Гыйбрәтледер тормыш мәлләре...
Ява яңгыр. Дулый-дулый, котыра-котыра ява. Әйтерсең лә, юлдан үткән машиналарны агызып алып китәргә тели.
Мин борылышта торам. Үч иткәндәй, машинам ватылды да, аны юлдагы сервиска кертеп калдырырга туры килде. Иртәгә төш вакытына килергә кушып, машинаны алып калдылар. Җәяү кайтып җитә торган түгел, шактый кайтасы бар әле. Яңгыр туктарга уйламый да. Бөтен киемгә үтте су. Җитмәсә, суытып та җибәрде, калтырата. Бу урын хәтәр, юеш вакытта тиз генә туктый да алмыйсың, машинаң чалулап, юл кырыена төшеп каплануың да бар. Шуңа күрә, күпме генә кул күтәреп торсам да, бер машина да туктамый. Тыз да быз үтеп торалар. Инде тешләр тешкә тиеп, шакылдаган тавышлар чыга башлады. Болай булса, салкын тидереп, вирус белән китеп баруым да бар... Яшь бит әле мин... Үләсе килми... Узган ел гына өйләнгән идем, тиздән хатыным бала алып кайтырга тиеш... Баламны күрми дә үлеп китәрменме?.. Әнә, кап-кара иномарка килә! Ни булса да булыр, каршысына чыгып кул күтәрәм... Юк, туктамады, кырыйдан әйләнеп узды. Йа Раббым! Нигә бу машинаны туктатмадың инде, катып үләм бит хәзер! Шулай дип әйтеп тә бетермәдем... Туктады! Кире чигенеп килеп, минем каршыга килеп туктады!
– Садись, дорогой!
Әле ярый арткы утыргычлары күн белән тышланган икән, лычма киемнәрем белән кереп чумдым затлы машина эченә. Бераз баргач, җылынгандай булдым. Сөйләшеп киттек. Көньяк кешесе булса да, татарча яхшы белә икән.
– Нишләп йөрисең мондый яңгырда? Бик соң бит инде.
– Мин мәчеттән кайтып киләм, ястү намазыннан.
– Мәчеткә йөрисең, димәк.
– Узган ел имам итеп куйганнар иде, Аллаһ колы, халыкка хезмәт итүче мин.
– Шулай ерактан килеп йөрисеңме?
– Бер өйрәнгәч, берние юк аның, барасы гына килеп тора. Асфальт юлдан җилдергәндә ярый... Машинам бар, җәяү йөрмим, бүген ватылып калды әле, сервиска кертеп калдырдым.
– Мәчеткә йөрүчеләр бармы соң?
– Бик күп булмаса да, йөреп торалар. Кайвакытта гозерләре төшкән кешеләр дә килә. Догалар белән өшкереп, тынычландырып җибәрәм үзләрен.
– Карале, син минем дустым Мозаффарга да дога укы әле. Проблемалары бик күп аның: гаиләсендә дә, бизнесында да. Син Аллаһка якын кеше бит. Ул сине ишетми калмас.
Мозаффар өчен чын күңелдән дога кылдым. Хәдисләр китердем, риваять сөйләдем.
Миңа төшеп калыр вакыт җитте. Моннан безнең юллар аерылырга тиеш. Саубуллашыйм дип башымны күтәрсәм, юлдашым елап утыра! Күз яшьләре тыелгысыз рәвештә акканга да тартынмый.
– Син үзеңнең әле генә нәрсә эшләгәнеңне аңладыңмы? – ди бу миңа.
– Нәрсә булды? – дим куркып кына, машинаның утыргычын юешләгән өчен ачуланадыр дип уйлыйм үзем.
– Син бит мине коткарып калдың! Мозаффар – мин ул! Мин урманга асылынып үләргә дип бара идем. Сине күреп алдым да, гомеремдә иң соңгы булып очраган кеше белән сөйләшим ичмасам дип уйладым. Әйдә, күрсәт кайда яшәгәнеңне, – дип, ул мине йортым каршына кадәр алып кайтты. Акча бирмәкче булды – алмадым. Алайса дога сиңа килешмәс, дидем.
Без аның белән бик озак сөйләшеп, ирләрчә елашып утырдык. Ул миңа үзенең эчендә җыелган бар хикмәтен чыгарып салды. Эчен бушаткач, минем ничек яшәвем, матди хәлем хакында сорашты. «Тормышым начар түгел, Аллага шөкер, зарланмыйм. Иртәгә машинамны сервистан алсам, бөтенләй түгәрәкләнә», – дидем мин.
Мозаффар минем белән саубуллашып, башындагы чүп-чар уйлардан арынып, бәхетле булып, гаиләсе янына кайтып китте.
Икенче көнне инде машинаны карап бетергәннәрдер, барырга кирәк, өйлә намазына өлгерәсем бар дип уйлаган гына идем, капка төбенә ялкылдап торган машина килеп туктады. Артыннан тагын бер машина... Өч-дүрт егет машинадан чыктылар.
– Абзый, кабул итеп ал. Машинаңны таныйсыңмы? – диләр.
Үзләре шырык-шырык көләләр.
Машина минекенә охшаган да, охшамаган да, әллә буяганнар да инде. Машинаның эче дә ялкылдап тора, тышы да.
– Юк, танымыйм, минеке түгел бит бу машина, – дим.
– Синеке инде, синеке. Мозаффар абый шундый итеп ясарга заказ бирде. Акчасын да үзе түләде. Рәхәтләнеп йөр, абзый, мулла да икәнсең әле, – ди берсе.
– Икенче юлы машинаңның берәр җире ватылса, туры безгә кил, бушка төзәтеп бирәбез. Мозаффар абый шулай кушты, – дип, егетләр китеп баргач, шактый уйланып тордым.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, могҗизасы. Югыйсә, мин әллә ни эшләмәдем дә бит. Бары тик авыр хәлдә калган адәм баласы өчен чын күңелдән дога кылдым...
Мөнирә Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев