«Ирсез дә, баласыз да калдым»
Аянычлы язмыш.
Булачак героем белән очрашырга Чаллының затлы бистәсенә барган идем. Урман буендагы өч катлы йортта, өч бүлмәле фатирда яши ул. Үзе уңышлы булса да, шәхси тормышында бәхете булмаган аның. Үзе турында елый-елый сөйләгәннәрен тыңлагач, «байлар да елый икән» дигән әйтемнең хаклыгына тагын бер кат инандым.
Алар ире Самат белән балачактан бергә уйнап үскәннәр. Урта мәктәпне тәмамлагач, икесе дә югары белемле белгеч булыр өчен Казанга киткәннәр. Берсе авыл хуҗалыгы, икенчесе медицина институтын тәмамлаган. Диплом алгач, туй уздырып, гаилә корганнар.
«Бер-беребезне хөрмәт итеп, бик яратышып яшәп киттек. Тормышыбыз начар булмады, бар да җитте, икебез дә эшләдек, фатир, машина, шәһәр читендәге «Прибрежное» бакчачылык ширкәтеннән дача да алдык. Тик Аллаһы Тәгалә бала сөю бәхетен генә бирмәде. Вакыты җиткәч булыр әле дип, сабыр гына көттек. Табибларга да, күрәзәчеләргә дә йөрмәдек. Дүрт елдан соң туганнарыбыз киңәше буенча медицина тикшерүе үттек. Бик күп анализлар бирдек, икебезне дә заманча җиһазлардан карадылар. Гаепнең исә ирем Саматта булуы ачыкланды.
Дусларыбыз да, табиблар да өмет өзмәскә киңәш иттеләр. «Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, гаиләгезне саклагыз, ялварып сорагыз, көннәрдән бер көнне ул сезне ишетер, хыялыгыз тормышка ашар», – дип тынычландырдылар. Дөрестән дә, табиблар баштарак гел өметләндереп тордылар. Тегендә-монда җибәрделәр, мең төрле дәвалау ысуллары билгеләделәр. Кемгәдер шуларның берсе килешергә мөмкин бит. Безнең белән бергә йөргән бер парның алты ел балалары булмаган иде. Ул хатын массажга йөрде. Озак та үтмәде, көмәнле булуы ачыкланды. Кемнеке ничек була бит ул?! Кемдер катлаулы дәвалау ысуллары үтеп тә булдыра алмый, ә икенче берәүләр берничә массаждан соң да уза. Ирем дә табиблар янында шактый вакыт йөрде минем. Әмма балабыз барыбер булмады. Мин инде ул вакытта балалар йортыннан алырга да әзер идем, иремә дә шуны тәкъдим иттем. Тик ул кырт кисте, кеше баласын өемә алып кайтып тәрбияләп ятмыйм диде.
Мин аны йомшарыр дип уйлаган идем. Чит бала алып кайту – бөтенләй өметен өзү булыр, шуңа ашыкмыйдыр дидем. Кызганычка каршы, дәвалануларның бернинди дә нәтиҗәсе булмады. Ирем кимсенгәндер. Хәзер мин шулай дип уйлыйм. Әмма бала алырга тәки ризалашмады ул», – дип сөйләде Сания ханым.
Ул иренең бу фикере белән дә килешә. Аллаһтан вакыты җиткәч, балабыз булыр дип, өметләнеп яши. Тик Самат аның өметләрен акламый.
Еш кына эштән соң өйгә кайтмый, кайтса юктан да тавыш чыгара башлый. Сания ике туган абыйсыннан Саматның күрше йорттагы бер хатын янына йөрүен белә. Моны башта иренә сиздерми. Вакытлыча мавыгудыр, ди ул. Гадәттәгечә, яши башларбыз дип уйлый.
Нәкъ 21 ел яшәгән көнне Самат эштән кайткан Саниягә: «Мин Әлфиягә өйләнәм. Син үз тормышыңны кара», – ди.
Сания аны: «Сабыр ит, ахырдан үкенергә туры килмәсен», – дип үгетләп тә карый. Әмма балачак мәхәббәте аны санга сукмый. Сирәк-мирәк Сания янына кереп чыккаласа да, Самат ахырда барыбер Әлфияне сайлый.
«Ул хатын – иремнең күрше авыл кызы булып чыкты. Кияүгә чыгып аерылган, бер баласы бар. Ире баласын матди яктан тәэмин итеп тора. Акчага кытлык кичермиләр. Улын минем ирем дә яраткан. Кеше баласы дип тормаган. Яңа велосипед, ноутбук алып биргән. Хәзер шуны тәрбияләп гомере уза. Ә мин ирсез дә, баласыз да калдым», – ди язмам герое.
Сынаулар моның белән генә бетми. Сания ханым бер көнне эштән кайтканда таеп егыла. Әкрен генә торып өенә кадәр кайта. Аягына төрле мазьләр сөртеп, йокларга ята. Төнлә каты авыртуга чыдый алмыйча уянып китә. Урыныннан да тора алмый. Ярый әле янында кесә телефоны була. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыра һәм үрмәләп барып, бик авырлык белән генә ишеген ачып куя.
15-20 минуттан медицина хезмәткәрләре килеп тә җитә. Табиблар ханымның аягы сынуын әйтәләр. Травматологиягә барырга кирәк диләр...
Сания ханым документларын эзләргә керешә, тик таба алмый. Паспорты егылгач, сумкасыннан төшеп калган булып чыга. Ярый әле мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм башка документлары сумкасының икенче кесәсендә калган була. Шул документлары белән Сания ханымны хастаханәгә алып китәләр. Рентген нәтиҗәләрен карагач, кичекмәстән операция ясыйлар. Ул 4 сәгать дәвам итә. Сания ханым бик озак тернәкләнү курсы уза, әмма барыбер ныклап аягына баса алмый. Аңа II төркем инвалидлык бирәләр. Шулай итеп аңа эшен җиңелрәккә алыштырырга туры килә.
«Хезмәт хакын җиткерергә тырышам инде. Бик авыр. Болай булса фатирны кечерәк мәйданлыга алыштырырга туры килер инде. Иртәгә ни буласын беребез дә белми шул», – диде ул саубуллашканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев