Кияү – декрет ялында
“Дөньяда булмаганны уйлап таптылар. Бала – әнисез, ир – эшсез, хатын – эштә.
Бу дөньяда ниләр генә юк. Хәзер хатын-кызлар эшли, ирләр декрет ялына чыга. Мондый хәлләр гадәти күренешкә әйләнеп бара. Екатерина Ивановна кызының баласы туып, бер ай узганнан соң эшкә чыгуына ачуы килә. “Гаиләсен тәэмин итү өчен, эшкә чыкты. Ире бала белән өйдә утыра”, – ди ул.
Аленаның Руслан белән гаилә коруына 5 елдан артык вакыт узып киткән. Әмма ул 32 яшендә генә бала тапкан. Башта Нигъмәтуллиннар үзләре өчен генә яшәргә карар кылганнар: ипотекага фатир алганнар, чит илләргә ялга йөргәннәр, кредитны түләп бетергәч кенә бала табарга планлаштырганнар. Табибларга йөри башлагач, Аленаның бала таба алмаячагы ачыкланаган. Тикшерүләр узып, төрле анализлар тапшырып, бик озак дәваланган хатын. Ләкин нәтиҗәсе генә булмаган.
Аннары табиблар белән киңәшләшкәннән соң, ЭКО ясарга карар кабул иткәннәр. Тиешле күләмдә акча да җыйганнар. Инде гаиләне планлаштыру үзәгенә барырга җыенганда, Алена үзендә үзгәрешләр сизә. Даруханәдән тест- полоска алып кайта һәм... балага узганын ачыклый. Моңа булачак әти-әни, аларның ата-аналары шатланып туя алмый.
Шатлык белән борчу-мәшәкать янәшә йөри диләр бит. Хак икән. Руслан эшли торган заводта җитәкче алышынган. Яңа җитәче белән уртак тел таба алмаган ул. Ике арада киеренкелек арта гына барган һәм ир чирли башлаган. “Яңа себереке яңача себерә”, – диләр бит. Яңа директор премияләрне кискән, эш режимын катгыйлаткан. Тиздән бала туасы гаилә өчен бу бер дә куанычлы хәл түгел. Әмма Алена ирен тынычландырган: “Борчылма. Иң мөһиме – бала сау-сәламәт тусын, үзебез исән-сау булыйк. Калганы хәл ителер”, – дигән ул.
Аның каравы Аленаның эшендә киресенчә, ал да гөл. Йөклелек алдыннан гына, Аллаһының ярдәме белән, аны югары вазифага куйганнар. Аны зарыгып көтәчәкләрен, декрет ялыннан иртәрәк чыкса, ташламалар, бонуслар бирәчәкләрен дә әйткәннәр.
Бер көнне телевизордан Алена кайсыдыр эстрада йолдызының иренең декрет ялына китүе турында хәбәр ишеткән. Һәм Аленаның эше яхшы булуын истә тотып, үзара килешкәннән соң, бала туып, бер ай узгач, Русланны декрет ялына чыгарырга карар кылганнар. Яшьләрнең бу карарын ата-аналары хупламаган... Әмма яшь ата-ана моңа канәгать.
Ангелинага 7 ай тулды. Руслан өйдә утыра. Бу гаилә 5 катлы йортның 4нче катында яши. Руслан баланы коляска белән урамга алып чыга, озаклап паркларда йөриләр. Ангелинаны ашата, юындыра, киендерә, төнлә дә баланы карый. Моннан тыш, өй җыештыру, кер юуу, кер үтүкләү, кибеткә йөрү, ашарга пешерү, коммуналь хезмәтләр, телефон өчен түләүләр, ватылган әйберләрне төзәтү ... кыскасы, хатын-кызның тавык чүпләп бетерә алмый торган бар эшен зарланмыйча башкара.
Алена исә эштә. Тырыш хатынны озакламый җитәкче итеп куялар. “Руслан туеп, эшкә чыгам гына димәсен. Бала белән озаграк утырсын иде”, – ди ул.
Аның болай эшләвенә үзенең әнисе генә каршы. “Дөньяда булмаганны уйлап таптылар. Бала – әнисез, ир – эшсез, хатын – эштә. Баланың әнисен күрмичә үсүенә борчылам. Үсеп җиткәч, Ангелина әнисеннән ваз кичәргә дә мөмкин бит. Гомер-гомергә ир акча табып, гаиләсен тәэмин итте. Монда сау-сәламәт ир декрет ялында утыра”, – ди ул.
Русланның әнисе Кадрия ханым да “кырмыска оясына таяк тыгып, бутый”. “Бала тууга эшкә чапты. Димәк, аңа бала кирәкмәгән. Күке! Ярый әле улым акыллы булып чыкты, кызын үзе тәрбияли”, – ди ул.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бу гаиләдә кем хаклы, кем гаепле: 5 ел көтеп алган мәхәббәт җимешен ташлап эшкә чыккан анамы? Әллә хатынының җилкәсенә менеп утырган ирме? Мин бу гаиләнең тормышына кысылмау ягында. Үзара килешеп, хәл итеп алар шулай дус-тату яшиләр. Иң мөһиме – икесе дә канәгать. Бала да әтисе белән үсә. Бүгенге тормышта балаларның күпчелеге ата-анасын күрми дә диярлек. Ата-ана дөнья куа, кызы-улы белән сөйләшергә вакыты калмый. Бәлки, күбрәк әтисе белән үскән балалар тормыш авырлыкларына бирешми торган булып үсеп, үзләренең әтиләре белән горурланып яшәрләр.
Кызганычка каршы, арабызда хатыны декрет ялына чыккач, эшен ташлап өйдә сыра эчеп ятучы ирләр да шактый. Алар белән чагыштырганда Руслан хөрмәткә лаек. Алена баласы өчен борчылмыйча, эшен тиешле дәрәҗәдә башкара. Башка хатын-кызлар кебек өйдә дә, эштә дә ат урынына эшләми. Иң мөһиме: ул ирен кимсетми, баласының әтисе белән булуына сөенә генә. Ә сез ничек уйлыйсыз, фикерләрегезне көтәбез!
Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ
фото – mamaplus.md
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев