Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Фәнизә Нәгыймова: «Солдатлар ашларыбызны бик ярата!» - ФОТОЛАР

Шәһәрдәшләребез Фәнизә Нәгыймова, Римма Гайфуллина, Фәнис Мостафин, Фоат Гайфуллин, Лиана Гайфуллина хәрби операциядәге егетләребез өчен төрле продуктлардан тиз пешә торган коры ашлар әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар.

Аларга Татьяна, Рәсимә, Гөлфия ханымнар да даими килеп булыша. Әлеге эшләрне оештыручылар, коры ашларны үз фатирларында әзерләүче кешеләр – Фәнизә апа Нәгыймова һәм аның иптәше Фәнис Мостафин. Фәнизә ханымның үз улы да бүген хәрби операциядә.  

 «Башта бик авыр булды»

– Былтыр җәй улым үз теләге белән СВОга китте. Аңа 47 яшь. Ул минем аучы, корал белән эшләгән кеше. «Әни, елама! Мин барырга тиеш! Яшь малайлар бара бит! Ә мин күпне күргән. Без бармасак, сезне кем яклар соң?» – диде ул миңа. Яшермим, беренче көннәрне бик авыр булды! – дип сөйләп китте Фәнизә Мусаевна. 

Фәнизә ханым улы СВОга киткәнче үк хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрү юлларын эзли башлаган. Улы да фронтка киткәч, бу эшкә ныклап тотынган. 

– Башта шәһәрдәшләрдән өс киемнәре, азык-төлек җыеп озаттык. Фронтта бит бөтен нәрсә кирәк! Баштарак бераз кыенлыклар булды: посылкаларны җыеп куябыз, ә кая җибәрелә ул, кем аша китә, солдатларга барып җитәме – анысын белеп булмый иде. Аннары бу эшне оештыруга үзем алындым. Хәзер посылкаларны Алабуга кызлары аша җибәрәбез. Алар белән гел элемтәдә. Бүген безнең төркем карамагында өч полк, без егетләргә исемнәрен язып посылкалар җибәрәбез. 

Коры ашлар ясап җибәрү дә фәкать минем идея. Улым да моны хуплады. Пешерү бик җайлы да, тиз дә. Коры масса өстенә кайнар су саласың да, 15 минуттан нәкъ өйдәге кебек аш әзер дә була. Бүген без 10нан артык төр аш (ике төрле борщ, рассольник, солянка, харчо, борчаклы, макаронлы, витаминлы, кабак белән крем-аш, ике төрле кәбестә ашы) әзерлибез, бөтен яшелчәләрне киптерәбез, авырлыгын үлчибез дә пакетларга тутырабыз. Рецептларын да үзем булдырдым, кайсыларындыр интернеттан карадым. Коры аш әзерләү җиңел эш түгел, бик күп көч һәм вакыт сорый. Иң башта бөтен яшелчәләрне яхшылап юабыз, пешерәбез, иттарткыч аша чыгарабыз, киптергечләргә куябыз, киптерәбез... Яшелчәләрне киптерергә бер тәүлек вакыт кирәк. Шул вакыт эчендә аны ничә тапкыр әйләндерү мөһим. Мин кирәкле вакытын үткәреп җибәрмәс өчен будильник куеп ятам. Әз генә соңга калсаң, яшелчә көяргә дә мөмкин, – дип аңлата Фәнизә ханым. 

«Аш ясауның үз тәртибе бар»

Кишер, чөгендер фольгага төреп пешерелә икән, бәрәңгене кабыгы белән пешерәсе. Төрле тәмләткечләрне, сохарины киптерүнең дә үз тәртибе бар.

– Бер пакетка ике кешегә җитәрлек аш тутырабыз. Егетләребез иптәшләре белән бергәләп ашарлар дибез. Туган яктан килгән ризыклар янына җылы сүзләр язылган хатлар да куябыз. Солдатларның сугышчан рухын ныгытуда бу бик мөһим дип саныйбыз, ерак җирләрдә якыннарыңның, шәһәрдәшләреңнең ярдәмен, җылысын тою бик кирәк.

Ризыкларыбыз әзер булганнан соң, пакетларга тутырабыз. Һәр пакет өчен аерым этикетка кисәбез. Ул этикеткада пакетта нинди аш булуы, аның составы, ничек пешерергә кирәклеге языла. Солдатларыбыз нинди ризык ашаганын белеп торсын өчен эшләнә бу. Аннары барысын да тартмаларга тутырабыз, күпме санда аш әзерләнгәнен санап куябыз. Шунда ук мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы сабыйларының ясаган рәсемнәре, язган хатлары да салына, – диләр апалар.

«Ярдәм итүчеләр бар»

Фәнизә ханымнан махсус киптерү аппаратларын каян, ничек алуы, көненә ничә порция аш әзерләүләре турында сорашам.

– Минем киптерү җайланмаларым бар иде инде. Соңрак тагын китерделәр. Көненә 700ләп порция коры аш ясыйбыз. Солдатларга фронтта йод җитми дип уйладым да, кайбер ашларны ламинарий (диңгез кәбестәсе) белән дә ясый башладык. 

Аның бит ярдәм итүчеләре дә табыла, безгә нәрсә генә китермиләр монда, бер нәрсә дә әрәмгә китми. Whatsapp төркемендә «Поддержим наших» һәм «Челны СВОих не бросают!» дип аталган махсус чатларыбыз бар. Хәрбиләргә нәрсә кирәк, ниләр әзерлибез, кайчан җибәрелә – биредә гел хисап тотабыз. Солдатлар да безнең телефон номерларын белә, безгә рәхмәт сүзләре язалар. Алар күптәннән үз балаларыма әйләнделәр инде! Аннары миңа Чаллының ВДВ төркеме егетләре язды, алар да булышып тора. «Без фронт сызыгында түгел, әмма дусларыбыз шунда. Безнең дә ярдәм итәсебез килә», – диделәр алар беренче көннән үк. Әле менә иттарткыч кирәк иде, алар аны да сатып алып бирделәр, – ди әңгәмәдәшем.   

«Солдатлар крем-балны да бик ошата!»

Фәнизә Мусаевна балдан витаминлы масса ясаулары турында да сөйләде. Балны камыр баса торган аппаратта берничә минут әйләндереп торып, аны ак төскә китерәләр икән дә, аңа киптерелгән яки катырылган җиләк-җимешләр, я булмаса кайнатма кушалар. Крем-бал килеп чыга. Аны да солдатлар бик ярата икән. Апалар үзләре шефлыкка алган полкларны чәй белән дә тәэмин итеп торалар. Моның өчен фильтр-пакетлар сатып алалар. Шул пакетларга чәй, төрле үләннәр, алма-апельсин кабыкларын киптереп салалар.  

– Бүген бөтен пенсиям солдатларга ярдәмгә китеп бара. Җитмәсә, квартплата да ике тапкыр күбрәк чыга, суы да, электры да «оча» гына. Тик мин зарланмыйм! Хәрбиләргә безгә караганда күп тапкыр авыррак. Инде берүк тынычлык урнашсын иде, – дип өсти ул.  

«Окоп шәмнәре аеруча кирәк!»

Фәнизә ханымның тормыш иптәше Фәнис әфәнде күбрәк окоп шәмнәре ясауда катнаша. Аның бар технологиясен өйрәнгән. Ул бу эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтә.

– Гаиләбез белән шул эшләрдә инде без. Ярый әле булышырга килүчеләр бар. Эш гөрли биредә: беребез пешерә, икенчеләребез угычтан уа, чистарта, сохари ясый. Төнге уникеләргә, берләргә кадәр эшлибез. Әмма арыганлык сизелми, чөнки ризыкларыбыз килеп җиткән дигән хәбәр куандыра, безгә көч өсти. «Бик тәмле ашлар җибәргәнсез, өй ашын күптән ашыйсыбыз килә иде», – диләр фронттагылар. Окоп шәмнәре дә ясауны бик кирәкле эш дип саныйбыз. Алар ярдәмендә солдатлар киемнәрен дә киптерә, ашарга да пешерә, салкында җылына да, – ди Фәнис абый.

– Безгә ярдәм һәрвакыт кирәк. Ашлар әзерләр өчен яшелчәләр, чәйләр өчен җиләк-җимешләр кирәк, төрле тәмләткечләр, яшел суганы-петрушкасы, савытлар, банкалар, киемнәр, юыну әйберләре... Бөтен нәрсә кирәк. Әгәр безнең белән элемтәгә фермерлар чыкса, артык калган яшелчәләрен безгә биреп барса, нинди зур ярдәм булыр иде! Барысы да Җиңү өчен, барысы да балаларыбыз хакына бит! – ди Фәнизә апа. 

«Бу догалы ризыклар илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тәннәренә сихәт, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде! Туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! Без сезне бик көтәбез, балалар», – диләр коры ашлар ясаучы уңган-булган шәһәрдәшләр.

/ Гөлия Ибатуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев