып йоклады.

Дүртенче проблема ризык белән бәйле булды. Мин кухняда ашап утырганда эт гел сырпаланып, янымнан китмичә, миңа тынычлап ашарга ирек бирмәде. Чишелешне тагын ветеринар танышым әйтте. Ә ул бик гади икән! Балаларны иң беренче ашаткан кебек, миңа да башта этне ашатырга кирәк булган, ләбаса. Бала-чагасы булмаган, ялгыз ир-атның башына бу уй каян килсен инде?! Шулай итеп бу хәл дә җиңел генә чишелде.

Эт белән урамда йөрергә 2 тапкыр: иртән һәм кичен гел бер вакытларда чыга идек. Исерекләрне яратмады ул, мәчеләрне куды, үзенә өрүче башка этләргә карата битарафлык күрсәтте. Көн дә иртән якындагы стадионда миңа кушылып йөгерде. Адымнарыма карап, аякларын атларга өйрәнде: мин уң аяктан атласам, ул да уңнан, сулдан атласам, ул да сулдан атлады.

Шул рәвешле, эт миңа тиз күнекте, без чын дусларга әйләндек. Үзем дә аңа бик нык ияләштем. Завод эшем 300 метр чамасы гына ераклыкта булгач, көндезге аш сәгатьләрендә дә этне карап килерлек җай таба идем.

Бер айга дип киткән хуҗалар ике айдан артык йөреп кайттылар. Хуҗасына этнең бөтенләй исе китмәде, бары минем боерыкларны үтәвен дәвам итте. Андагы бөтен төр үзгәрешләрне күреп, гаилә башлыгы: «Бу безнең эт түгел, син аны, ниндидер сәбәпләр аркасында алыштыргансың, шуңа безне танымый», – дип аптыратты. Ә уллары кайтып кергәч, этнең ничек шатланганын белсәгез иде! Бары шул мәлне генә хуҗа кеше аның үзләренеке икәненә төшенде.
Хайваннарда да хис бар шул. Аларда да стресс була: хыянәтне, ташлап китүне, кешеләр кебек, бик авыр кичерәләр. Минем дустым да, үзен ят кешегә калдырып, озакка киткән хуҗаларына нык үпкәле иде.

Чыннан да хайваннарга карата мәрхәмәтле булу – кешелеклелек билгесе. Түземле, сабыр булып, аларны бары яхшылык белән үзеңә ияләштерергә була. Эт тә мине хайваннарга яңача карарга өйрәтте дияр идем.

Тагын шунысын да әйтми калалмыйм, динебез буенча йортта эт асрарга ярамый. Андый фатирга рәхмәт фәрештәләре керми әйләнеп уза, йортның бәракәте кача. Шуңа да аның урыны – ихатада, ягъни ишек алдында булырга тиеш. Әгәр дә шәригать кушканча яшәргә телибез икән, бала-чага сорый дигән сәбәп табып, йортыбызга эт кертергә кирәк түгел!


Шәфкать Ганиев


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булган хәл