Кеше фотода – бертөрле, чынлыкта икенче була
Фотога карадым да бер дә ошатмадым! Бөтенләй дә!
Берничә ел элек иремнән аерылдым. Яшермим, бик авыр булды. Нәрсә өчен аерылганны сөйләп торасым килми, аңлашыладыр кебек... Мин кичерә алмадым! Билгеле, гафу сорап карады, берничә тапкыр ялынып яныма да килде, тик мин нык тордым. Кызыбыз хакына булса да ирем белән кабаттан, берни булмагандай, торып китә алмадым.
Күпмедер вакыттан соң кабаттан кияүгә чыгарга уйлый башладым. Интернетта танышу сайтлары бик күп бит. Теркәлү узасың да, ир-егетләрне сайлап кына утырасың. Тик чынлап торып өйләнәм, кызың белән сине яныма алырга риза, дигәннәре генә бик аз. Әле бит күңелгә ятышлы булулары да кирәк!
Берсендә шулай күрше кызым ватсаптан бер ирнең фотосын җибәрде. Туганнары яши торган районда, ниндидер бер танышлары аша киткән фото икән. «Шушы егетне өйләндерергә иде», – дип әйткәннәр ди. Фотога карадым да бер дә ошатмадым! Бөтенләй дә! Менә гел дә минем кеше түгел! Мыеклы, бераз гына сакалы да бар, буе да кыска күренә, чәчләре дә җирән төстә... Шулай булса да, телефон номерымны бирергә ризалаштым. «Ярар соң, мин әйтәм, язышып алганнан берни булмас. Бераз вакыт уздырырмын», – дидем дә, оныттым.
Күпмедер вакыттан соң, бу егет миңа ватсап аша «смайлик» җибәрде. Мин дә «сәлам» дип яздым. Шулай итеп әкрен генә аралаша башладык. Үзе көн саен язса да, мин аңа атнага бер генә җавап яза идем. Ватсапта теге фотосы тора бит инде, ә ул миңа ошамый. Бер дә минем кеше түгел! Әле берникадәр вакыт телефон номерын блокка да куеп тордым. Аннары тагын аралашып киттек. Шулай язышканда аның акыллы фикер йөртүе, төпле сөйләшүе күңелгә кереп калды.
Көннәрдән бер көнне бу миңа шалтыратырга батырчылык итте: «Ялларда яныңа киләм, танышыйк», – ди. Вакыты да ничек туры килүен әйт әле син, минем ике атна ял алган чагым. Әллә нинди зур эшләр дә, каядыр барасым да юк. Шуңа ризалаштым. «Ярар, килерсең», – дип әйтүемне сизми дә калдым.
Урамда очраштык, кызымны да алып чыктым (язышканда балам барлыгын әйткән идем). Бер ярты сәгатьләп кенә торырбыз да, керербез дигән идем, кая ди ул, көн узып китте! Паркларда да йөрдек, ике тапкыр кафега кереп утырдык, кызым шунда ук уйнап та алды. Күзгә-күз күрешеп аралашканда кеше дә бүтәнчә икән. Бердәнбер очрашу булды бу безнең. Бер айлап вакыт узгач, ул безнең янга күченеп үк килде. 5 ел бергә яшибез инде. Ул да, мин дә бала турында хыялланабыз.
Әйтәсем килгәнем шул: кыяфәткә карама икән. Интернетта кеше эзлисеңме, ватсап аша киләме ул фото сиңа – артыгын карап, төпченеп утырырга кирәкми. Чөнки кеше фотода – бертөрле, чынлыкта икенче була.
Гөлшат Сафина, Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев