Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Язмаларда - язмыш

«Газиз ярым мине яшьрәккә алыштырды»

Беренче вакытларда үземне кая куярга, нишләргә белмичә бәргәләндем.

       Ниндидер сәбәпләр аркасында, язмышлар ярында япа-ялгызы басып калганнарның йөрәк түрендә нинди хисләр, кичерешләр ята? Гомумән, нәрсә соң ул ялгызлык? Язмышыңа язган халәтме, әллә инде белеп һәм белмичә үз кулларың белән кылган ялгышлыкмы? Аннан котылу чарасы, ягъни дәва бармы? Язмамның герое Гөлчирә ханым аның чарасын да, дәвасын да тапкан. 

      – 9 ел бергә яшәгән тормыш иптәшем бернинди сәбәпсез аерылышырга гариза биргәч, берничә көн аңсыз-миңсез йөрдем. Мәңгегә бергә булырга дип вәгъдәләр биреп кавышкан газиз ярым мине яшьрәккә, чибәррәккә алыштырды, – дип башлады ул үзенең тормыш кыйссасын. – Бәлки балабыз булмау да сәбәп булгандыр. Тик ничек кенә булмасын, бик авыр кичердем мин аның хыянәтен. Җайга гына аккан тормыш дәрьям бер мизгелдә чайкалып-чайпалып, ярларыннан түгелде... Тик башкалар яши бит әле, тора-бара мин дә күнегермен, ияләшермен, дип, үз-үземне тынычландырырга тырыштым.
      Ә ирсез тормышым элек уема да кереп карамаган кыенлыклардан башланды. Хәтта нинди ризык яратканымны да белмим икән бит! Чөнки гаилә тормышының беренче көненнән мин тулысынча аңа яраклаштым, ул яраткан, аның күңеленә хуш килгән ризыкларны гына әзерләдем. Ул минем кояшым да, аем да иде. Һәм шушы яктылык бер мизгелдә гөлт итеп сүнде. Беренче вакытларда үземне кая куярга, нишләргә белмичә бәргәләндем. Тагын бер кыенлык: кибетләргә дә ялгыз йөрүдән бизенгән булып чыктым. Чөнки без бөтен җиргә ирем белән бергә йөри идек. Кибеттән, базарлардан атнага җитәрлек азык-төлекне гөрләшә-гөрләшә сайлап алып кайту матур гадәткә әйләнгән иде. 
       Тик барысыннан да кыенрагы ялгызлык булып чыкты. Эш атнасы әле кешеләр арасында, хезмәттәшләр белән бергә сизелмичә үтеп китә. Ә менә ял көннәрендәге бушлыктан бүре булып улардай булам. Элеккеге гаилә дуслары белән очрашу да җан тынычлыгы бирми. Чөнки алар барысы да парлы. Ә ялгызым гына каядыр барып, җан тынычлыгы табарга, бәйрәм чараларына йөреп, күңел ачарга өйрәнмәгән. Андый ахирәт дусларым да юк. Өйдә үземә юаныч табып, чигеп-тегеп утыра торган кеше дә түгел мин. Китап уку да куандырмый. Иң мөһиме, үземә игътибарым да кимеде. Элек матур итеп киенергә, бизәнергә ярата идем. Иремә охшар, аны яраттырыр өчен. Ә хәзер кем өчен матур булырга тиеш соң әле мин, дип, тәмам төшенкелеккә бирелдем. Хәсрәт йотып, ябыгып калган гәүдәмдә киемнәрем дә капчык кебек салынып тора башлады. Ә кибеткә барып, яңасын сайлап алырга күңелем үсми... 
       Үз-үземне кызгану, кимсенү хисләре белән бергә бәхетле гаиләләрдән көнләшү дә барлыкка килде. Иң беренче чиратта, элекке иремә һәм аның яңа мәхәббәтенә карата. Ачуымнан альбомда сакланган бөтен фоторәсемнәрне, безнең бәхет мизгелләрен искә төшереп торган сурәтләрне барысын да җыеп яндырдым. Хәтта ул бүләк иткән истәлек әйберләрен дә утка аттым...Тик канәгатьләнү хисе алмадым. Ял көннәрендә елап диванда яту көндәлек халәтемә әйләнде. Тора-бара бөтенләй үз эчемә бикләндем. Беркемне дә күрәсем килмәде. Хәтта телевизордагы тапшыруларга да үртәлә идем. Эштә дә юктан гына кызып китә башладым. Шулай үз-үземне «ашап яшәү» сәламәтлегемне тәмам какшатты. Башымның авыртуына түзеп булмый. Ашказанымда яра ачылды. Тәнем аллергияле тимгелләр белән капланды. Иң аянычы, шушы халәтемдә мин инде эшли алмый башладым. Баш хисапчы булып озак еллар бергә эшләгән Фәния апага рәхмәт. Каршысына утыртып, әниләрчә (үз әнием мин институтны тәмамлаган елны дөнья куйды) сабыр итәгатьлелек белән үгет-нәсихәт бирде. Айнытырлык итеп, акыллы  дәлилләр китерде, шушы «бәхетсез»  халәтемнән үземнән башка беркем дә тартып чыгармаячагына инандырды. 
      Тәҗрибәле психолог белән  дәвалау курслары узганнан соң, эшкә мин бөтенләй икенче кеше булып чыктым. Гәүдәмә килешеп торган матур костюмнан килеп керүгә, хезмәттәшләрем барысы да аһ итте. Мин үзем дә яңа халәтем белән бик горур һәм бәхетле идем. Шул көннән баш-аягым белән эшкә чумдым. Җитәкчемә рәхмәт: заданиеләрне өеп кенә торды. Эшем күп булу, беренчедән, психологик яктан чыныктырса, икенче яктан, материаль хәлемне ныгытты. Башта бөтен гардеробымны яңарттым. Аннан соң машина йөртергә өйрәндем. Җыйнак кына хатын-кыз машинасы алып җибәрдем. Эшкә дә шуның белән йөрим.  
       Гомумән, тормышка, кешеләргә карата мөнәсәбәтем үзгәрде. Иң мөһиме, үз-үземне яратырга өйрәндем. Ял көннәрендә матур итеп сервизлап үземә-үзем бәйрәм өстәле әзерлим. Иртәләрен көн саен гимнастика ясыйм, бассейнга йөрим. Якшәмбе көннәрендә гаилә дусларым, аларның балалары белән гөрләшеп чаңгыга чыгабыз. Коллегаларым белән концертларга йөрим. Барлык дусларым белән мөнәсәбәтләремне яңарттым. Алар бүгенге көндә пыр тузып миңа тиң пар эзлиләр. Мин каршы түгел. Эчми торган, яхшы холыклы һәм хатын-кызның кадерен белә торган кеше белән нигә әле тагын бер тапкыр бәхетемне сынап карамаска! Миңа бит әле 34 кенә яшь.
       Әле онытып торам: күптән түгел урамда элеккеге иремне очраттым. Ул миңа нәкъ яшь чактагыча «син шулкадәр матур», дип, комплимент әйтте. Бәхетсезлегенә зарланды, кабат кайтасы килүен әйтте. Тик мин аның өчен җанымны бирергә дә әзер торган элекке Гөлчирә түгел шул инде. Рәхмәт әйтеп елмайдым да китеп бардым. Ә минем баштан үткәннәр бәлки кем өчендер тормыш дәресе булыр, – дип,  гыйбрәтле дә, кызыклы да хикәятенә вакытлыча нокта куйды Гөлчирә. Яңалык булса, шалтыратырга вәгъдә бирде…

Рәзинә Насыйбуллина

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев