Илмира Шәмсуллина: «Солдатларга окоп шәмнәре бик кирәк!» - ФОТО, ВИДЕО
«Әлеге тартмага кукуруздан, яшел борчактан калган калай савытлар җыябыз. Алар белән окоп шәмнәре ясыйбыз, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә бу бик кирәк. Битараф булмыйк!» дигән язу күрдем үзебез яши торган йортның подъездында.
Бу шәмнәрне кем ясый? Аннары аларны солдатларга ничек җибәрәләр? Әлеге эшне оештыручыларны табып, шул турыда язарга булдым.
«Көтмәгәндә повестка килеп төште»
Шәһәр буйлап йорттан йортка йөреп калай банкалар җыючы, алардан шәмнәр ясап СВОга җибәрүче кеше 41нче мәктәпнең математика укытучысы Илмира Шәмсуллина булып чыкты. Аның 26 яшьлек улы Булат 2022 елның сентябрь аенда ук өлешчә мобилизациягә эләккән.
– Электр челтәрләре оешмасында электрик булып эшли иде. Бар нәрсәсе дә җитеш: КФУда укый, үз фатиры, машинасы бар. Рәхәтләнеп тормыш көтәсе. Һәм уйламаганда повестка килеп төште. Мин, әлбәттә, елый башладым. Шунда Булат: «Әни, барысын да тыныч кабул ит. Мин качып йөрмәячәкмен. Барырга икән, барам», – дип кенә әйтте, – дип сөйли башлады әңгәмәдәшем.
– Улыма посылкалар җибәрү буенча махсус группалар эзли башладым. Дөрес, Казаннан киткән егетләрнең якыннары белән төзелгән төркемебез бар иде, тик анда кеше күп булгангамы, тәртип булмады. Шунда Алабугадан бер хатын-кыз белән танышкан идем, улыма дигән посылканы аның аша җибәрдем. Тик бик катлаулы булды бу эш: кемнедер табарга, көтәргә, аннары җибәрү юлларын эзләргә...
Посылкаларны Алабугадан тыш, Минзәлә, Түбән Кама шәһәрләре аша да җибәрдем. Анысы да бик катлаулы булды. Шуннан соң үземә ничек тә бу эшне көйләргә кирәк дигән максат куйдым, – дип дәвам итә Илмира Назыйфовна.
«Кешегә әйтмичә, авыр юлга кузгалдык»
Җәй айларында Илмира ханым ире Наил белән үз машиналарына посылкалар төяп, Мариупольгә чыгып китәләр.
– Анда баруыбызны бер кеше дә белмәде. Әнием дә каршы чыгар иде. Кешегә әйтмичә, авыр юлга кузгалдык. Булат Волноваха якларында хезмәт итә иде. Мин исә улым аркылы без бара торган поселокның җитәкчелеге белән таныштым. Солдатларга дигән посылкаларны аларга калдырдык. Бу минем Украина якларына беренче баруым иде.
Кайтуга мине Алабуга шәһәре волонтерлары тапты һәм посылкалар җибәрү эшен бергә көйләргә тәкъдим иттеләр. Хәзер безнең барысы да җайланган, Аллаһка шөкер. Посылкалар җыябыз, аннары аларны Казанга илтәбез, автобусларга төяп җибәрәбез, аларны Мариупольдә каршы алалар. Юлда бернәрсә дә югалмый! – ди Илмира ханым.
«Авыр хәлдә калган балаларга да ярдәм итәбез»
Әңгәмәдәшем үзенең солдатларга гына түгел, ә хәрби хәрәкәт барган урыннарда яшәүче балаларга, мохтаҗ гаиләләргә дә булышуын әйтә.
– Булат башлады барысын да. Май аенда Мариупольдә 9нчы һәм 11нче сыйныфларны тәмамлаучы укучыларга бүләкләр алыйк әле, аларның бит бернинди дә шатлыклары юк дип язды ул миңа. Ике атна вакыт бар иде. Мин мәктәпкә бардым да, барысын да сөйләдем. Укытучылар шунда ук риза булдылар, без алар белән 26 балага бүләк әзерләдек.
Шуннан китте инде... Сентябрьдә 1нче сыйныфка бара торган 25 балага да бүләк әзерләргә карар иттек. Мин бөтен нәрсәне Whatsappка статусларыма куя барам. Бу юлы да шулай булды. Ярдәм кирәк дип язуым булды, битараф булмаганнар шунда ук акча да җибәрделәр, бүләкләр алырга да булыштылар. Бүләкләрнең һәрберсенә «Россия армиясе солдатыннан» дип язып куйдык. Сабыйлар шатлыкларыннан елаганнар, – дип үзе дә күз яшьләре белән сөйли Илмира ханым.
Соңыннан ул Чаллыдан, Әлмәттән, Алабуга, Бөгелмәдән хатын-кызлар җыелып, үзләренең волонтерлык хәрәкәтен булдырулары турында сөйләде.
– Без 21 кеше. Алтыбыз – солдат әнисе. Солдатларга кирәкле әйберләрне җыю өчен Алабугада арендага склад алдык. Кирәкле әйберләр шунда җыелып, шуннан җибәрелә. Әйтик, минем әнием һәм апам үз куллары белән басып токмач кисәләр, чәкчәк пешерәләр, үзем окоп шәмнәре ясыйм. Кем ничек булдыра ала, барысын да үзебез башкарабыз.
Шунысы кызык: ярдәм сорап хәзер үзебезгә мөрәҗәгать итәләр. Кешеләрдән ишеткән рәхмәт сүзләре мине Яңа елга солдатларга бүләкләр җыярга да этәрде. Тагын Whatsapp, статуслар ярдәмгә килде – «Солдатларга Яңа ел могҗизасы бүләк ит!» дип атадым акцияне. 50 данә Яңа ел пакеты сатып алдым, укытучылар да, ата-аналар һәм балалар да бик теләп акциягә кушылды. Нәтиҗәдә 200 пакет җыйдык, – дип канатлана-канатлана сөйли Илмира ханым.
Яңа ел могҗизасы моның белән генә тәмамланмый. Бу хәтле игътибарны көтмәгән солдатлар янәдән Илмира ханымның улы Булат аркылы акча җибәреп, мәктәп балаларына туңдырма да алырга кушканнар. Илмира ханым берничә тартма туңдырма алып, мәктәпкә алып килә һәм укучыларга тарата. «Сез белсәгез иде нинди бәйрәм булды ул! Балалар безгә солдат күчтәнәче җибәрде дип, елап ук җибәрделәр. Ничек моңа битараф каласың... Бөтенебез сөендек, тегендә булганнарга үзебезнең өлешне дә кертә алуыбызга шатландык», – дип дәвам итә ул.
«Окоп шәмнәре – иң кирәклесе!»
Әңгәмәдәшемнән окоп шәмнәре ясый башлавы турында кызыксынам.
– Моны ничек эшләргә кирәклеген белми дә идем. Шул бергә җыелган кызлар өйрәттеләр. Сез минем ваннаны карагыз әле. Монда йөз дистәләгән банка җыелган. Аларны бер тәүлек суда батырып торам, кәгазьләреннән чистартам, клейларын юам. Ирем кырыйдагы калайларын эчкә бөгеп бирә, – дип сөйли Илмира ханым.
Окоп шәмнәре озак вакыт янарга сәләтле, дымланмыйлар, җилдә сүнмиләр. Алар дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна ала. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән калай мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала.
– Шәм ясау өчен парафинны күпләп алабыз. Чыдамлырак һәм ныклырак булсын өчен аңа балавыз кушабыз. Анысын якын-тирә авыллардагы умартачылардан сатып алабыз, – дип аңлата Илмира ханым.
– Нәрсә алганбыз, кайчан, кем аша, кая нәрсә җибәргәнебез, солдатларга кайчан барып җиткән, кем посылкаларны каршы алган – без барысын да контрольдә тотабыз. Безгә ярдәм иткән кешеләр акчаның кайда, нинди максатларда куллануын ачык белеп бара, – дип сүзгә кушыла Илмира ханымның ире, Булатның үги әтисе Наил әфәнде.
Соңыннан Илмира ханым өендәге йөзләгән кечкенә пыяла банкаларны да күрсәтте. Хәзер шуларга имбирь, лимон һәм бал кушып, солдатларга иммунитетларын саклау өчен чәй тәме ясап җибәрмәкче булалар.
– Бар эшебез – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якыннарыбыз, балаларыбыз өчен! Барысы да җиңү өчен! Форсаттан файдаланып, безгә – солдат аналарына теләктәшлек белдереп торган шәһәр мэры Наил Мәһдиевка, 41нче мәктәпнең укытучылар коллективына, балаларга, аларның ата-аналарына, «Победа zа нами» волонтерлык хәрәкәтенә зур рәхмәтләремне әйтәм, – дип тәмамлый әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев