Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хыянәттән дәва бармы?

Мәхәббәт һәм хыянәт. Болар - гасырлар дәвамында гаилә язмышын, бәхетен һәм киләчәген хәл итүдә иң мөһим роль уйнаучы, ике кешене бәхетле яки бәхетсез итүче хиссияти кичерешләр генә түгел, җәмгыятьнең рухи халәтен, иминлеген билгеләүче кыйммәтләр. Бүген ачып җибәргән яңа сәхифәбезне әнә шул кыйммәтләргә карата ике төрле караш, ике фикерне күзаллаудан башларга...

Мәхәббәт һәм хыянәт. Болар - гасырлар дәвамында гаилә язмышын, бәхетен һәм киләчәген хәл итүдә иң мөһим роль уйнаучы, ике кешене бәхетле яки бәхетсез итүче хиссияти кичерешләр генә түгел, җәмгыятьнең рухи халәтен, иминлеген билгеләүче кыйммәтләр. Бүген ачып җибәргән яңа сәхифәбезне әнә шул кыйммәтләргә карата ике төрле караш, ике фикерне күзаллаудан башларга булдык. Хәерле сәгатьтә, кадерле укучыларыбыз! Барыгыз да яраткан газета битләрендә кызыклы әңгәмәгә рәхим итегез.

"Хатын-кыз бәхете сыңар канатлы була алмый һәм булырга тиеш тә түгел. Мин бу сүзләрне үзәгемә үткәнгә әйтәм", - дип яза Тукай районыннан даими укучыбыз Хәлимә ханым (исемнәр үзгәртелде).

"Безне, сеңелем белән икебезне, әни ялгызы гына үстерде. Гөлләр кебек киендереп йөртсә дә, мәктәптә иң яхшы укучылар рәтендә булсак та, күңелнең бер чите барыбер китек булды. Хәтта эчкече әти белән үскән яшьтәшләр дә күпмедер дәрәҗәдә бәхетлерәк тоела иде миңа.

Гел елмаеп кына торучы, алтын куллы чибәр әтиебез икенче хатынга чыгып киткәндә, миңа 8 яшь, ә Рәилә сеңелемә 5 яшь тә тулмаган иде. Кечкенә булсам да, бик авыр кичердем мин әтиебезнең хыянәтен. Хәер, гаеп анда гына булды микән? Соңгы вакытларда мин бу хакта бик еш уйланам...

Мәрхүмә әниебез уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге өстенә, бик тә горур кеше иде. "Ялгыштым, бүтән булмас, балалар хакына кичер мине", дип тезләнеп, елап диярлек гафу үтенгән әтиебезне кичермәде ул. Шул көннән аның өчен безнең ишек ябылды. Туган көннәребездә бүләкләр тотып килгәндә дә капкадан ары уздырмады аны әни. Озак та үтми, яңа гаиләсе белән шәһәргә күчеп китте ул. Дөрес, без үсеп җиткәнче алиментларын бер көнгә дә чигермичә түләп килде. 18 яшемә ул бүләк иткән алтын чылбыр да минем өчен иң затлы һәм иң кадерле бүләк булды. Беренче вакытларда бик тә сагындым, хәтта төшләремдә елап уяна идем. Начар кеше түгел иде лә әтиебез. Исереп, рисвай булып та йөрмәде. Безне дә бик ярата иде. Ничек, ни сәбәпле башка хатын-кыз белән чуалган - анысы безнең өчен караңгы. Әнинең бу хакта сүз кузгатканы булмады. Ләкин гомере буе аны гына яратып яшәгәнен бик яхшы беләм. Каты авырудан сүнеп барган мизгелендә әтиебезнең исемен еш кабатлады ул. "Чакырыйкмы соң? - дигәч, - юк, ул мине матур килеш исендә калдырсын. Күмгәч кенә хәбәр бирерсез", - диде. Әтиебез чардуганын да, ташын да үзе куйдырды. Ел саен әниебезнең үлгән көнендә каберен зиярат кылырга кайта. Елашып искә алабыз кадерлебезне. Үпкә булмаса да, үкенеч китми күңелдән. Бер рәхәт тә күрмичә, оныкларын иркәләп сөю бәхетен дә татымыйча китеп барды бит, дип сыкранабыз...

Балачак, үсмер вакытларны искә төшергәндә, күзләремә мөлдерәп яшь тула. Башка балалар кебек көннәр буе дөньябызны онытып уйнаулар тәтемәде безгә. Кечкенәдән авыл тормышының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә уралып, шул эшләр эчендә кайнап үстек. Җәйге-көзге киеренке көннәрдә бигрәк тә. Сеңелем белән иртәдән кичкә кадәр малын да карап, бакчадагы яшелчәләргә су да сибеп, ашарга да өлгертеп, әнинең фермадан кайтуын көтеп ала идек. Тын ала алмаслык челләдә гектарлап бүленгән чөгендерен дә эшкәртергә туры килде. Кышкы озын төннәрдә шәлен дә бәйләдек, авыл кешесенә бишмәт тә сырдык. Әни белән бергә чын тормыш мәктәбен үттек.

Ләкин... мин үз балаларымның мондый авыр сынаулар үтүен теләмәс идем. Әнине дә һәрчак кызганып искә алам. Гомере буе кешедән ким-хур булмаслык итеп яшәргә тырышты. Башын да күтәрергә вакыты булмады, эшләде дә эшләде. Инде тормышлар җайланып, әниебезне кадер-хөрмәттә генә яшәтербез дип ниятләгәндә, пенсиягә чыгып, ял итәргә дә өлгермичә, мәңгелеккә китеп барды... Тәне дә, рухы да талчыккан булган, күрәсең... Әле дә хәтерлим: ул бит иң авыр вакытларда да әтиебезнең туганнарының, аның әти-әнисенең ярдәмен кабул итмәде. "Безгә алардан берни дә кирәкми, үзебез дә менә дигән итеп яши алабыз", - дия иде. Тик андый ук горурлык кирәк микән соң хатын-кызга? Зирәк акыллы, хәйләләп җайлаша белүчеләр тормышта җиңелрәк яши түгелме?! Бүген минем яхшы фатирым да, машинам да, дөнья буйлап сәяхәт итәр мөмкинлегем дә бар. Барысына да үз тырышлыгым, үҗәтлегем бәрабәренә ирештем. Ике югары белемем бар, яхшы урында эшлим. Ләкин ни өчендер боларның берсе дә миңа ихлас куаныч китерми. Иң аянычы, 35 яшемдә мин ялгыз. Минем таләпләргә җавап бирүче, уңган да, кешелекле дә, эчми-тартмый да торган яхшы холыклы егетне очратканым юк. Ә ниндидер эшлексезне үз акчама ашатып, көйләп яшәтәсем килми. Ирле булу өчен генә гаилә корасым да, ирсез бала үстерәсем дә килми. Әнинең язмышын кабатларга җыенмыйм. Бәхетле буласым килә..."

"Без ирем белән димләп өйләнештек", - дип башлана икенче хат. "Яшерен-батырын түгел, ике сыйныф алда гына мәктәпне тәмамлаган күрше егетенә мин яратып чыкмадым. Дөрес, аның мине күптән ошатып йөргәнен белә идем. Ә "мәңгегә бергә булырбыз" дип вәгъдәләр биргән беренче мәхәббәтем миңа хыянәт итте.

Р.ның мин укырга киткәч, башка кешене озатып йөргәнен ишеттерделәр. Авылда бит бөтен нәрсә уч төбендә кебек. Сәгате-минуты белән килеп ишетелә. Кайтуыма килеп җитте - гафу итмәдем. "Вакыт кына үткәреп йөрдем, мин аны яратмыйм", дигән сүзләрен ахыргача тыңлап та тормадым. "Мин бит шәһәрдә дус кызларым белән кинога, театрларга да йөрмичә, аңа тугрылык сакладым. Хисләрем белән генә түгел, гамәлләрем белән. Ә ул бер айлык сынауны да үтә алмады", дип, йөрәгем әрнеде.

Ә булачак ирем Д. институтны бетереп, диплом алып кайтканымны көтеп алды. Бөтен авылны шаулатып, кыңгыраулы пар атларда төшерде ул мине төп йортка. Әти-әнисе мәрхүмнәр, бик изге күңелле кешеләр иде. Кызлары кебек яшәдем. Мәктәптән укытып кайтуыма, каенанам ашка кадәр бүлеп, табын көйләп көтеп алыр иде. Аллаһыга шөкер, икесен дә яхшы итеп карап, бәхиллекләрен алып, соңгы юлга озаттык. Ирем белән назлашып тормасак та (анысы минем гаеп), начар яшәмәдек. Менә дигән акыллы, талантлы ул үстердек. Рөстәмебез техник институтларның берсендә югары белем алды, докторлыкны яклады. Бүген башкаладагы фәнни-тикшеренү институтында кафедра мөдире булып эшли. Гаиләсе бар, ике оныгыбыз үсеп килә.

Тик... без ирем белән бергә яшәмибез. Моннан 10 ел элек аерылыштык. Бернинди үпкә-гаугасыз, хәер-фатыйхамны биреп, бәхетләр теләп җибәрдем мин аны яраткан кешесенә. Һәркемнең бәхеткә, тигез мәхәббәткә хакы бар дигән фикердә мин. Һәм мәхәббәт бер яклы гына булырга тиеш түгел. Чөнки ул - үзе яратып та, хисләре җавапсыз калган кеше өчен мең дә бер газап. Озак елларга сузылса, бигрәк тә. Мин бит иремне, ул ничек итеп ярарга тырышса да, тормышымны гөлләргә күмеп яшәтсә дә, ярата алмадым. Ул үзе дә моны белеп яшәде. Тик Аллаһының рәхмәте белән ялгышларны төзәтә алдык без.

Шулай бер тапкыр гомердә булмаганча, Д. эштән соңга калып кайтты. Ә минем төпченә, көнләшә торган гадәтем юк. Соңга калган икән, димәк, сәбәбе булган, дим. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Аннан соң күпмедер вакыт үткәч, бөтенләй таң алдыннан гына кайтты ирем. Үзе гаепле малай кебек ишек төбендә баскан да, күземә карап тик тора. Нәрсәдер әйтергә теләгәнен күреп торам: кыенсына. Тәвәккәлләп, үзем сүз башладым. Ярты еллап инде үзләренең эшендә танышкан хатын белән очрашалар икән. "Улын ялгыз гына үстерә, ире авариягә эләккән. Ничектер сөйләшеп киттек тә, уртак сүзләр табылды. Ул миңа ничек итеп караганын белсәң! Ышанасыңмы, беренче тапкыр үземне кемгәдер кирәк итеп тойдым. Ул мине ярата. Миңа да аның белән шулкадәр рәхәт. Тик миңа нишләргә соң?!" Ахыргача тыңлап бетердем дә бер карарга килдем. "Кеше гомере буе ниндидер бушлыкта яши алмый бит. Чынлап торып бәхетле булырыңа инангансың икән, әйдә, яшәп кара. Барып чыкмаса, кире кайтырсың", дидем. Ул гаҗәпләнүеннән, әсәренүеннән нишләргә белмәде. Аннан соң кочаклап елап, рәхмәтләр укыды. Әйберләрен зур сумкага җыйнап, әле улына күчтәнәч тә биреп озаттым. Ишекне бикләп калганнан соң, икебезне ничә еллар бер гаилә итеп яшәткән, ләкин ахыргача җылыта алмаган караватка капланып, үксеп-үксеп еладым...

Күпмедер вакыт үткәч, мин аларны шәһәр Сабан туенда күрдем. Кырыйларына барырга кыймадым. Рәхәтләнеп көлешә-көлешә җитәкләшеп китеп бардылар. Мин иремнең болай бәхетле итеп елмайганын инде күптән күргәнем юк иде. Ихлас күңелдән алар өчен сөендем. Ә улыбызны ташламады ирем. Икебезнекен дә бердәй тигез итеп карады, институтка керергә дә булышты. Ышанасызмы, иремнең яңа гаиләсе, хатыны Рәхилә белән кунакка йөрешәбез бүген. Язмышлар тәмам бергә бәйләнде.

Мин дә бүген ялгыз түгел. Игелек-шәфкать җирдә ятмый дигәннәре хак икән. Дистә еллар үтеп, балалар үсеп җиткәч, беренче мәхәббәтем белән кавыштым. Хатыны Гөлсем берничә операция кичергәннән соң, савыга алмыйча үлеп китте. Тик өзелер алдыннан кызы аша мине чакыртып алды. "Теге вакытта ул түгел, мин аны үземә каратырга тырышып, арагызга кердем. Кичерә алсаң, кичер, зинһар. Сине дә ялгыз яши диләр. Хисләрегез сүнмәгән булса, кушылыгыз. Ир кеше барыбер ялгыз яшәмәс. Ә мин аның калган гомерен яраткан кешесе белән яшәрен белеп, тынычлап китәсем килә. Ташлама син аны, зинһар өчен", - дип, вәгъдәмне алганда, кипшенеп-саргаеп, уч төбе кадәр генә булып кечерәеп калган бите буйлап кайнар яшьләре коелды. Без аны Р. белән хастаханәдән бергәләп алып кайттык. Бер айлап сабый баланы караган кебек тәрбияләдек. Соңгы сулышын алганда, кызы белән икебез ике ягында булдык. Гөлсемнең вафатыннан соң бер ел үткәч, никах укыттык. Әлеге изге гамәлле мәҗлескә иң якын туганнар белән беррәттән, элеккеге иремне дә гаиләсе белән чакырдык. Менә шулай тора-бара һәр нәрсәне үз урынына урнаштырды язмыш", - дип язмасын төгәлләгән Чаллыдан Фәридә ханым.

Рәзинә Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев