Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

Кәрим пичай

Аянычлы язмыш.

Салкын себер җиле үзәкләрне өзеп, кигән кием аша үтеп, бөтен тәнне өшетте. Искереп беткән, берничә кешедән калган, кырык ямаулы бишмәт ачы җилдән саклый алмады. Башындагы олы шәлен чалыштырып аркасыннан бәйләгән, чыра кебек ябык 15 яшьлек кыз бала урман эченнән чыкканда корыган ботаклар төялгән агач чананың бавы өзелде. Килгән эзләр әллә кайда юкка чыкты, күз ачкысыз буран башланды.

Ачлы-туклы яшәп бер рәхәт күрмәгән бала, җан көче белән чанасын тартып, авылга таба юл тотты. Буран шулкадәр көчәйде ки, алда берни күренмәде. Хәдиянең күз яшьләре битендә килеш боз булып ката башлады. «Утынны ташлап, чананы гына алып кайтыйммы әллә?»  –  дигән уй башына килсә дә, авыл читендәге искереп беткән салкын мунчада чирләп яткан әнисе күз алдына килгәч, алга атлавын дәвам итте…

Икенче көнне, буран туктагач, Усау авылы ирләре югалган  Хәдияне эзләргә чыктылар. Авыл башыннан 300 метрлап ераклыкта керпе кебек бөгәрләнеп каткан кыз баланың гәүдәсе табылды.

Кызын мөселманча күмәр өчен әнисе Бибивафаның кәфенлеккә бер тиен акчасы да булмаганлыктан, нәрсә тапсалар шуңа төреп, ящикка салып удмуртлар Хәдияне Усау авылы зиратына җирләделәр.

Бердәнбер баласын да югалткач, Бибивафаның яшәү дәрте сүнәр дәрәҗәгә җитте. Ул елга буендагы буага барып, бәке кырыендагы бозга тезләнде. Узган гомеренең мизгелләрен исенә төшерде…

Яңа гасыр башында Наҗар авылында туып үскән Бибивафаны димләп, Кичкетаң авылына Кәрим исемле егеткә кияүгә бирделәр. Парлашып дөнья корып малай hәм кыз тудырдылар. 20нче еллардагы ачлыкта Кама, Иж буйларыннан юа, кузгалак ташып, алабута орлыгы җыеп булса да балаларын исән калдырдылар.

1930 елның җәендә Кичкетаң авылында чыккан янгын 180 хуҗалыкның йөз иллеләбен юкка чыгарды. Бибивафалар да бернәрсәсез коры җирдә (дөресрәге көлдә) утырып калды, дәүләттән бер тиен дә ярдәм күрсәтелмәде.

1936 елда бу тирәләрдә ашлык уңмагач, тагын халыкка ачлык килде. Колхозчыларга хезмәт көненә дә икмәк бирелмәде.
1939 елны авыр михнәтләргә түзә алмыйча, Кичкетаң авылыннан 20-гә якын гаилә вербовка буенча Финляндиягә күчеп киттеләр. Алар арасында ике баласын иярткән Кәрим белән Бибивафа да бар иде.

Тик Финляндиядәге тормышлары озак дәвам итмәде. 1941 елның 22 июнендә сугыш башланды. Ир-атларны военкоматка җыйдылар, калганнар 24 сәгать вакыт эчендә бөтен булган әйберләрен калдырып, яңадан юлга кузгалырга мәҗбүр булдылар. Ире Кәримне hәм буй җиткән улын башка күрә алмады Бибивафа, алар икесе дә сугышның башында ук вафат булды.

Бибивафа 14 яшьлек кызын ияртеп зур авырлыклар белән Кичкетаңга кайтып җитте. 60 яшен тутырып килгән хатын, колхозда эшләрлек рәте булмагач, Удмуртиянең Алнаш районына кергән Усау авылына барып бер хәллерәк гаиләгә тамак хакына эшкә ялланды. Финляндиядән кайтканына ярты ел булды дигәндә, соңгы ышанычы булган кызын да югалтты…

Барсын күзаллап, инде дөнья белән саубуллашам дип бәке янында торганда, бала чагында Наҗар әбисенең әйткән сүзләре исенә төшерде. «Балам, дөнья көтүләре бик авыр ул, ничек тә түзәргә кирәк. Әҗәлең җитми бу дөньядан китү  мөселман кешесе өчен  Ходай Тәгалә алдында бик зур гөнаh була», – дигән иде ул. Башына килгән шул уйлардан соң, Бибивафа бәке яныннан торып басты да, кая барганын  үзе дә белештермичә олы юл буйлап алга атлады... 

Удмурт авылларында йөреп, Бибивафа дигән исем юкка чыкты, «хәерче Вафа» дигән исем барлыкка килде. Шулай авылдан авылга хәер сорашып яши башлады карчык. 1942 елның җәендә Юмьяшур дигән авылда бер хуҗалыкның капкасын ачып керде ул. Йорт хуҗабикәсе бәйдәге этнең алдына ризык калдыклары салган булган. Моны күрүгә, калтырап торган  арык гәүдәле, ачлыктан  зураеп калган күзле  карчык, шул савытка юнәлде. Хәлсезләнеп җиргә утырды да, бармакларын калдык ашауга тыгып, шуларны ялап карады. Эт читкә китеп, коерыгын кысып өрә башлауга, хуҗа хатын Анна чыкты. Карчыкны җирдән күтәреп торгызды да, өенә алып кереп ашатты. Тәмам талчыккан хатынны юындырып, үзендә кунарга калдырды. 

Ире сугышка киткәч, берсеннән-берсе кечкенә 5 бала белән өйдә калган  Анна икенче көнне Вафа карчыкка: «Әгәр син минем балаларны карасаң, мин колхозга эшкә йөрер идем. Ни табабыз, бергә бүлешеп ашар идек», – диде. 

Шул көннән Вафа карчык бала карап, Юмьяшур авылында яши башлады. Күрше авыл булганлыктан, мондагы халык Вафаның Кичкетаңнан икәнен дә, Кәрим хатыны икәнен дә белә торган булды. «Бибивафа» дип башка милләткә түгел, татарга  дә әйтүе кыен булганга, hәрберсенең кушаматы булган удмурт халкы өчен Бибивафа «Кәрим пичай»га  («Кәрим түтәй») әйләнде. 

Кәрим пичай удмуртча белмәде, үлгәнче өйрәнә алмады, белергә дә теләмәде. 5 бала да әбидән татарча өйрәнеп, өйләрендә үзара татарча сөйләштеләр, татар җырларын җырладылар, җитмәсә гармунга да оста булып, төрле көйләр өйрәнделәр.
Авыл халкы бу хәлләргә үз бәясен бирде, балаларның кушаматлары гына да ни торды: берсе – Кәрим Николай, икенчесе – Комган Алексей, өченчесе –
Бигер (Татар) Андрей, кызларныкы да шундыйрак рәвештә иде.
Сугыш тәмамланып, Аннаның ире Конькин Иван исән-имин фронттан кайткач та, балаларын тәрбияләп үстергән Кәрим Пичайны үз йортында калдырды. Кәрим Пичай үз динен югалтмады, hәрвакыт догаларын, намазларын укыды. Шәригать кушканча чәчләрен каплап яулык бәйләп йөрде. Иртә-кич комган белән тәhарәтләнеп, балаларны да шул тәртипкә өйрәтте.
Еллар үткән саен Кәрим Пичайның якын-тирә авылларда авторитеты үсә торды. Аның кешелеклегенә сокланып, Варзи-Ятчи базарыннан кайтучылар әбигә хәергә күчтәнәчләр кертә башлады. 
Кәрим Пичай тәмәке тартучы, исерек кешеләрне ишек алдына да кертми торган усал карчыкка әйләнде. Йортлары кибет каршында булганга күрә, удмурт хатыннары да күчтәнәчләр алып Кәрим Пичай янына чәй эчәргә кереп, үзләренең моң-зарларын сөйлиләр, кайгылары белән уртаклашалар иде. Авыл кешеләре алдында акыллы киңәшләр бирүче, изге карчыкка әйләнде татар әбисе.

88 яшен тутырганда сәламәтлеге какшаган  Кәрим Пичай  Иванга үзенең Кичкетанга кайтып үлеп, татар зиратында урын алырга теләвен әйтте. Иван аның үзен генә чыгарып җибәрәсе килмәде, Бибивафаның барыр урыны юклыгын да белде, ахыргача үзендә тәрбияләргә теләде.  
Ләкин  көннәрнең берендә әби намазлыгын алып, китәр өчен  юлдан үткән  машиналарга кул күтәрә башлагач, Иван  аны Кичкетаңдагы ялгыз гомер кичерүче килендәше йортына илтеп куйды. Моңарчы да бер-берсенә кунакка йөрешкән була  килендәшләр. Кичкетаңда авыл карчыклары Бибивафаны  тәрбияләп татар мунчасында юындырдылар, сый-хөрмәт күрсәттеләр. Берничә көннән Бибивафа карчык кулына дисбесен тоткан килеш фани дөнья белән саубуллашып, бакыйлыкка күчте...
Барлык йолаларны үтәп карчыкны җирләгәч, ирләр  өйләренә таралышты. Кабер  янында фуражкасын кулына кысып тоткан, ап-ак чәчле карт солдат Иван ялгызы гына тын калып,  уйланып озак басып торды.
Хатын-кызны ир-атка караганда озаграк яши, диләр. Күбрәк яшәгән саен дөньялыкның михнәтләре дә күбрәк булуын гына барыбыз да аңларга  теләмибез шул.
Бу язмаларны  язганчы күрше удмурт авыллары Юмьяшур, Варзи-Ятчида булырга туры килде. Татар әбие Кәрим Пичайның легендасы удмурт халкының хәтерендә әле бүген дә саклана.

Ромель Маннапов, Әгерҗе районы, Кичкетаң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев