Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Җимешләрне Таҗикстанда үстереп Чаллыда сатар өчен махсус киптерәм»

Җимеш сатучы Муроджон Убайдуллоев Чаллыга килү тарихын сөйләде.

«Сезгә тәмле җимешләр кирәк түгелме?» – дип ай саен диярлек елмаеп килеп керә безнең редакциягә Муроджон Убайдуллоев. Без аны үз итеп «Җимеш абый» дип тә йөртәбез.

Бер әйткәне бар иде, Чаллыда аның йөреп чыга торган 30дан артык ноктасы бар икән. Шулай төрле урыннарга барып, җимеш, чикләвекләр сатып йөри ул. Бу кәсеп белән шөгыльләнә башлавына 20 елдан артык икән. 

– Тумышым белән Таҗикстанның Ленинабад өлкәсе Пангаз авылыннан мин. Гаиләдә сигез бала үстек. Әти гади колхозчы, мамык кырларында эшли иде. Мин кечкенәдән үк аңа булышып үстем. Өйдә әни тәрбияләде. Балачактан ук истә калган: әниебез гел кер юар иде. Авылда су юк, ерактан ташый. Без дә, билгеле, булдыра алганча булышабыз, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. 

Аңардан ерак Таҗикстаннан ничек Татарстанга килеп эләгүе турында сораштым.

– Татарстанга килгәнче мин Ижауда яшәдем. Шулай ук җимешләр белән сату итә идем. Бер якын дустым Чаллы турында сөйләде. Ул инде монда яши иде. Мин дә кызыктым һәм тәвәккәлләп бирегә күчендем. 1999 ел иде бу. Дөрестән дә, шәһәр бик ошады, фатир белән дә проблема булмады. Шул вакыттан бирле җимешләрне шулай йөреп саттым. Бер җиргә барам да, анда тәкъдим итәм. Миннән җимеш алучылар башка адреслар әйтәләр, шунда китәм. Шулай итеп дистәләгән урын барлыкка килде. Мин бөтен нәрсәне язып барам. Кайчан кайда булганмын – барысы да теркәлә. 30дан артык ноктаны йөреп чыгарга гадәттә бер айлап вакыт китә. Аннары яңадан башлыйм. Ә җәен мин монда булмыйм – Таҗикстанга кайтып китәм. Көзгә кабат Чаллыга киләм. Туган ягымда минем дүрт гектар мәйданда бакчам бар. Бакчада күпләп виноград, чия, персик, абрикос, шелковица, айва, джида үстерәм. Бирегә сатуга алып килгән чикләвекләрне исә Таҗикстандагы эшмәкәрләрдән алам, – дип аңлата ул.  

Чыннан да, җәй көннәрендә «Җимеш абыебыз» югалып тора. Ул туган ягында үстерә торган җимешләрне эшкәртү, уңышны җыеп алу белән шөгыльләнә икән. 

– Май урталарында бакчадагы уңышны җыя башлыйм. Аннары персик-абрикосларны сатар вакыт җитә. Иң ахырдан әстерхан чикләвеге өлгерә – аны 15 сентябрьдән соң җыябыз. Аны эшкәртү октябрьгә кадәр дәвам итә. Билгеле, бу эшләрне үзем генә башкара алмыйм. Кеше ялларга да туры килә, техниканы да арендага алам. Суын да сиптерәсе була. Аның өчен дә махсус машиналар яллыйм. Ә башкача булмый!

Аннары бакчамда үстергән җимешләрне монда алып килеп сатар өчен махсус киптерәм. Моның өчен аерым киптергечләр ясаттым. Шуларга яңа җыелган җимешләрне куям да, карап торып, әйләндерә-әйләндерә киптерәм, – ди ул.  

Муроджон Убайдуллоев 15 еллап инде бакча эшләрен үзе генә алып бара икән. Үзе үстергән нигъмәтләрне дә Татарстанга алып килеп сату өчен Таҗикстанга елына дистәләгән тапкыр кайтып килергә кирәк. Моннан тыш, ул Үзбәкстанга барып та хәлвә, чәй тәмнәре алып кайта. Аларны да шулай йөреп сатып йөри. «Бу эшне тәртипкә салыр өчен миңа дистә еллар кирәк булды. Хәзер, Аллаһка шөкер, зарланмыйм, шөкер итәм. Таҗикстаннан китеп, күп кенә якташларым шикелле төзелештә эшләп карадым мин. Әмма озакка чыдый алмадым, киттем. Акча табуның башка ысулларын эзли башладым», – дип сөйли әңгәмәдәшем.  

Гаиләсе турында да сораулар бирдем.

– 1989 елда өченче сыйныфтан ук яратып йөргән кызга өйләндем. Бер күрүдә үк гашыйк булдым аңа. Шундый матур, тыйнак иде ул. Аны еллар буе күзәтеп йөрдем шулай. Аннары тугызынчы сыйныфка күчкәч, Любать исеменә дип, бәйрәмнәр белән котлап, открыткалар җибәрә башладым. Үзенә турыдан-туры ярамый, дус кызы Курбоной аша гына! Ничә тапкыр яздым, бернинди җавап булмады. Әмма мин кәефне төшермәдем, барыбер аны үземнеке итәм дип ант бирдем.

Тагын вакыт узды. Мин һаман бәйрәмнәр белән котлавымны дәвам иттем. Бервакытны, гел көтмәгәндә, Любадан да хат килеп төште. «Ничә еллар сиңа җавап бирмәдем. Әмма шуны аңладым: мин дә сине ошатам икән» дип язылган иде анда. Кош тоттыммыни?! Шундый канатланып укыган идем ул хатны, хәзер дә тәннәрем чымырдап куя. 

Мәктәпне тәмамлагач ук мине армия сафларына чакырдылар. Хәрби хезмәттә булганда да хатлар язышып тордык. Сер итеп кенә әйтәм: аларны хәзер дә кадерләп саклап торам. Биредә рус теленә ныклап өйрәндем, стройбатта идем, шуңа да стропальщик һөнәрен дә үзләштердем. 

Аннан кайткач, 1987 ел иде бу, Любать белән очраштык. Аның белән 1989 елда гаилә кордык, дүрт балабыз булды. Аннары Татарстанга йөреп эшли башлагач, гаиләмне дә Чаллыга күчердем. 2011 елда исә Россия паспорты алдым, – ди әңгәмәдәшем. 

Кыенлыклар булса да, ничек тә акча юнәтү ысулын тапкан Муроджон Убайдуллоев. «Иң мөһиме – кешеләргә ачык булу, намуслы хезмәт итү. Калганы була аның. Шөкер итәргә генә кирәк», – дип куя ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев