Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Ялган (хикәя)

Кем икән бу? Хатынымы? Кинәт Гөлчирәнең йөрәге бик каты сикерә башлады. Бу күзләрне кайдадыр күрде бит ул. Кайда?

Гөлчирәнең эче пошты. Маршрутка акрын кыймылдаган кебек тоелды аңа. Әнисенә операция ясаганнарын ишеткәч, эшен ташлап тиз генә килеп җитмәкче иде, булмады ла. Ярый әле абыйсының вакыты булган, Гөлчирә килеп җиткәнче әнисе янында ул утырып торачак. Каһәр суккан шеш каян килеп умырткага ябышкан диген, әнисен кызганудан хатынның күзеннән яше туктаусыз акты. Яше олы булса да, авыру-сырхау күрмичә, матур гына яши иде әле. Авылда ялгызы гына яшәгән әнисе, кияүләре авариягә эләгеп үлеп киткәч, районга, кызы янына күчеп килде. Әнисе килгәч, “Художник-оформитель” булып эшкә урнашкан Гөлчирә балалары өчен борчу белмәде. Күңеле тыныч булгач, эшен дә җиренә җиткереп башкарды. Кунакка гына киткән иде, ләбаса. Кем уйлаган мондый хәл килеп чыгар дип?

Маршруткадан төшеп калып, ашыга-ашыга баскычтан менеп барганда, хатын абынып егылды. Кулындагы ике пакеты аска тәгәрәде. Яшенә буылган хатынның күзләре күрмәс булган иде инде, әле ярый, кемдер килеп булышты. Чәчелгән әйберләрен җыеп, ике пакетын да кулына тоттырды. Бармак очлары бер-берсенекенә кагылгач, икесе дә сискәнеп киттеләр. Йөз энә берьюлы яшь хатынның йөрәгенә кадалган кебек булды. 
– Рәхмәт, мин...– диде Гөлчирә, каршында басып торган иргә туры карамыйча. 
– Берни дә булмады. Бик борчыласыз ахры, берәр кешегез авыр хәлдәме әллә? – дип сорады ир.
– Әнием... умырткасыннан шеш алдылар, –дип, Гөлчирә китә башлады.
Күңеле тулган, бер белмәгән чит ир кеше каршында елап торасы килми иде аның.
Әмма ир аның артыннан калмады. 
– Ул апаны беләм. Хәле авыр, но өметле, диделәр. Аның янында улы утыра бугай. Борчылмагыз, бар да яхшы булыр.
– Сез монда эшлисез ахры?
– Юк, монда сеңелем ята. Биш ел элек авариягә эләгеп, аяклары йөрмәс булган иде. Хәзер ел саен монда килеп, сезонное лечение ала. Мин булышам. Урында яткан авыруларны карамыйлар монда, шуңа ел да отпускны шушы вакытка алам, сеңлемне үзем карыйм. Исемегезне сорасам, ачуланмыйсызмы?
– Нигә ачуланыйм ди? Гөлчирә исемле мин. Район үзәгеннән килдем, ирем юк, авариягә очрап үлеп китте, ике баламны үзем генә үстерәм, – дип тезеп китте хатын.
Ахырдан “боларны нигә сөйләдем инде” дип үз-үзенә аптырап калды.
– Мин Ислам исемле, хатыным белән аерылыштык, алар аерым тора, мин бер бүлмәле фатирда ялгызым гына яшим. Сезне очратуыма бик шатмын! – дип ашыга-ашыга сөйләнде, шактый кызу атлаган хатын артыннан кабаланып барган ир.
– Алай икән, – диде хатын исе китми генә һәм әнисе яткан палатага кереп китте.
Әнисенең ап-ак йөзен күреп, хатын күз яшенә ирек бирде. Башын абыйсының җилкәсенә куеп эче бушаганчы елады. Абыйсы дәшмәде, ара-тирә сеңлесенең аркасыннан кагып, авыр сулап куйды. Гөлчирә елап бушангач, абыйсына сораулы күз карашын төбәде.
– Абый, әнигә ни булды?
Абыйсы “әнине кунак итәсебез килә, берәр ай бездә торсын әле, оныклар да сагынды” дигәч, әнисе дә “барам” дигәч, каршы төшмәгән иде Гөлчирә. Киткәненә өч көн юк, моңарчы авырыйм дип зарланмаган әниләрендә шеш табуларын аңламый иде хатын. Абыйсы да бу хәлгә борчылганы күренеп тора, ябыгып киткән, елаганмы... “Аркам авыртып тора әле, Гөлчирәне борчымыйм дип әйтмәдем. Сиңа әйтми булмый инде, кайтып мине алып кит тә табибларга күрсәт әле, әшәке чир ахры”,– дип үзе шалтыраткан булган икән әнисе. Абыйсы шундук кайтып та җиткән. Барып күренгән көнне үк “операциясез булмый” дигәннәр. Анализлары начар булмагач, икенче көнне үк ясаганнар да. “Өмет бар, шунысына куаныйк, елап эш чыкмас, әни янында елап утырма”, – дип юатты абыйсы. Шуннан соң гына хатын җиңел сулап куйды.

Гөлчирә көн дә диярлек әнисе янына килеп йөрде. Килгән саен Ислам белән очрашмый калмады. Сеңлесен авыр вакытта ташламаган өчен, Гөлчирәнең Исламга хөрмәте артты. Ярдәм кирәк чакта җилкәсен куя торган ир икән бу, дип уйлады. Авыру туганын коляска белән һава суларга алып чыкканда, кара-каршы килделәр. Сеңлесенең күзләрен күреп, сокланды Гөлчәчәк. Алар шундый тере, диңгез кебек тирән һәм саф. Кызганыч, Исламның сеңлесе йөрмәү генә түгел, сөйләшми дә булып чыкты. Шул хәлендә дә күзеннән нур качмаган! Менә нинди кешеләр бар...
Инде Гөлчирә Исламны күрмәсә сагына, күзләре белән эзли башлый торган булды. Гашыйк булды ул аңа, Исламның да үзенә гашыйк икәнен сизде. 
– Әй Раббым!  Нинди изгелегем булды икән Синең каршыңда? Нинди яхшы кешене юлларыма чыгардың бит, – дип, елый-елый рәхмәтләрен укыды.
Хатынның тормышына кояш чыккан кебек булды. Чибәрләнеп киткән, күзләре очкынланып янган хатынны күреп, хезмәттәшләре: “Нәрсә булды сиңа?” – дип сорамый түзә алмадылар. Араларында “Әнисе үләргә ята, ә бу кош тоткан кебек шатланып йөри” дип уйлаучылары да булмады түгел, булды. 
– Мин гашыйк булдым, кызлар! Менә дигән ир белән очраштырды мине язмышым, аңлыйсызмы, мин бәхетле! – дип очынды Гөлчирә.
Бер айдан Гөлчирәнең әнисен чыгардылар. Ислам монда да ярдәм итте. Фәүзия апаны күтәреп баскычтан алып төште, машинага ипләп утыртты. Боларның барысы да Гөлчирәнең күңел түренә язылып барып, иргә карата ышанычын тагын да арттырды. Үз аягы белән кайта алмаса да, әнисенең хәле әйбәт иде. Гөлчирә абыйсы белән киңәште дә әнисен вакытлыча шәһәрдә калдырырга булды. Районга кадәр кайтасы бар, күренеп тә йөрисе булыр, дип уйлады. Һәм инде, әлбәттә, хатын үзеннән дә яшерергә тырышса да, Ислам атлы ирне дә күрәсе киләчәк иде. Сеңлесенең хәлен аңлаган, күреп торган абый кеше ярдәм кул сузды. “Каникул вакытында ике балаңны алып, үзең дә монда кил”, – диде.

Ислам белән сөйләшеп, күрешеп торырга сүз куешканнар иде, Гөлчирә бу чакырудан баш тартмаска булды. Ике баланы алып, фатир ачкычын күршеләренә калдырды да, абыйсының коттеджындагы буш торган кунак бүлмәсенә барып урнашты. “Күңелем сизә, без монда озак тормабыз. Исламның тел төбендә кушылу теләге сизелә, аңа күчеп китәрбез”, – дип, абыйсы белән йөрәк серен уртаклашкан иде инде. Ул да хуплагач, Исламның “Бер килеп, минем ничек яшәгәнне күреп кит” дигән чакыруын кабул итеп, бер кичне аңа кунакка китте. Бер бүлмәле фатир эче чиста, якты, матур җиһазланган, хуш исләр аңкып тора, чәчәкләр-гөлләр... Бер дә ялгыз ир яши торган фатирга охшамаган... Ислам кухняда чәй әзерли калды, Гөлчирә комод өстендә торган фотоальбомны күреп, кулына алды, битләрен ачып карый  башлады. Болай гына, вакыт уздырыр өчен генә. Барыбер, бу фотолардагы бер генә кешене дә танымый ул. Киләчәктә, бергә яши башлагач, сөйгәне таныштырыр әле. Сабый бала, сөйкемле малай, Исламның кечкенә вакытта төшкән фотосыдыр... Ә бусы? Исламның кочагына сеңгән, бәхетле булуы йөзенә чыккан чибәр хатын... Кем икән бу? Хатынымы? Кинәт Гөлчирәнең йөрәге бик каты сикерә башлады. Бу күзләрне кайдадыр күрде бит ул. Кайда? Исенә төште...
Гөлчирә альбомны тоткан килеш атылып кухняга керде. 
– Нигә алдарга инде? Сеңлең булмаган бит, хатының булган! Аерылышмагансыз бит, нигә алдадың?! Нигә дөресен әйтмәдең? Аңлар идем, кабул итәр идем. Ә хәзер юк! Хуш!
Исламның кулындагы чокыры төшеп ватылды. Ул ашыга-ашыга акланырга, аңлатырга теләде. Тик Гөлчирәнең аны тыңлап торасы килми иде. Ялган, бар да ялган, бу сүзләре дә ялган... Элгечтәге киемнәрен алды да баскычтан аска томырылды Гөлчирә. Саф һавага чыгарга кирәк иде аңа. Нәрсә ди? Имеш, бераздан соң сөйлисе булган. Авариягә эләгеп гарип калган хатынын карап арган да, аерылырга булган. Гариза биргән инде. Биш ел караган, имеш! Гомерлеккә дип өйләнгән хатының бит ул, кара! Син шундый хәлгә калсаң, хатының сине карамый икенче иргә чыгып китсә, яратырсыңмы? Гөлчирәгә өйләнеп, ире аркасында гарип калган хатынын каядыр тапшырасы икән! Кабахәтлек бит бу! Хатын, күз яшенә төелә-төелә, абыйсына шулай сөйләнде.
Күпне күргән абыйсы тын гына тыңлап торды да:
–Дөрес кеше син, сеңлем! Дөрес адым ясагансың, бер ялган икенчесен өстерәп китерә, барыбер бергә яши алмас идең, вакытында өзүең яхшы булган, – дип аркасыннан какты. 

Гөлчирә  юрганын башыннан ук ябып куйды. Йокларга кирәк, беразга гына булса да, ялганнан арынып торырга кирәк иде аңа.
Хатын бик матур төш күрде. Имеш, инвалид коляскасында утырган хатын диңгез кебек зәңгәр, тирән күзләре белән Гөлчирәгә туп-туры карап тора, яратып, үз итеп карый. Ул күзләрдән җылылык, ышаныч, нур сибелә...
Мөнирә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев