«Карьера төзим» дип гаиләгезне югалта күрмәгез! Минем кебек»
«Пятачок» йолдызы сер йомгагын сүтте.
«Пятачок»ларның берсен дә калдырмый ул һәм һәркайсына яңа, үзенчәлекле киемнән килә. Шуңа ерактан күренеп, балкып тора. Сүзем – һәрвакыт елмаеп торучы, «пятачок»ларның йөзе булган Саимә апа Логинова турында. Беренче карашка аның тормышы бик җиңел, тоташ бәйрәмнән генә торган кебек тоела. Тик чынлыкта алай түгел. Ул «пятачок»ка биеп, кушылып җырлап, күңел яраларын онытырга, юанырга, җаны һәм тәненә дәва алырга килә икән.
– Саимә апа, сезнең күлмәкләр башкаларныкына охшамаган. Каян аласыз аларны?
– Кыш көне үк ике комплект алып куйдым. Гадәттә, Яңа елга зур кием кибетләренә бәйрәмчә, ялтыравыклы киемнәр кайтаралар. Аннары аларның бәяләре 2 меңнән 500- 800гә төшә. Шул вакытта алып калам. Инде 3 ел рәттән шулай итәм.
– Сез үзегез дә тегәсезме?
– Әйе. 3 тукыма кибете ябылды. Анда да зур ташламалар булды, күлмәклекләр алып калдым. Әле тегәргә генә өлгермәдем. Кибеттән алган бу костюмнарны да барыбер эшкәртергә туры килә – кайсын кыскарттым, кайсының яшьләрчә ерыклары бар иде – тектем.
– Ә күлмәк сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсең?
– Сыйфатлысын алырга тырышам, тукымасын карыйм, пайеткаларының тегелешен. Тик әгәр төсе ошаса, җете, янып торган булса, сыйфат икенче планга күчә. Кибетләрдә быел нигездә кара белән ак кына булды. Һәм соры. Ә ул төс миңа гел килешми икән. Аннары шунысы да бар – сәхнә өчен бер, урам өчен икенче формат кием кирәк.
– Димәк, сез ялтыравыклы киемнәрне «пятачок» өчен махсус аласыз?
– Әлбәттә! Урамда алай киенеп йөрсәң, башы киткән икән диярләр! (көлә)
– Аяк киемен дә шуңа килешкәнен сайлыйсызмы?
– Әйе. Пенсионерлар өчен ташламалар булган кибетләрдән алам. Өч парны алсаң, дүртенчесен бушлай бирә торган урыннарда. Төрле төстә, төрле бизәлешлесен.
– Матур итеп киенеп килеп, «пятачок»тагы дусларыгызның ушын аласыз инде алайса?
– Дуслар дип... Хәзер ниндидер компанияләрдән бигрәк, үземә-үзем хуҗа булып йөрим. Ни әйтсәң дә анда күпчелек – миннән яшьрәкләр. Аларның үз көе, үз темпы. Бүләкләрне дә алдагы елларда шактый җыйдым, хәзер башкалар да алсын.
– Алайса, «пятачок»ларга сезне нәрсә тарта?
– Мин анда барганда бөтен авыруларымны өйдә калдырып чыгам. Килгәч, музыка уйнаганда баш шаулаганын ишетмим, биегәндә тәнем сызлаганын онытам. Кәефем күтәрелә. «Мин дә кеше бит әле бу дөньяда, мин дә яшим бит әле» дигән уйлар туа. Татарчасын белмим, миндә – эйфория була, рәхәт!
– Моның дәва икәнен ничек аңладыгыз?
– Бик озак эзләндем. 15 ел! Башта мәчеткә бардым. Беренче класс баласы кебек укыдым. Концертларга барырга, матур итеп киенергә ярамаганын аңладым. Анысына да түзәр идең, өйдә берүзем чагында Корьән укый башлавым була – еларга тотынам, тыелып булмый. Мәрхүм ирем, улым өчен укыгандай тоела. Болай барса, акылдан шашам бит мин дидем. Өйдән чыгып китәргә кирәклеген аңладым. Инвалидлар җәмгыятеннән концертларга чакыру бирделәр. Шунда кешеләрне күреп, үзем дә биеп, күңелем күтәрелеп китте. Аннары киемемне дә карый башладым.
– Яшь чагында да киенергә ярата идегезме?
– 6 яшьтән курчакларга киемнәр тегә башладым. Яшь чагында тегә, бәйли, чигә идем. Авылдан шәһәргә килгәч тә кешедән ким киенәсем килмәде, тырыштым. Эшләгәндә җитәкче идем, Мәскәүдән бездә булмаган тукымалар алып кайтып, «Бурда-моден» журналыннан өлгеләр буенча тегеп кия идем. Кеше арасында статусым бар иде.
– Матур киенгәч, таныйлардыр?
– Фотога төшәләр. «Пятачок»та да, санаторийга барганда да. Мин йолдыз кебек, елмаеп торам.
– Үзегез дә карыйсызмы ул фотоларны?
– Юк. Гаилә архивын, гомумән, карый алмыйм – анда яртысы исән түгел. Дусларымның да күбесе инде юк. Фотоның кызыгы бетте. Төшкәндә шикләнеп тә куям – бозым ясаулары да бар икән бит. Элек, яшьлегем белән мин моны уйламаганмын. Ә иремне шуның аркасында югалткач, шикләнәм хәзер.
– Ни өчен ясадылар икән?
– Иремнең бик якын кешесе ясады. Бозым ясаган кеше үлә, шуннан да аңладым. Аның иремне минем белән яшәтәсе килмәде. Бүтән кешенең язмышын бозганын да беләм. Без белмәгән, бик катлаулы һәм куркыныч нәрсә икән ул. Миңа моны әйттеләр, иремнән чыгарып та карадылар, тик чистарта алмадылар. Аннары гына исемә төште – бервакыт кунакта чагында аны ачылган аракы белән сыйладылар, аннары безгә дә шуны алып килде ул кеше. Өч тапкыр шулай. Ә мин моның бозым икәнен соңыннан гына белдем, эшкә чумган идем. Без кунакка барган Пермь ягында бу эшне белгән кешеләр яши икән.
– Бик авырдыр боларны уйлау.
– Авыр, тик бернәрсә дә эшли алмыйм. Яшьләргә әйтәсем килгәнем шул – гаиләгезгә бик сизгер булыгыз. Минем кебек карьера төзим дип, якыннарыгызны югалта күрмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев