Кеше кулына калу (Исемнәр үзгәртелде)
1966 ел. Армиядәге хезмәтне тутырып кайткан гына идем, икенче көнне инде Әлмәттә апам Наҗиянең туе булды. Туйны нәкъ минем кайту вакытына билгеләгәннәр икән. Җизни Марсель исемле. Мәҗлес аның ике бүлмәле фатирында уза.
Мин әле солдат гимнастеркасын да салмаган көе туйда утырам. Апам ягыннан без монда икәү генә: әни дә мин. Калганнар барысы да җизни ягыннан. Аларның берсе дә миңа таныш түгел. Шулай сөйләшеп, ашап-эчеп утырабыз. Миннән армия турында, ничек хезмәт итүем турында сорашалар. Сорауларга җавап биреп, үзем турында сөйлим: «Хезмәт итү авыр булмады. Моңа кадәр минем кебек читкә чыгып йөрмәгән кешегә армиядә хезмәт итү дөнья буйлап сәяхәт итү кебек кенә тоелды. Башта Ленинград янында алты ай хәрби курсларда укыдым. Аннан мине Кавказга, Грузиягә җибәрделәр. Башта Тбилисида, аннан Әзербайҗанда хезмәт иттем. Армиягә бармаган булсам, шул хәтле җирләрне кайчан күрер идем әле мин!» – дип, сөйләп утырам.
1960 еллардагы гадәт буенча, мәҗлес аракылы итеп оештырылган. Шау-гөр киләләр. Бер-бер артлы тостлар әйтелә, рюмкалар чәкештерелә. Берчак тост әйтү миңа да килеп җитте. Мин ихлас күңелдән апамны һәм җизнине туйлары белән котладым, бер-ике сүз белән генә үземнең яңа гына армиядән кайтуымны әйттем. Әмма үзем эчмәдем, рюмканы авызым янына китереп кенә алып куйдым. Моны Марсель җизни дә күреп алды. Бу вакытта инде ул шактый «кызып» алган иде. Бераздан берәү, минем янга килеп: «Әй, син! Сак бул! Җизнәң сине кыйнарга җыена», – дип әйтте. Мин аптырап калдым. Ни өчен? Мин аңа нинди начарлык эшләгән? Мин аны беренче тапкыр күрәм бит әле...
Ул чакта мин моның сәбәбен белә алмадым. Бары еллар үткәч, җизнинең нинди кеше икәнлеге ачыклангач кына аңладым: ул минем яшь булуымнан, көчем ташып торудан көнләшкән икән...
Дөньядагы бар кешеләр дә, мин уйлаганча, яхшы күңелле генә түгел икән шул. Арада тумыштан усал, хәтта тумыштан явызлары да була икән. Әле күптән түгел генә берәү миңа: «Мин үлгәндә дә берәр кешенең бугазына ябышып үләчәкмен», – дип әйтте. Чагыштырмача хөрмәтле кешедән мин мондый сүз ишетермен дип бөтенләй уйламаган да идем. Шушы сүзе белән ул үзенең чын асылын – явызлыгын ачты да салды.
Минем җизни дә шундыйлардан булып чыкты. Андый кешеләр тормышта яшәүнең мәгънәсен, максатын таба алмыйча, сәбәбе бармы-юкмы, аракы белән дуслашып, үзләрен дөньяның тоткасы санап, масаеп яшиләр икән.
Миңа килеп әйткәнне, әлбәттә, әни дә ишетте. Һәм ул миңа: «Әйдә, улым, андый-мондый хәл булганчы китик моннан», – диде. Һәм без, җизни тәмам «кызып җиткәнче», сиздермичә генә чыгып киттек. Безне озатучы булмады.
Тышта салкын гына январь көне. Күктә кояш ялтырый. Аның нурлары, ак карда җемелдәп, күзләрне чагылдыра. Тирә-як тып-тын, тыныч. Әмма безнең кәеф инде тәмам кырылган, мондый матурлыкны күреп хозурланырлык түгел. Бераз баргач, әни миңа чын күңелдән: «И-и, кара инде! Шундый матур көн бит! Шундый якты көндә мәҗлеснең ямен җибәрүчеләр дә бар бит. Нәрсә җитми аларга?! Рәхәтләнеп, тыныч кына яшәргә иде бит», – диде.
Наҗия апаның туенннан без әнә шулай кайтып киттек.
Шуннан соң ике-өч айга якын ни без аларга бармадык, ни алар безгә килмәде. Аларның ничек яшәүләрен без белмәдек. Һәм менә, ниһаять, бервакыт, инде апрель азагында, алар безгә килде. Болай тәртипле генә яшиләр кебек күренде безгә. Ә шулай да җизни, бер җаен туры китереп, миңа әйтеп куйды: «Бераз тамак чылатып алырга иде бит». Ә мин: «Бездә юк бит», – дидем. Безнең гаиләдә чыннан да аракы эчүче беркем дә юк иде. «Бар әле, кибеттән алып кайт әле», – ди бу миңа, акча төртә.
Безнең өйдә алай эчеп утыруның моңа кадәр булганы юк иде: минем әни остабикә, намаз иясе, бөтен авыл хөрмәт итә. Минем кибеттән аракы алып кайтканны белсә, җизни эчеп утырса, ни булыр?! Мин шуларны уйладым да: «Юк, булмый!» – дидем.
Җизнинең ачуы килде, чак кына миңа китереп сукмады. Шушы сүзләр аңа җитә калды: шуннан соң ул мине гомумән күралмый башлады, мин аның гомерлек дошманына әверелдем.
– Әй-й, синең! – диде дә, әниләргә: «Мин бераз һава сулап керәм әле», – дип чыгып китте.
Безнең күршеләрдә Галләм абзый, Илшат абыйлар яши. Җизни шуларга кергән, каяндыр аракы тапканнар. Бер ярты сәгатьтән соң күрше Галләм абзыйларда боларның кычкырып-кычкырып сөйләшеп утырулары ишетелде.
Наҗия апа: «Әнә, тапкан дуслар! Аның гадәте инде...» – диде.
Шуннан соң җизни, безгә килгән вакытларда, күршеләр белән шундый «әңгәмә корырга» гадәтләнеп китте.
Шулай яшәп киттеләр Наҗия апалар. Әйткәнемчә, яшьтән үк җитәкләшеп йөреп, бер-берсен яратып өйләнешмәделәр алар. Минем Наҗия апа кешегә берсүзсез ышана торган эчкерсез бер кыз иде. Елмайган чагында аның ике битендә дә чокыр – «мәхәббәт чокыры» барлыкка килә. Һәм бу аны тагын да мөлаемрак итеп күрсәтә иде. Мәктәптә укыган чакта үзен озатырга теләүче егетләрдән ул кача иде. Сирәк кенә клубка чыккан вакытларда да мин аның капка төбендә егетләр белән сөйләшеп торуын бер дә хәтерләмим. Күңеленә ошамаганмы алар, әллә әнидән тартынып, шулай кача торган булганмы? Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керде (ул елларда авыл кызларының физматка керүе сирәк күренеш иде әле). Бер-ике елдан мин дә Казан университетына укырга кердем һәм без аның белән әле өч ел буе, икебез ике тулай торакта торып, Казанда яшәдек. Пединститутны бетергәч, ул безнең авылда мәктәптә математика укыта башлады. Безнең мәктәптә математика укытучысы киткән иде һәм ул үзебезнең мәктәпкә юллама алу бәхетенә иреште. Мин армиягә киттем һәм ике ел хезмәт итеп авылга кайттым. Һәм менә Наҗия апамның туена туры килдем.
Соңыннан белдем: апамның кияүгә чыгуы болай булган икән. Минем булачак җизни Марсель, мишәр егете, төрле танышларын «сыйлап», нефть оешмаларының берсенә профсоюз комитеты рәисе булып урнашкан. Ә ул елларда баланы садикка урнаштырасыңмы, ял йортына путевка аласыңмы – барысы да профсоюз комитеты аша хәл ителә иде. Җизни, рәис буларак, бөтен эшне үз кулына алган. Моңа күп кешенең гозерләре төшә һәм алар шуны чишү өчен күчтәнәч итеп шешә дә алып киләләр, аны сыйлыйлар икән. Шулай итеп, салгалау җизнинең гадәтенә әйләнгән. Менә бервакыт моңа өйләнергә вакыт җиткән һәм ул тирә-як авыллардан үзенең таләпләренә туры килә торган кыз эзли башлаган: тыйнак булсын, тыңлаучан булсын! Бервакыт безнең авылга да килеп чыккан. Һәм аңарга безнең Наҗия апаны әйткәннәр: «Тыңлаучан, чибәр генә кыз, остабикә кызы», – дигәннәр. Бу, ничектер туры китереп, бер көнне клубта Наҗия апаны күргән һәм аны озата килгән. Наҗия апа аңа ошаган һәм ул беркөнне апаны сорарга әни янына килгән. Марсель исә үзенең тасма телен бөтен көченә әйләндереп җибәргән. Һәм әни кызым урында эшләүче ышанычлы кеше кулына керә дип ышанып, ризалыгын биргән. Ә Марсельның деспот икәнен белмәгән. Ә каян беләсең? Кешене ярып-ачып карап булмый бит...
Алар шулай яшәп киттеләр. Вакыт үтә торды, минем апам бөтен барлыгы белән гаилә тормышына кереп чумды. Ул Мактама авылы мәктәбендә математика укыта башлады. Һәр көнне автобус белән барып-кайтып йөрергә кирәк. Әлбәттә, укытучының эше, әгәр ул чын күңеле белән укыта икән, бик күп, тавык та чүпләп бетерә алмый торган була. Аның эше өенә дә кайта: никадәр дәфтәр тикшерәсе була. Наҗия апа һәр көн диярлек кочагы белән дәфтәр тикшерергә алып кайта икән. Әлбәттә, өйдә шундый дорфа ирең булганда, ул дәфтәрләрне тикшереп чыгарга мөмкинлек тә булмый. Шуңа күрә Наҗия апа еш кына алып кайткан дәфтәрләрен, тикшерә алмыйча, икенче көнне яңадан шул көе үк мәктәпкә алып китә икән. Ә җизни аңардан көнләшкән дә әле: хатыны һәр көнне, чиста киенеп, мәктәпкә китә, ә җизни эшчеләр, нефтьчеләр арасына бара. Бу хәл аның «кытыгына тигән». Ул хатынының интеллигенция вәкиле булуын, ә үзенең эшчеләр арасында кайнавын кичерә алмаган...
Шулай итеп, еллар үтә торды, минем элеккеге шат күңелле Наҗия апамдагы шатлыклы кәеф торган саен югала, бетә барды. Әмма ул бу турыда беркем белән дә сөйләшмәгән, барысын да үзенең эченә җыя барган, беркемгә берни әйтмәгән, кешегә чыгармаган. Язмышым шулдыр инде дип уйлаган ахрысы.
Минем соңыннан аңлавымча, бөтен бәхетсезлек менә нәрсәдән башланган: бу турыда гадәттә күп кеше искә алырга да, сөйләргә дә яратмый, чөнки тормышта андый нәрсә юк дип исәплиләр. Ә минемчә, ул була торган хәл, ул – сихер, бозым. Җизнинең ике апасы бар икән. Әнә шулар Наҗия апаның матурлыгыннанмы, нәрсәсеннәндер көнләшкәннәр дә, аңа бозым ясаганнар: Наҗия апага терелә дә алмый, үлә дә алмый, җәфаланып ята торган авыру җибәргәннәр дип ишеттем соңыннан.
Мин Чаллыдан Әлмәткә апаларга килгән чакларда кайчакта без Наҗия апа белән кибеткә чыккалап керә идек. Шул чакларда ул бераз бара да, сулыш алыр өчен бераз туктап тора, аннан тагын атлап китә иде. Урам аша чыгарга туры килгәндә дә, машина юлында булса да, еш кына йөрәген тотып, туктап кала иде. Мин шулай бервакыт аңардан: «Нишләп бу кадәр бетерендең соң син?» – дип сорадым. «И-и, энем, син бит белмисең... Мин бит егерме бер тапкыр аборт ясаттым», – диде.
Мин аптырап калдым: ничек инде егерме бер тапкыр? Минем хатын-кызларның бер-ике тапкыр аборт ясатканнарын ишеткәнем бар. Ә монда ике генә дә, хәтта ун гына да түгел, ә егерме бер тапкыр! Алар җизни белән илле ике ел бергә яшәделәр, илле ике елга егерме бер тапкыр аборт...
– Нишләп алай булды соң? – дип сорадым мин.
– Җизнәң «Балалар тапма! Мине балалар белән күммә!» – диде. Ясатырга туры килде инде...
Менә ничек яшәгән икән минем Наҗия апам. Ә без бу турыда берни дә белмәдек. Ул аны әнигә дә әйтмәгән: әнинең йөрәгенә яра ясарга теләмәгән...
Марсель җизни үзе бервакыт, инде соңыннан, ничектер кәефе килепме, мактаныпмы, миңа болай дип сөйләде: «Бервакыт эштән салып кайткан идем, ачуым килеп, Наҗияне кыйнап ташладым. Башын стенага бәрә-бәрә кыйнадым. Әй, елады инде шул чакта. Үксеп-үксеп елады... Елый да елый. Һич туктатып булмый. Сәгатьтән артык елады. Үлә дип торам. Инде һич тә туктатып булмагач, скорый чакырттык. Врачлар килеп, укол кадагач кына туктады, ниһаять».
Менә ничек кыйнала-кыйнала яшәгән икән минем Наҗия апам. Җизни ачуы килгән саен аны кыйный икән. Ә без аның алай яшәгәнен белмәдек тә. Ул үзе сөйләмәде, җизни генә, инде күп еллар узгач, ничектер кәефе килеп, миңа шуларны чыгарды. Нигә сөйләгәндер ул аны миңа – аңламадым.
Наҗия апа шуларга түзеп яшәгән. Аерыла да алмаган. Бердән, авылда ире белән тора алмаган, аерылып кайткан дигән сүз чыкмасын өчен түзгән. Аннан соң җизни дә аны һәрвакыт куркытып торган: «Әгәр анаңа сөйлисең икән, аерыласың икән, үтерәм мин сине. Сизми дә калырсың... Миннән котыла алмассың!» – дип янаган. Әгәр ирең көн саен сине гел шулай шантаж белән куркытып, янап тора икән, аның белән ничек шатланып яшисең ди?
Апаның кеше кулына калуы аның егылуыннан башланган. Беркөнне ул, кыш көне керләр югач, керләрне залдагы бауга эләргә дип урындыкка баскан һәм нишләптер, башы әйләнепме, урындыктан егылып төшкән. Балтырдан аягы сынган, башы бәрелгән. Җизни эштән кайтканда ул әле һаман аяклана алмый ята икән. Кызмача кайткан Марсельгә бу бер дә ошамаган. Ул: «Тор! Нишләп ятасың?» – дип аны типкәләгән. Наҗия апа елаган-елаган да, ничек кирәк алай урынга менеп яткан. Ашарга да әзерли алмаган. Ә бу җизнинең ачуын тагын да ныграк китергән. Шуннан соң инде Наҗия апа бөтенләй урын өстендә ятуга калган.
Мин, боларны белгәч, Әлмәткә ешрак кайта башладым. Ничек тә апама ярдәм итәсем килде. Әмма ничек ярдәм итәсең? Яныңда гына усал җизни басып тора. Ул синең нәрсә эшләгәнеңне, һәр хәрәкәтеңне күзәтә. Әгәр син аларда чакта Наҗия апаңа берәр яхшылык эшлисең икән, син киткәч тормыш барыбер үзенең элекке хәленә кайта һәм синең яхшылыгың, апаңның хәлен яхшыртырга тырышуың барыбер комга салган су кебек, бик тиз юкка чыга. Шулай икәнен белсәм дә, мин апама ничек тә ярдәм итәргә тырыша идем.
Апага башта ике яктан таянып йөри торган «ходунок» алып биргән җизни. Әмма ул аңа әлләни ярдәм итмәде: Наҗия апа аның белән күп йөри алмады, хәле бетә иде, урынга ятты. Табибларга да күрсәтеп карадылар апаны: башта Әлмәттәге медсанчасть дигән җирдә, аннан Әлмәт район шифаханәсендә ятып чыкты. Табиблар дөрес диагноз куя алмадылар апага. Тоталар да пневмония диләр, шул диагноз буенча дәвалап карыйлар, әмма күпме дәваласалар да, бер файдасы да юк. Бозымга диагноз куеп булмый икән ул. Инде аптырагач, минем өлкән апам Дания аны Чистай районында бер багучы карчыкка да алып барып карады. Ул багучы карчык: «Сиңа бик көчле бозым ясаганнар. Минем аны кире кайтарырга көчем җитми, бетерә алмыйм», – дип җибәргән.
Шулай итеп, минем апам урын өстенә ятарга мәҗбүр булды. Баштагы вакытларда ул, ходунокка таянып булса да, өйдә бераз йөргәли, үз хаҗәтен үтәргә дә барып йөри иде әле. Әмма бераздан, шул бозым йогынтысы булгандырмы, аның андый теләге дә сүнде, үзен мәҗбүриләп йөртәсе килми башлады.
Мин ике атнага бер тапкыр Әлмәткә, апаның хәлен белергә барып йөрүне гадәткә керттем; аларда кунып, иртән Чаллыга кайта идем. Шулай бервакыт аларга баргач (апаның урынга ятуына инде бер ел чамасы узган иде), мин икенче көнне иртәрәк тордым да (башкалар йоклый иделәр әле), апа бүлмәсенә кердем. Карасам, апам бәдрәфкә бармаган, бөтен йомышын яткан көе генә башкарган. Мин тиз генә, җизниләр бу хәлне сизмәсеннәр дип, астындагы җәймәне тартып алып, аны ваннага кереп юып элеп куйдым. Апаны бер яктан икенче ягына аудара-аудара, астына яңа җәймә җәйдем. Минем җизниләргә сиздермәскә тырышуым юкка гына булды, барыбер сизделәр. Тагын ике атнадан соң килүемдә инде мин эшләгән бу эшне җизниләр үзләре башкара башлаганнар иде.
Урында ятучыны карау җиңел түгел, әлбәттә. Аның мәшәкате күп була: аны караган кеше үзе генә белә. Шактый вакыт узгач, бервакыт җизни бер яңалык та керткән: апам яткан килеш кенә карап ятсын өчен аның караваты алдына, өскә, түшәмгә телевизор элеп куйган. Җизни ТНВ каналын ачып куйган, апам, янәсе, шуннан концертлар карый ала икән.
Беркөнне Наҗия апаның хәлен белергә аларның бер күрше хатыны керергә теләгән. Җизни кертмәгән: «Йөрмәгез әле монда! Сезнең ярдәмгә калмаган ул!» – дип кенә җибәргән. Шулай итеп, җизни апамны тышкы зур дөньядан бөтенләй аерып-изоляцияләп куйган. Мәрхәмәтсезлек димичә, нәрсә дисең инде моны.
Мин Әлмәткә килгән чакларда, җизни минем белән сөйләшергә ярата иде. Ул гел үзенең профсоюз рәисе булып эшләве, аңа кадәр армиядәге хезмәте, Алабуга пединститутында читтән торып укуы турында кат-кат сөйли иде. Мин аның сүзләрен тыңлап, җөпләп утырам. Ул сөйли дә сөйли, туктатып та булмый. Шунысы сизелә: аның үзенең үткән тормышы турында кемгәдер сөйлисе, әйтеп каласы килә – ә тыңлаучы юк. Ул миндә шундый тыңлаучыны тапты.
Шулай Әлмәткә йөри-йөри айлар, хәтта еллар узды. Ә апамның хәле яхшырмады, киресенчә, начарлана гына барды. Бозым үз эшен эшләде.
Бервакыт Әлмәткә баргач, күрәм: җизни сакал җибәргән. Татар картларына хас җыйнак кына, түгәрәк ак сакал. «Әллә дингә басты микән?» – дип уйлап куйдым. Юк, басмаган икән, намаз да укымый (ул аны белми дә әле!), ә сакал җибәргән. Апаны карауда да үзгәреш сизелә: ул аңа кишер, чөгендер пешереп, аларны әрчеп, вак кисәкләргә турап, апаның авызына каптыра икән. «Кешегә яхшылык эшләргә кирәк, – диде ул миңа. – Авыруны төрлечә карап була. Миңа димәгәе, ятсын шунда, теләсәң ашатасың, астын чистартасың; теләмәсәң – юк, дип тә. Ләкин мин алай булдыра алмыйм: намус кирәк. Кешегә яхшылык эшләргә кирәк!» – ди бу.
Бу сүзләр миңа җизнинең үзе эшләгән явызлыкларына үкенүе кебек тоелды. «Чынлап та, намусы кузгалган икән җизнинең», – дип уйладым.
Наҗия апа инде күпме вакыт урыныннан кузгалмый ята. Аның хәзер дөнья белән бернинди алыш-биреше дә, бернинди кызыксынуы да юк. Ята да ята... Сөйләшми дә. Миңа да берни дә әйтми. Соңгы вакытта ул мине тануын да бары күзе белән генә аңлата башлады. Җизни әйтә: «Аның йөрәге көчле. Шуңа ул яши. Ул әле нык. Мин инде китеп барырмын, ә апаң әле яшәр», – ди.
Җизни белән Наҗия апамның гомерләре бер үк вакытта диярлек өзелде.
Соңгы вакытта җизни үзе турыда болай ди башлаган иде инде: «Миңа инде күп яшисе калмаган. Апаң кебек, кешегә бәла булып, урында ятарга калмасын. Миңа шул кирәк: шәһәргә кибеткә чыккач, юлда үлеп калсам да үкенмәс идем. Кешегә мәшәкать булмас иде. Иң яхшысы – шунысы...»
Һәм, чынлап та, аның теләге кабул булды. Беркөнне ул кибеткә ипи-сөткә чыккан, өйгә кайтып җиткән дә, идәнгә ауган һәм шуннан тормаган, җан биргән. Бу хәл 2019 елның 14 июнендә булган. Ә апам бу югалтуны бик авыр кичерде. Үзен кыйнап яшәткән булса да, җизнине яраткан икән ул. Җизни вафат булгач, апаны кызы Розалия карады. Әмма җизни үлгәч, апа да озак яшәмәде – бер ай да үтмәде, 2019 елның 12 июлендә җизни кайгысыннан Наҗия апам да вафат булды. Аны җизни янәшәсенә җирләдек.
Ничек яшәсәләр дә, үлгәннәрдән үч алмыйлар. Урыннары җәннәттә булсын!
Әнвәр Шәрипов
/ Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев