“Иң үкенечлесе – әнине җирләргә кайта алмадым”
Күптән түгел күршем-классташымда Коръән ашында утырганда күзем стенада эленеп торган солдат кителенә төште. Ә ул гади солдатныкы түгел, әфган батыры кителе.
Анда никадәр медаль! Ничә тапкырлар елый-елый әфган сугышы турында фильмнар карап, андагы солдатларның батырлыгына таң калынган. Ә шул батыр солдатлар үзебезнең күршеләребез ләбаса. Алар безнең арада тыйнак кына, сабыр гына яшәп, эшләп яталар.
Карашымны абыйсы белән парлап утырган классташыма юнәлтәм. Чал чәчләр, маңгайдагы тирән сырлар, мәңге онытылмас авыр, кайгылы хатирәләрне сеңдергән күзләр... Ул күзләр бик тирәннән сагаеп карыйлар кебек тоелды миңа. Җаным тетрәнеп китте. Их син, Әфган, күпме ир- егетләребезне иртә олыгайттың? Ә күпмеләрен кара гүргә вакытсыз керттең... Күпме аналарга кайгы шәлен яптың да, күпмеләре бала хәсрәтеннән бакыйлыкка иртә күчте икән? Башымнан меңләгән сорау өермәсе дулап үтте.
Моңарчы тарих дәреслегеннән генә укып, киноларда гына күргән сугышны 18-20 яшьләрендә үз күзләре белән күреп, кулына корал тотып дошман белән сугышкан, югалту- авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән классташым каршымда утыра. Миңа ничектер оят та, уңайсыз да булып китте. Армиядән кайтканына да 40 еллап вакыт узган. Тән яраларыгыз төзәлсә дә, җан яраларыгыз төзәлерлек микән? Ачның хәлен тук белмәс дигәндәй, сезнең җаннарны, күңелләрне без аңламыйбыздыр шул. Кичерегез безне! Шуңадыр да кадер-хөрмәт дигәне дә бик чикле...
Сүзем – Минзәлә районындагы кечкенә генә туган авылым – Яңа Айманымның иң тыйнак ветераны, классташым Мингазетдинов Флүс хакында. Моңа кадәр солдат еллары, уй-кичерешләре белән бер генә дә кызыксынганым булмады. Флүс авылыбызның, классыбызның иң чибәр егете иде. Кап-кара бөдрә чәчләр, түгәрәк ак йөз, кызлар көнләшерлек куе, озын керфекле кара күзләр. Ул һәрчак пөхтә, тыйнак, сабыр иде. Сабырлыкны аңа үтәсе сугыш юллары, кичерәсе авырлыклары хакына Аллаһыбыз кызганмыйча биргәндер, күрәсең.
Флүс армиягә 1980 елның 23 октябрендә китте. “Минем китүем дә кызык булды, кире кайттым, тагын киттем”, – дип искә ала үзе. Союзда халык Яңа ел бәйрәме каршылаганда, 31 декабрьдә, аларны Әфганстанга кертәләр. 19 яшьлек егет “Урал” машинасында Әфган юлларын гизә башлый. Әфганстанның Кондыз шәһәре белән Үзбәкстанның Термез шәһәрләре арасында 80нән артык рейс ясый, 400 тоннадан артык йөк ташый. Ул йөктә ашау- эчү, дарулар да, корал да булгандыр. “Төп бурыч – беркайда туктамыйча, йөкне исән-имин Пули-Хумри провинциясендәге складка алып кайтып тапшыру иде”, – диде Флүс. Үзе дулкынлана, хәтта маңгаена тирләр бәреп чыкты. Шулайдыр шул, мондый авыр хатирәләрне дулкынланмыйча, тыныч кына ничек искә алып булсын?! – Кондыз шәһәре белән Пули-Хумри арасында “Зеленая долина” дип аталган иң куркыныч урын бар иде, тирә-якта куе агачлыклар, яшеллек – дошманнарга яшеренеп атарга бик җайлы урын, – дип дәвам итә классташым. – 1981 елның 19 апреле иде. Колонна белән кайткан чакта өч урында атышка юлыктык. Электроника өлешенә зарар килеп, машинам туктап калды. Үзем автоматымны алып, чокырга сикердем. Янда гына янып калган машина бар иде, шуның астына кереп оборона тоттым. Йөкне сакларга, дошманны якын китермәскә кирәк. Бер туктаусыз кургаш яңгыры ява. Кайсы яктан атканны да аңлап булмый. Инде патроннар да бетеп килә, шулай да берсен дошманга әсир төшмәс өчен дип калдырдым. Ярдәм бары тик дүрт сәгатьтән соң гына килде. Шушы атышлар вакытында Зәйдән Илгизәр Гыймазовны, Калмия авылыннан Равил Хаҗиевны, Әлкидән Ирек Сөләймановны югалттык... Иптәшләрнең канга баткан гәүдәләрен үз кулларым белән күтәрешеп машинага төяшеп җибәрдем. Әфганстанның кайнар ком ташларына, андагы сусызлыкка, 50-60 градус кызулыкка түзү ул кадәр авыр түгел иде, иң авыры, иң ачысы – иптәшләрне югалту булды...
Юлларга чыкканда, иң авыр чакларда гел: “Бисмилләһир- рахмәәнир-рахиим”, – дип әйтә идем. Әллә үлемнәрдән дә шул саклады микән, дип елмая Флүс. Классташым интернациональ бурычын лаеклы үтәгән: күп санлы медальләре шуны раслый. “Күңелдә иң үкенечлесе – әнине җирләргә кайта алмадым, – ди ул. – Без Әфганга керүгә ике ай да үтмәде, әни вафат булды...”
Әнисе Гөлсем апа, елмаеп торган, көләч йөзле, пөхтә, эшчән апа иде. Әтисе Сәлахетдин абый Фин сугышында, аннан Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып, гарипләнеп кайткан абый иде. Икесенең дә урыннары җәннәттә булсын!
Флүс 1983 елның гыйнварында туган ягына исән-сау әйләнеп кайтты. Тормыш корды. Хатыны Кадрия белән ике ул үстерделәр. Уллары Динар белән Марат Кама дәүләт политехника институтын тәмамлап, әтиләре белән Чаллыда эшлиләр. Авылдагы туган йортларын да ташламыйлар, карап, гөлбакча итеп тоталар. Барлык туганнары белән җыелыр урыннары – туган нигезләре бар! Флүс һәр язда авылыбызның Сәхрә тавына менә. Гармунын суза. Әфган тауларында узган хезмәт елларын да искә аладыр ул. Шундагы авыр хатирәләре яңаргач, яшьлеге булмаган да кебек тоела микән? Әфганга кадәр, аннан соңгы елларны сагынамы? Батыр солдат бернинди сугышлар да, атышлар да ишетелмәгән, яшеллеккә төренеп, сандугач моңнарына чумган туган авылының иминлегенә сөенәдер. Бәлки, сугыш афәтләрен күрмәсәгез иде дип, килер буыннарга изге теләкләрен телидер. Сөенә, билгеле, тели, билгеле – тынычлык кадерен ут эченнән, сугыштан исән кайткан солдатлардан да ныграк аңлаучы бармыни?!
Рушания ГАСЫЙМОВА. Минзәлә районы, Яңа Айман авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев