Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Ирем ташлап китте, мин дә бәхетемне таптым»

Язмышлар.

Булачак героем белән очрашырга Чаллының затлы бистәсенә барган идем. Урман буендагы өч катлы йортта, өч бүлмәле фатирда яши ул. Фәния ханымның фатиры затлы, үзе уңышлы булса да, бәхете булмаган икән. Аның үзе турында елый-елый сөйләгәннәрен тыңлагач, «байлар да елый икән» дигән әйтемнең хаклыгына тагын бер кат инандым.

Алар ире Фәрит белән балачактан бергә уйнап үскәннәр. Урта мәктәпне тәмамлагач, икесе дә югары белемле белгеч булыр өчен Казанга киткәннәр. Берсе авыл хуҗалыгы, икенчесе медицина институтын тәмамлаган. Диплом алгач, туй уздырып, гаилә корганнар.

– Бер-беребезне хөрмәт итеп, бик яратышып яшәп киттек. Тормышыбыз начар булмады, бар да җитте. Икебез дә эшләдек, машина, фатир булдырдык. Шәһәр читендәге «Прибрежное» бакчачылык ширкәтеннән дача да алдык.

Тик Аллаһы Тәгалә бала сөю бәхетен генә күрсәтмәде. Вакыты җиткәч булыр әле дип, сабыр гына көттек. Табибларга да, күрәзәчеләргә дә йөрмәдек.

Дүрт елдан соң, туганнарыбыз киңәше буенча, табибларга медицина тикшерүенә бардык. Бик күп анализлар бирдек, икебезне дә заманча җиһазларда тикшерделәр. Һәм гаепнең ирем Фәриттә булуын ачыкладылар. Дусларыбыз да, табиблар да өмет өзмәскә киңәш иттеләр: «Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, гаиләгезне саклагыз, ялварып сорагыз, көннәрдән бер көнне Ул сезне ишетер, хыялыгыз тормышка ашар», – дип тынычландырдылар.

Тегендә-монда җибәрделәр, мең төрле дәвалау ысуллары билгеләделәр. Кемгәдер шуларның берсе килешергә мөмкин бит. Безнең белән бергә йөргән бер парның алты ел балалары булмаган икән. Ул хатын массажга йөреп алган иде. Озак та үтмәде, балага узганлыгын әйтте. Әйе, кемнеке ничек була бит ул... Берәүләр катлаулы дәвалаудан соң да булдыра алмый, ә икенчеләр берничә массаждан соң ук уза.

Ирем дә табиблар янында шактый вакыт йөрде минем белән. Әмма балабыз барыбер булмады. Мин инде ул вакытта балалар йортыннан бала алырга да әзер идем, иремә дә шуны тәкъдим иттем. Әмма ул кырт кисте: «Кеше баласын өемә алып кайтып тәрбияләп ятмыйм», – диде. Мин аны йомшарыр дип уйлаган идем. Чит бала алып кайту – үзенекенә бөтенләй өметен өзү булыр, шуңа ашыкмыйдыр, дидем. Кызганычка каршы, дәвалануларның бернинди дә нәтиҗәсе булмады.

Ирем кимсенгәндер инде үзеннән — хәзер мин шулай дип уйлыйм. Әмма бала алырга тәки ризалашмады ул. Ә егерме ел бергә яшәгәч, аерылган, балалы хатын янына чыгып китте. Аныкын бер дә кеше баласы дип тормады, шуны тәрбияләп гомере уза хәзер.

Олыгайган көнемдә миңа да бәхет елмайды. Фатирыма ремонт ясаттым. Обой ябыштыручы Әлфия исемле хатын белән сөйләшеп киттек. Ул абыйсының берничә ел элек хатыны вафат булуы турында әйтте. 

«Абыем акыллы, тәртипле, эчми-тартмый. Ике бүлмәле фатирында үзе генә яши. Аллаһка шөкер, сәламәтлегеннән зарланмый. Берәр яхшы татар хатыны булса, өйләнергә дә каршы түгел», – диде.

Шул арада минем башыма: «Ирем мине ташлап китте. Нигә миңа да бәхетемне сынамаска?» – дигән уй килде. Әлфиягә икенче көнне абыйсын алып килергә куштым. Әнәсне бер күрүдә үк үз иттем. Ул да миңа битараф булмады. Алты ай дус булып йөрдек тә, «Нур Ихлас» мәчетенә барып никах укыттык. Аллаһка шөкер, матур гына яшибез. Аның балаларын да үз иттем. Кунакка килеп, кирәк эшләребездә булышып йөриләр. Мин бәхетсез дип елап утырырга кирәкми икән – Аллаһ насыйп итсә, бәхетле булуыңны сизми дә каласың. Өметне өзмәскә һәм Аллаһтан сорарга гына кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч язмаларда язмыш