Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Фидан Мөхәммәтов: «Әти исереп кайтып, әнине тукмап үтерде»

Энекәше белән яшьли ятим калган малай балалар йортына үзе теләп килә.

Тренерыбыз Фидан турында языгыз әле дип, безгә Чаллының Үзәк районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Роза Вәлиева мөрәҗәгать итте. «Шулкадәр акыллы, игътибарлы, сабыр кеше. Язмышы да үзенчәлекле», – дип сөйләде ул безгә. 

Фидан Мөхәммәтов белән очрашып әңгәмә кордык. Чыннан да, газета герое булырлык, күпкырлы шәхес. Аңа 35 яшь. Гаиләсендә фаҗига булганнан соң балалар йортында тәрбияләнгән. Явызлык, ачлык, хыянәт белән очрашырга туры килсә дә сынмаган – гаилә корган, югары белем алган. Ун ел фитнес-тренер, инвалидлар белән шөгыльләнүче реабилитолог булып уңышлы гына эшләгән, бүгенге көндә студентларга белем бирә. 

Шәһәрдәшебез балалар йортында тәрбияләнүчеләргә игътибарны җәлеп итү максатыннан «Мин ятим түгел!» дип аталган марафон оештырып, ерак араларга йөгергән, узган җәйдә Эльбрус тавына менгән. 

– Фидан, балачагыгыз турында сөйләгез әле?

– Мин Башкортстанның Чишмә районы Шиңгәк-Күл авылыннан. Әти-әнием, өч яшькә кечерәк энекәшем Альфред белән Дәүләкән шәһәреннән ерак булмаган тимер юл станциясендә яшәдек. 

Шунда балачагымның иң тетрәндергеч фаҗигасе булды. Әтием эчәргә ярата иде. Бервакыт, миңа 4-5 яшьләр булгандыр, ул исереп кайтып әнине бик каты кыйнады. Безне әни күршеләргә чыгарып, саклап калды. Өч көннән үзе хастаханәдә үлде. Бәхетсезлеккә, фаҗига ял көннәренә туры килгән. Туганнарым әйтүенчә, эш көннәре булып, хирург урынында булса, бәлки аның гомерен саклап калган да булырлар иде.

Берничә ел элек мин ул йортны күреп кайттым. Анда хәзер дә имин булмаган гаиләләр яши. Минем яшьтәгеләр, нигездә, эчүгә сабышкан. Ни сәбәпле шулай бу, аңламыйм. Станция матур табигать кочагында урнашкан, кешеләр өчен эш урыннары да бар, югыйсә.  

Берникадәр вакыт безне әби-бабай карады. Бабам да, кызганычка каршы, эчә иде. Шулай да маллар тотты. Беренче белгечлегем буенча мин ветеринария фельдшеры. Бабайның безне атта йөртүе, бергәләп балык тотуларыбыз истә. Әби мичтә ипи пешерә. Балачагымның кыска, әмма матур мизгелләрендә әтинең безне җилкәсенә утыртып йөрткәне дә, әнинең йоклар алдыннан безгә җырлаганы да бар. 

Озак тормый бабам авырып вафат булды. Безне Чаллыдан әти ягыннан туган тиешле апа тәрбиягә алды. Ул эшли иде, кияүдә, фатиры бар. Чаллы миңа бик ошады. 47нче мәктәптә укыдым. 

Тугыз яшемдә мин әтигә төрмәгә хат яздым. Озын итеп, татарча. Туган апа шул хатны кире алып кайтты да: «Әтиең үлгән», – диде. Энем белән тома ятим калдык.

– Балалар йортына ничек килеп эләктегез?

– Апамның ире авырып үлде. Улын армиягә алдылар, Чечняга эләкте. Апам бик көчле кеше иде, тик авырлыклар берьюлы өелеп килгәндә каршы тора алмады. Шешәгә ияләште. Анда безнең кайгы калмады. Түзәр чамам калмагач, энем белән опека бүлегенә үзебез килдек... Безне «Мәрхәмәт» балалар йортына урнаштырдылар. Директор Галина Сатаевага бүгенгәчә рәхмәтлемен.

Өр-яңа тормыш башланды. Безне һәрьяклап кайгырталар – көнгә өч тапкыр ашаталар, киемнәр чиста, тәртип. Носки, эчке киемнәрне үзебез юа идек. Укуым яхшырды – 9нчы сыйныфны өчлеләрсез тәмамладым. Походларга йөрибез, диңгезгә дә алып баралар. 

Шул ук вакытта балалар йортыннан чыкканда безгә мөстәкыйльлек җитеп бетмәде. Әйтик, мин акча тота белми идем. Яки кеше кушканны гына үти, эшне башыннан азагына кадәр үзем башкарып чыга алмый идем. 10 ел дәвамында фитнес клубларда эшләгәндә боларга өйрәндем. 

21 яшьтә өйләндем. Үз теләгем буенча, аңлы рәвештә. Бер елдан улыбыз туды. 

– Күпләр өчен балалар йорты гаделсезлек, явызлык, ялгызлык дигән сүз. Ә Сез анда булган елларны яхшы яктан гына искә аласыз. 

– Балалар йортында тәрбияләнгән кешеләрнең күпчелегендә үскәч тә ятимлек сыйфатлары кала. Алар үзләрен көчсез, яклаучысыз, кимсетелгән, бәхетсез итеп хис итә, башкалар аларга ярдәм итәргә тиеш дип яши. Ә «дөньяга чыккач» беркемне дә беркайда да кочак җәеп көтеп тормыйлар. Ул гына да түгел, шикләнеп караучылар да бар. Нәтиҗәдә кемдер ачулы, агрессивка әйләнә, кемдер, түзә алмыйча, эчүгә сабыша. Мин кешеләргә карата мөнәсәбәтемне үзгәртә алдым. Шуңа балалар йорты хезмәткәрләрен дә яхшы яктан гына искә алам.

– Ач вакытларым да булды, дидегез. Ничек шулай килеп чыкты?

– Ветеринария училищесын тәмамлагач, мин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә булдым. Шул җәйдә акчасыз калдым. Акча тота белмәвем аркасында стипендияне дә югалттым, беркатлылыгымнан файдаланучылар да булды. Бер тиен сорар кешем дә юк. Доширак тәмләткечләрен суда болгатып эчә идем. Шулай бер-ике атна түзәргә туры килде. 

Тора-бара бергә торган авыл егетләреннән ашарга пешерергә өйрәндем. Тәрбиячебез бөтенебезне җыеп, дөге боткасы пешерергә өйрәтте. Хәзер дә  шуны яратам. Мин тормышым үзгәрсен өчен тырышып укырга кирәклеген аңладым. Һәм реабилитолог һөнәрен үзләштердем. Укуны кызыл дипломга тәмамлап, инвалидларга тернәкләнергә ярдәм иттем.

– Мондый мөһим карар кабул итәргә Сезне нәрсә этәрде?

– Телефонымны да талап алдылар. Миннән өлкәнрәк, көчлерәк ике егет иде ул. Аллаһка ышануым аркасында мин үземне сугышудан да тыйдым. Хәер, соңыннан аларның наркоман икәнлекләре ачыкланды. 

Хәтерлим, тулай торакның буш бүлмәсенә кайттым да, тезләнеп, елый-елый Аллаһка ялвардым, ярдәм сорадым, ул кешеләрне кичердем. «Миңа ярдәм ит, Раббым!» – дип сорадым. Шуннан соң таныш түгел кеше миңа телефон сатып алыр өчен акча бирде. Тора-бара мин теләк-догаларымның кабул була баруын сиздем. Үз-үземә ышанычым, көчем артты, күңел яралары салган кешеләрне, әтиемне кичерә алдым. Туганнарым белән аралаша башладым. Башкалардан ярдәм көтмичә, бар булганым белән үзем бүлешә башладым. 

– Белүемчә, Сез христиан (протестант) динен кабул иткәнсез. Ни өчен Ислам түгел?

– Тормыш юлымда очраган мөселманнар арасында намазга да, догаларга да өйрәтүчеләр булды. Христиан динендәгеләр Аллаһның мине яратуы, кичерүе турында әйтте, бу сүзләр минем күңелемә үтеп керә алды. Хәзер мин шуны аңладым – төрлечә гыйбадәт кылсак та, без барыбыз да бер Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз. Эш ни рәвешле дога укуыңда түгел, уй-ниятең нинди булуда, ихласлыкта.

– Сез профессиональ спортчы булмасагыз да, инде 5-6 ел дәвамында Татарстанда, Башкортостанда ерак араларга йөгерәсез. Моны нинди максаттан эшлисез?

– Җәмәгатьчелек игътибарын балалар йортлары, ятимнәр проблемаларына җәлеп итү өчен. Тәрбиягә алган балаларны кире кайтармасыннар иде. Кешеләр моның никадәр җаваплы эш икәнен алдан уйласын иде.

Әти-әнисез тәрбияләнүче балаларга иң мөһиме игътибар, аралашу кирәк. Акчалата түгел, белемнәрегез белән бүлешеп тә ярдәм итәргә була. Ничекме? Якындагы балалар йортына барыгыз да малайларны-кызларны үзегез белгән эшкә өйрәтегез. 

– Эльбрус тавына 5642 метр биеклеккә менгәндә иң көчле тәэсирегез нинди булды?

– Тауга менгәндә алда көчсезрәкләр бара. Бервакыт миннән ярдәм сорадылар һәм мин төркемебезне җитәкләдем. Ә анда миннән өлкәнрәкләр һәм уңышка ирешкән эшмәкәрләр, хәтта миллионерлар да бар иде. Шушы мизгелдә минем күземә яшьләр килде. Үз-үземә: «Мин – үткәннәре үкенечле булган гади авыл малае, ятим, нинди кешеләр белән бергә, кулыма флаг тотып үргә атлыйм. Максатым – игелекле эш башкару. Һәм мин моны булдырдым!» – дидем.

– Бүгенге көндә Сез Чаллы Дәүләт педагогика университеты каршындагы көллияттә белем бирәсез. Ни өчен эшегезне алыштырдыгыз?

– Үсәсем килде. Хәзер мин белемнәрем һәм бай тәҗрибәм белән уртаклашам. Төрле имгәнүләре булган кешеләр дә тормышка яраклаша, хәрәкәттән тәм табып яши ала. Моның өчен аларга тиешле массаж, күнегүләр ясарга кирәк. Минем студентларым шундый белгечләр булачак.

Күпчелек укучыларым татарлар. Күптән түгел үземә максат куйдым – алар белән туган телләрендә аралашачакмын. Татар телен искә төшерү өчен җыр өйрәнәм. Салаватның «Уфтанма»сын сайладым. Җырлый башлауга күзләремә яшьләр килде – кисәк кенә балачагым, әкрен генә көйләүче әбием, әнием күз алдына килде. Туганнарым әниемнең җырларга яратканын сөйләгән иде. Шул вакытка кайткандай булдым, хәтта сулышым иркенәеп китте.

Мин яңалыкларны үзләштерергә, укырга яратам. Әле укырга кергәнче үк китапханәгә йөри идем. Мәктәп чоры кырыс 90нчы елларга туры килде – җинаятьчел төркемнәр, урам сугышлары. Без кечерәкләр урамда чабышып йөрибез, шунда ук ОМОН килеп, өлкәнрәкләрне алып китә. 

Балалар йортына килгәч тә, мин китапханәгә бардым. Рәхәт иде анда. Хәзер дә китап укырга яратам. Күптән түгел Виктор Франклның «Тормышка “Әйе!” дип әйтү: психолог концлагерьда» («Сказать жизни “Да!”: психолог в концлагере») дигән әсәрен укый башладым. Минем тормышымдагы кебек киртәләрне үтүгә, авырлыкларны җиңүгә багышланган китаплар игътибарымны җәлеп итә.

 – Үкенечләрегез бармы?

– Әтиемне исән чагында күрә алмадым. Очрашып, сөйләшер идем.  Апа ике ел элек үлде. Аңа рәхмәтләремне җиткерер идем.

– Энекәшегез белән аралашасызмы?

– Ул холкы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә әтигә охшаган. Хәтта эше дә тимер юл белән бәйле. Югыйсә, ул әтине бөтенләй хәтерләми. Ә мин, туганнарым әйтүенчә, әнигә ошаганмын. Шөкер, энем дә, мин дә социаль торак ала алдык, приватизация ясаттык. Һәркайсыбыз аерым яши. Тик, кызганычка каршы, соңгы елларда ул элемтәгә чыкмый, аралашмыйбыз.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев