Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әнине беренче мәхәббәте эзләп килгән

Бер кайтуыбызда әниебез ничектер икенче төрле – дулкынланганмы шунда? Бит очлары алсуланган. Андый ук халәтен бер дә күргән юк иде.

Әнигә инде 71 яшь, биш бала үстергән кеше. Хәзерге вакытта ялгызы яши. Әтиебезнең яман чир белән арабыздан киткәненә инде 18 ел. Без балалары әниебезгә күңелсезләнергә ирек бирмибез алай. Гаиләләребез белән атна саен кайтып торабыз. Оныклар җыелышып кайта. 

Баксаң, ул көнне әнинең көтелмәгән кунаклары булган икән – 50 ел элек йөргән егете, беренче мәхәббәте эзләп килгән! Әни тумышы белән якындагы бер авылдан. Бу егет тә шуннан. Өч ел очрашканнар алар. Ни сәбәпледер аерылышырга туры килгән, анысын безгә сөйләмәде әни. Аннары әтигә кияүгә чыгып, безнең авылга килен булып төшкән. Әтиебез яшькә олырак булса да, бик матур яшәделәр алар. Бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Әни әтине гел сагынып искә ала.
Ә бу егет әни белән аерылышкач та, яшьлегендә үк Белгород шәһәренә яшәргә киткән. Шунда гаилә корган, рус кызына өйләнгән. Балалар үстергәннәр. 

Менә шул егет, бүген инде 70тән өстәге ир-ат, ярты гасырдан соң беренче мәхәббәте белән очрашырга уйлаган. Шул еллар дәвамында онытылмаган мәхәббәт хисеме, бер күрәсе, очрашасы килүме – белмәссең. 
Безгә алар хатыны, бертуган энесе һәм аның хатыны белән килгәннәр. Урамдагы кешеләрдән сорашып өйне эзләп тапканнар. Капка төбенә ят машина килеп туктагач, әни ишегалдына чыккан. Әлбәттә инде, тиз генә бер-берсен танымаганнар. «Авылда яшәгәч, мин инде сине нык картайгансыңдыр дип күз алдына китергән идем, алай түгел икән! Иң мөһиме – күзләрең шул ук, карашларың шул ук!» – дигән бу «егет» әнигә! Соңыннан кунакларга табыннар әзерләп йөргән киленебез сөйли: «Ул абый әнидән гел күзләрен алмады, – ди. – Әни дә каушады», – дигән була. 
Бишәүләп шулай матур гына итеп чәйләр эчкәннәр ул көнне, яшьлекләрен искә алып утырганнар. 

Без балалары соңыннан әнидән сорашмакчы булабыз да ул «егет» турында, безгә кызык бит инде – әниебез генә ачылып китми. Ул буын шундыйрак бит инде, ояламы, читенсенәме? «Шәһәрдә эшләгәндә атна саен бүләк алып кайта иде ул миңа», – дип кенә әйтеп куйды. 

Әмма шунысы анык: бу егет өчен әниебез кадерле булгандыр. Шулай булмаса, Белгород кадәр Белгородтан 50 ел элеккеге мәхәббәтен эзләп кайтырга җөрьәт итәр идемени! 

Ләйсирә Вәлидова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев