«Карт кыз булганчы дип, чит ил кешесенә кияүгә чыктым»
Фираның аянычлы язмышы...
Нәрсә булды соң әле миңа?! Хисләр яз көне уяна диләр, ә урамда ишеп-ишеп кар ява. Инде гомер көзләренә аяк басарга торганда мәхәббәт турында уйла, имеш. Әмма уйланам. Үткәннәргә кабат-кабат кайтып уйланам, сагышланам.
Яшь чакта күп егетләр күз атып йөрде миңа. Озата кайталар да, кире борылып китәләр иде. “Минем яраткан кешем бар!” – дип каты торгач, нишләсеннәр инде? Ә яраткан егетем юк иде. Юри уйлап чыгардым мин аны. Менә шулай җүләр булып йөрүнең сәбәпләрен эзлим. Озата кайтучы егетләр арасында, бәлкем, минем гомерлек ярым да булгандыр...
Безне (апа белән икебезне) әни каты тотты. Кич белән клубка җыена башласак, аның: “Эшегезне бетерегез башта!”– диясен белеп торганга, көндезге вак-төяк эшләрне вакытында бетереп куя идек. Ә аннан түземсезлек белән көтү кайтканын көтә идек. Ике сыерны савып, бозауларны эчергәч, мин иртәнгесен дә кушып, өч-дүрт чиләк сөтне җылытып, кул сепаратында аертам. Кызлар клубка чыгарга чакырып килгәнче дип, сәгатькә карый-карый кабаланам. Чиләкләрне, сепарат әйберләрен чистартып юам, ә кулдан сыер исен бетереп булмый. Сабын белән ничә кат юсам да, исе гел килеп торадыр кебек тоела. Инде эшне бетереп, матур киемнәрне киеп, бизәнеп-төзәнеп чыгып барганда, әни: “Кара аны, күзеңне-башыңны акайтып йөрисе түгел! Минем йөземә кызыллык китерерлек булсаң, бел аны!” – дип, арттан кычкырып калгач, клубка бару теләге сүрелә-сүрелүен, шулай да: “Ярар”, – дип тизрәк урамга чыгып китәм. Күрше кызлары белеп торалар инде әнинең бу гадәтен: гомергә шулай булды. Кая гына җыенсам да: “Йөземә кызыллык китерәсе булма!” – дип әйтүдән башканы белми иде. Капка төбендә егетләр белән бер вакытта да хихылдашып тормадым – әнинең йөзенә кызыллык килмәсен дидем. Күрше кызы белән клубтан чыга идек тә, өйгә таба урам буйлап түгел, ә егетләр күрмәсен өчен, ындыр артын баскан кычытканлык арасыннан чаба идек.
Үзебезнең авыл егетләренә сан булмады, билгеле. Шушы кадәр ыспай, чибәр башыбыз белән аларны артыбыздан озата кайтарабызмы соң! Яшь чак – җүләр чак дип юкка әйтмәгәннәр шул.
Мин күрше авыл егетен ошата идем. Кочаклашып-үбешеп йөрүләр юк инде ул. Буран булса да, яңгыр яуса да мотоциклына атланып, фәлән кадәр чакрым юл үтеп, минем янга килә иде. Хәтерләмим, аның белән очрашканда мәхәббәт турында сөйләштек микән? Юктыр, ул да минем кебек бик коры иде. Ярату булган микән бу, әллә инде ияләшү, якын бер дус итеп кенә карау идеме, белмим. Ул килмәгән көнне иптәш кызым белән капка төбенә чыгып, урман ягыннан килүче мотоцикл тавышы ишетелмәсме дип тыңлап, колакларыбыз әрекмәнгә әйләнә иде.
Ул Себердә эшли иде, мин Казанга укырга киттем. Шуннан юлларыбыз аерылды. Ә күпмедер вакыт үткәч, аның өйләнгәнен әйттеләр. Хәбәрне авыр кичердем. Тулай торакта бергә яшәгән кызлар: “Монда егетләр буа буарлык. Әйдә, үзеңә тиңен табарсың әле, юкка кайгырма”, – дип юаттылар. Эчтән янсам-көйсәм дә башкаларга сиздермәдем. Бервакыт кызлар белән бүлмәдә җырлый-җырлый рәсем ясап утыра идек, баян күтәреп бер егет килеп керде. “Көйсез генә җырлап утырмагыз, менә, баянга кушылыгыз”, – дия-дия түргә узды. Зәңгәр күзле, спортчыларныкы кебек тыгыз гәүдәле бу егеткә булмәдәш кызлар “аһ!” иттеләр, ул чыгып киткәч: “Минеке булачак!” – дип, бүлешә үк башладылар. Ә минем уйларымда теге өйләнгән егет иде...
Беркөнне үзебез укыган училищедан чыгып барганда баянчы егет белән очраштык. Тулай торакка кадәр сөйләшеп кайттык, ә соңыннан ул мине кинога чакырды. Бик ялындыра торгач, ризалык бирдем. Шулай итеп, ул гел минем янда булырга тырышты. Дискотекада биергә мине генә чакыра иде. Сизеп торам: читтә ялгызлары гына басып торган кызлар карашлары белән мине “тишәләр”. Ә баянчы егет миңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дустыма әйләнде. Ләкин аңа якынаерга миңа нәрсәдер ирек бирми иде. Бергә укыган кызлар: “Ни үзең йөрмисең, ни башкаларга бирмисең! Җибәр син аны, артыннан йөрүче кызлар бик күп”, – дигәч, гармунчы егетемә: “Син минем өчен дус кына, җитди мөнәсәбәтләр өчен башка кызны эзлә”, – дип тә әйтеп карадым. Тыңларга да теләмәде. Ә берникадәр вакыт үткәч, аңа армиягә чакыру кәгазе тоттырдылар. Бергә укыган кызлар мине өстерәп диярлек Казанның Декабристлар урамындагы сарыга буялган хәрби комиссариатка алып киттеләр. Монда ыгы-зыгы, кеше өстендә кеше. Призывникларны этә-төртә кечкенә генә автобуска төйиләр. Халык ташкыны мине гармунчы егетем янына ук китереп терәде. Ул: “Хат яз! Мин кайтканны көт берүк!” – диде. Һәм кулындагы сәгатен салып: “Сакла”, – дип миңа сузды. Китте...
Хат алышып тордык. Мәхәббәт турында сүз юк иде анда. Беркөнне чит кешедән гармунчы егетемнең авыр хәлдә госпитальдә ятуы хакында хәбәр алдым. Минем фотосурәтемне сораган. Белмим, нинди шайтан котырткандыр, мин аңа бүтән хат язмадым. Сәбәбе дә юк иде. Укуны тәмамлап диплом алгач, Чаллы якларына эшкә киттем...
Йомыш төшеп Казанга барасы булды. Бер килгәч дип, тулай торакка да кереп чыгарга ниятләдем. Уйланып бара идем, арттан берәү: “Фира!” – дип эндәште. Борылып карасам – гармунчы егетем! “Исәнме, кайчан кайттың?” – дип, кулымны сузарга өлгермәдем, ул бик ачулы итеп: “Син нигә миңа хат язмадың? Ут эчендә йөргәндә сине уйлап юана идем, хатларыңны көтеп яшәдем...” – дип йөрәгенә җыелган бар үпкәсен, Әфганның иң кайнар почмагында хезмәт итүен, яраланып госпитальдә ятуын – барысын-барысын сөйләп бирде. Акланырлык сүз таба алмадым. Гаепле идем. Аның ут эчендә йөргәнен белмәдем дә бит мин, бер хатында да Әфганстанда хезмәт итүе хакында язмады. Соңыннан гына ачыкланды – ул сер итеп сакланырга тиеш булган икән. Гармунчы егетем белән ничек очрашсак, шулай салкын гына аерылыштык. Йөргән кызы барлыгын әйтсә дә: “Йөрәк түрендә син генә”, – диде. Шуннан без аның белән бүтән очрашмадык.
Мин, карт кыз булып калганчы дип, чит милләт кешесенә булса да кияүгә чыктым. Тик җанга якын кеше түгел иде ул. Өстәвенә хыянәт итте, кичерә алмадым, кызыбыз булса да, аерылыштык. Инде егерме елдан артык ялгыз яшим. Кызым быел югары уку йортын тәмамлый.
Картаеп беткәч егетләрен искә алып утыра бу җүләр, диярсез. Әйтсәгез әйтерсез инде. Бөтен егетне дә түгел, әнә шул зәңгәр күзле гармунчы дустымны гына сагынам. Аннан барысы өчен дә гафу сорыйсым килә. Күреп бер сөйләшергә иде дә...
Кайчакларда уйлыйм-уйлыйм да, җүләр әйтмешли, тагын бер кат уйлап куям. Яшь чакларында теләсәни кыланып йөргән, егетләрне алыштырып кына торган кызлар кияүгә чыгып бер дигән яшәп яталар... Ә мин?.. Егетләрне якын җибәрергә куркып, үбешергә дә оялып йөри торгач, гомер үткән дә киткән. Ялгызлыктан, тормышның бар йөген берүзем тартып барып хәлсезләнгән чакларда: “Әни, син мине эшкә өйрәттең, анысына рәхмәт, ләкин ник егетләр сайларга, ир белән яшәргә өйрәтмәдең?” – дип тә әйткәләдем. Аның: “Йөземә кызыллык китерәсе булма!” – дигән сүзе колак төбемдә әле дә яңгырап тора. Бернинди гөнаһ эшләргә ирек бирми.
Шул гомер кемне көтеп яшәдем икән мин? Ә сөясе-сөеләсе килгән чаклар күп булды бит. Бер кешене дә яратмадым дип, үз-үземне генә алдап йөргәнмен икән. Яратканмын, көтә дә белгәнмен. Бары ул хисләрем минем кешечә түгел, ә бүтәнчәрәк булып чыккан. Аңламаганмын гына. Уемда гел шул зәңгәр күзле, кулына гармун тоткан егет булган ләбаса...
Фира
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев