Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Камилә Хәкимуллина: «Укучыларым мине бертуган апалары кебек кабул итә»

«Укучылар белән бергә үзең дә башыңны ныграк эшләтәсең. Азарт барлыкка килә», - ди ул.

Шәһәребездә үз эшенә чын күңеленнән бирелгән мөгаллимнәр аз түгел. Алар арасында яшьләр дә булуы сөендерә. Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның химия укытучысы Камилә Хәкимуллина шундыйларның берсе.  

«Безнең коллективта үз эшен, балаларны яратып эшләүче укытучылар күп. Бу юлы лицеебызда укыган, КФУны тәмамлап үзебезгә эшкә кайткан Камилә Маратовна турында газетага языгыз әле. Ул безнең яшь, өметле укытучыбыз. Узган ел яшь укытучылар арасында конкурста җиңеп грант отты. Аны укытучылар да, балалар да ярата», – диде лицей директоры, шәһәр советы депутаты Фирдүсә Әюпова. 

Мин барганда Камилә Хәкимуллина укучылары белән иде. Аларга иртәгә ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты да, өйләренә озатты. Сизелеп тора, аны укучылары апалары кебек яраталар, хөрмәт итәләр. Камилә Маратовна өченче уку елын башлаган укытучы. Бу заманда укытучы һөнәрен сайлаучы яшьләрне күрү минем өчен сөенечле һәм соклангыч күренеш булып тоелды.

– Мин үзебезнең лицей-интернатта химияне 9нчы сыйныфка кадәр яхшы укыдым. 10-11нче сыйныфка каласым билгеле иде. Мин бу химия белән заводта, медицина яисә мәгариф өлкәләрендә эшли алачакмын дип уйладым. Һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшыргач Казанга киттем. Имтиханнар нәтиҗәсе буенча керә алырлык берничә югары уку йортына «разведка»га бардым. Аграр университетның бинасы ошамады. КФУның химия-технология институына баргач башыма: «Монда укып чыккач, мин берәр заводта станок артында эшлим инде, бу күңелсез булачак», – дигән уй килде. Һәм мин КФУның укытучылар әзерләү факультетына кереп, химия укытучысы булырга карар кылдым. Чөнки балалар белән эшләү күңелле. Аннары безнең өйдә шундый фикер яши: кызлар өчен шәфкать туташы яисә укытучы, малайлар өчен инженер һөнәре кулай. Әнием дә безнең укытучы яисә шәфкать туташы булуыбызны теләде. Шулай булды да –  мин укытучы, сеңелем Кадрия шәфкать туташы. Әнием Айгөл 20 ел тәрбияче булып эшләде, – дип таныштырды үзе белән Камилә Маратовна.

Химия фәненә мәхәббәтне аңарда укытучысы Галина Даниленко тәрбияләгән. Камилә химиядән «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыган. Ни өчен бу фәнгә өстенлек бирүе турында ул:

«Мин өйгә кайткач әнигә һәр көнне Галина Әсхәтовна турында, аның ничек киенүе, ничек йөрүе, дәресне ничек аңлатуы турында сөйли идем. Димәк, мин таләпчән, белемле укытучыны яратканмын, аның аша химия фәненә гашыйк булганмын», – ди. 

КФУда укыганда ул җәйләрен студентлар отрядының җитәкчесе булган. Лагерьда әйдаман, 4нче курста укыганда Казан мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Сайлаган һөнәре аныкы булуына шикләнмәгән дә, чөнки ул фәнен, укучыларын яраткан. Укучылары исә үзен хөрмәт иткән. Камилә Маратовнаның башкалада калу мөмкинлеге дә булган. Тик аны туган шәһәре, үзе белем алган лицей-интернат тарткан. Үзен укыткан Галина Даниленко лаеклы ялга чыкса да, Камилә укып бетергәнче эштән китми торган. «Максатчан килешү буенча укыгач, мин мәктәптә эшләргә тиеш. Алай булмаса да, Чаллыга үзем укыган лицей-интернатка кайтыр идем. Чөнки монда балалар саны да кимрәк. Тәрбия чаралары татар телендә бара. Катнаш мәктәпләргә караганда бездә малайлар һәм кызлар тәртиплерәк тә. Кирәк вакытта үземнең укытучыларым киңәшләрен бирәләр, бар эштә дә ярдәм итәләр. Яшь белгечкә чит коллективта эшләү кыен бит. Төп таянычларым – әти-әнием янында булу да рәхәт», – ди ул.

Камилә Маратовна кече сыйныфларда һәм 10-11нчеләрдә химия укыта. «Кайбер дәресләр майлаган кебек шома, җайлы уза. Кайберләрендә киресенчә булырга мөмкин. Һәр укучыга шәхси якын килергә кирәк. Бөтен дәрес бертөсле узса, эшләргә күңелсез булыр иде. Югары сыйныф укучылары дәрестән мөмкин кадәр күбрәк белем алырга омтылалар. Чөнки аларның максаты, шуңа омтылышы бар. Югары сыйныфларда биремнәр авыррак. Укучылар белән бергә үзең дә башыңны ныграк эшләтәсең. Азарт барлыкка килә. Химияне беренче елларын укучылар кызыксынучан. Алар спиртовканы беренче тапкыр күрәләр, беренче экспериментлар үткәреп сөенәләр», – диде ул укучылары турында.

Камилә Хәкимуллина 9 «Б» сыйныфында җитәкче дә. Укучылары ярата үзен. Укытучы моның серен чиште. 

– Сыйныфымда 16 укучы. Аллаһка шөкер, катлаулы хәлләр булганы юк. Укучыларым мине апалары кебек кабул итәләр. Мин алар белән бер дулкында булырга тырышам. Безнең эштә йомшак булырга ярамый. Балалар таләпчән, гадел укытучыны күбрәк хөрмәт итәләр. Үзем дә Галина Әсхәтовнаны шул сыйфатлары өчен яраттым. Дәресләренә курка-курка керә идек, – ди ул.

Шәһәрнең химия укытучылары берләшмәсендә Камилә Маратовнаны әлегә тәҗрибәле педагог Галина Даниленконың укучысы буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр. Бу яшь укытучы өчен горурлык. 

Язмам герое хушлашканда:

«Мин остазыма укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән өчен гомерем буена рәхмәтле. Без аның белән даими элемтәдә торабыз. Ул миңа һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итә. Киләчәктә кайда эшләячәгемне анык кына әйтә алмыйм. Әмма мин укытучы һөнәреннән ваз кичмәячәкмен», – диде.

Без, «Шәһри Чаллы»лылар, Г.Акыш исемендәге лицей-интернат укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре – укытучылар көне белән котлыйбыз. Катлаулы хезмәтләрендә сәламәтлек телибез. Укучылары белемгә омтылсын, акыллы, тәртипле булсын. Әти-әниләр укытучылар белән бер фикердә булып, киләчәк буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертсен. Укытучылар үз укучыларының уңышларына сөенеп, горурланып яшәсеннәр. 


/ Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә язмыш