Үкенеп яшәү – яшәү түгел
Таң алдыннан кулына төенчек тоткан кыз ияртеп кайтып кергән улын күреп, Нурзидә аптырап та, каушап та калды.
Ишеккә аркылы басарга, каршы төшәргә көче җитмәде ананың. Улының карары нык иде. Ул бары тик: “Балам, сиңа ничә яшь соң әле? Соңыннан үкенерлек булма”, - дип кенә әйтә алды. Чыннан да, Ләбибәгә 17 генә яшь, ул әле нәрсә эшләгәнен, гаилә тормышының ачысына-төчесенә түзәргә кирәк булачагын аңламый иде. Дөресрәге, ул иртәгесе көнне уйлый белмәде. Бары тик сөю, гыйшык утының дөрләгән чагында, Талипның нинди гаиләдән, кем булуын да белмичә, төн уздырганнан соң иярде дә кайтты.
Шул көннән Нурзидәләр өендә ыгы-зыгылы тормыш башланды. Ул, тиз генә үзен кулга алып, камыр куеп җибәрде, тәм-томнарын, ачы-төчесен барлап, күрше авылга кыз сорарга барырга әзерләнә башлады. Күңеленнән үз-үзе белән сөйләште, ничек каршы алырлар, яшь кенә кыз баланы алдалап алып кайтуда гаепләмәсләрме дип борчылды. Шушы мизгелдә аның бар тормышы, үткәннәре күңелендә кузгалып, берәм-берәм күз алдыннан узды...
Әлеге авылга килен булып төшкәндә аңа бары тик 18 генә яшь иде. Шуңа да булачак киленен күргәч, башына килгән беренче уй, “үкенмәс микән” дигән булды. Чөнки ул үзе үкенде, бик нык үкенде... Тик үзе риза булып чыккач, түзәргә туры килде. Өйләнешү белән авылдагы бер буш йортка башка чыктылар. Йорт бик үк яңа булмаса да, тормаслык түгел иде. Ир дигәннәре генә, әти-әни канаты астыннан чыккач, үзен иреккә чыккандай тойды. Салып кайтулар, соңарулар да еш кабатланды. Хатын тавык фермасына эшкә керде. Ире аны хәтта тавыклардан да, искән җилдән дә көнли иде. Нурзидә бала кочаклап өйдә утырганда, ул рәхәтләнеп, барасы җиренә барды, кайтасы килгәндә кайтты. Шуның өстенә көнләшеп җанына тиде. Өйдә инде чәчне матурлап ясап кую да, яңа күлмәк кию дә шик уята, тавыш-гаугага сәбәпче була иде. Тормыш акрын гына алга барды. Икенче, аннан өченче балалары туды.
Көз аеның караңгы бер көне аларга шомлы хәбәр китерде. Шәрифҗан фаҗигагә юлыккан иде. Йөк машинасы белән урман аша чыкканда була бу күңелсез хәл. Машинасы кинәт туктап калуның сәбәбен белергә теләп, ир аның каршысына килеп, астын карарга иелә. Ләкин кинәт машина хәрәкәтләнә башлый һәм Шәрифҗанның өстеннән чыга. Шулай итеп, Нурзидә ун ел гына ир белән яшәп, 28 яше дә тулар тулмас тол калды.
“Ул көнне өзәкләрне өзеп җил дулады. Аңа кушылып Актырнак улады. Күк йөзендә ай да, бер генә бөртек йолдыз да юк иде. Андый шыксыз көнне мин башка хәтерләмим дә кебек”, - дип үрсәләнгән чаклары бүген генә кебек тә. Менә балаларының да башлы-күзле булыр чаклары җиткән икән бит инде. Нурзидә икенче тапкыр каенана булырга җыена. Балаларны ничек аякка бастырырмын, ир балаларны әтисез тыңлата алырмынмы, бу авылда якын бер кешем дә юк бит дип өзгәләнгән мизгелләрен күз алдына китереп, урындыкка барып утырды. Гомер узганын аңлар, артка борылып карар өчен менә нинди сәбәп кирәк булган икән бит... күптән болай җебегәне, уйланганы, күңеле тулганы юк иде. Тәне буйлап каушау таралып, ике кулыннан эш төшкәндәй булды.
Балалар үскәндә дә җиңел булмады. Инде менә ялгыз башына зур чыгымлы туйлар уздыру да хәленнән килмәс кебек. Олы улын өйләндереп башка чыгарган иде инде ул. Аларга да гел-гел ярдәм итеп торырга тырыша. Акчалата булмаса да, азык-төлеген биреп тора. Үзенә бер ипи алса, аларга икене ала. Бары тик яхшылык кына тели ана күңеле. Менә уртанчы улына да хәленнән килгән кадәр тырышырга исәбе. Кыз ягы белән килешеп, никахны булса да зурлап ясарга тели.
Никахлар үтеп, шактый вакыт узганлыгын киленнең авыры беленә башлагач кына аңлады ул. Тормышның башы гына кыен, аннан ул үз агымын ала дип кабатларга ярата өлкәннәр. Тормышта терәгең, таяныр кешең булганда гына җиңел шул ул гомер итүләре. Инде менә туйлар узганга да шактый вакыт, тик Талип белән яшь хатын бер дә йорт эшләренә кушылырга теләмиләр. Килен, яшьлегенә салынып, улы, хатыны эшләмәүне сәбәп итеп, кунак кебек Нурзидә янында яши бирәләр. Арыса, талчыкса да, мәрхәмәтле ана сиздерми. Гаилә корганнар икән, торсыннар гына. Яшь әле, тора-бара кул арасына керер килен дип тынычлана. Тик, тормыш йөген сөйрәү көн узган саен аның ягына авыша бара.
Дилә кыз бала алып кайтты. Сатучылар әзерли торган курсларын тәмамларга өлгерми калды. Нишләсен, Нурзидә укыйм дигән теләгенә каршы килми, үз улының хатыны бит. Сабый баланы да алып кала, эшенә дә чаба. Улы алмаштыра алмаганда баланы күршеләренә кертеп калдыра. Тик нигәдер кыз ягы бер генә дә булышу турында уйламый. Күңелендәгесен эчкә йотарга ияләшкән, тормышның җиңел юлдан баруын күз алдына да китермәгән Нурзидә, бу сынауларның барысының да үтеп китәсенә ышанып яши бирә.
Ул көткән бәхетле, бер мәшәкатьсез көннәр генә никтер кичегеп килә. Мөгаен, тормышны дөрес башламаганмын, яратып йөргән егетемнең күз яшьләре төшкәндер дип уйлаган чаклары да булгалый. Ләкин сер бирүдән оялып, ул сабыр төенчеген көн узган саен ныграк төенли бирә.
Юк, тормыш үз агымын алырга охшамаган. Баланың тамагы тук, өсте бөтен булуына, тулысынча кайгырту тоеп яшәвенә ияләшкән килен башта Талипны ияртеп калага китеп барды. Соңрак, ирне яратмавын, авыл мокыты булуын сәбәп итеп, башка иргә тормышка чыгып куйды.
Талипка кире авылга кайтудан, Нурзидәгә баланы канаты астына сыендырудан башка чара калмый. Җитмәсә, калага чыгып киткән улының эш урыны да сакланмый. Төшенкелеккә бирелгән улына терәк булу, аңа аякка басарга булышу бер дә җиңел булмый хатынга. Ахыр чиктә, үз урынына фермага улын калдырып, үзе клубка идән юучы булып керә ул. Баланы да ияртеп барып була, сәгатьле эш түгел янәсе.
Инде барысы да җайланды, тынычландык дигәндә генә, Дилә, яңа ирен ияртеп, баланы алырга кайтып төшә. Ләкин үстереп бетергәч кенә алып китүеннән гарьләнеп, күз яшьләре дә кибәргә өлгерми, балалар бакчасында урын булмауны сәбәп итеп, ике атнадан кызны кире кайтарып та куялар. Тик шушы санаулы гына көннәр эчендә балага тиешле игътибар булмавы ачыклана. Бик каты салкын тиеп хастаханә юллары күп таптарга туры килә.
Борчулар, эчтән ут йотулар эзсез калмый. Нурзидәнең дә күзләре эчкә бата, битләре сулып кала. Һаман якыннарын кайгыртып яшәгән ханымның хәлен сораучы, аның сызлануларын вакытында күрүче булмый. Бик соңлап кына аның дәваланмас чиргә дучар булуын беләләр. Урын өстендә дә үткәннәрен барлап, гомер эчендәге бер генә булса да бәхетле мизгелне күз алдына китерергә тырышып бик озак ята ул. Тик, нигәдер, беренче мәхәббәте Нургазизгә гашыйк булган көненнән башканы искә ала алмый. Оныгына да бик еш: “Үкенеп яшәгән кеше бәхетле була алмый, - дип кабатлый. Кем белә, әллә ялгыш, әллә язмыш...
Л. Вәлиәхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев