Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Урамда калган хатын-кыз

Тору урынын сорагач медицина картасына 30нчы комплекстагы автобус тукталышы будкасы дип яздырган.

Тәрәзәләрдән, өстәлләрдән тузаннарны сөртеп, эш бүлмәсен җыештырып алды Миләүшә. Авырулар санына исәпләп ипи кисте. Баллап, чәй кайнатып алды, акмайны кисәкләп бүлеп, телемнәргә куеп чыкты. Иртәнге ашка дигән ботканы суынмасын өчен ашханәдән, һәрвакыттагыча, термоска салып җибәргәннәр.

Сәгать җиде тулып үтсә дә, кышкы көн әле яктырып бетмәгән. Палатадагы хатын-кызлар әйдәкләгәнгә иртәнге аш алырга чыккан фәкыйрь генә киемле яңа хатынны күреп, гаҗәпләнеп туктап калды Миләүшә.

– Дарья, синме соң бу?!

Сорау һавада эленеп калды. Шешенке чырайлы, күз төбе күгәргән хатын нәрсәдер мыгырданып куйды. Махсус арбасы белән авыруларны ашатырга чыккан Миләүшә күптәнге танышын мондый хәлдә күреп югалып калды. Тик туктап тормады, эшен дәвам итте. Палата саен туктап, авыруларга кайнар ботка өләште, ипи-маен бирде.

Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы төнлә аны кайдан табып китергәндер, бүлек хезмәткәрләре өчен билгесез калды. Тонык күзләреннән аракы сөреме китеп бетмәгән бу хатын кызганыч хәлдә иде. Температурасы югары, үзе әледән-әле калтыранып куя. Бүлек табиблары тиешле анализлар алды. Салкын тимәгәнме, тын юлларында, үпкәсендә ялкынсыну юкмы дип, диагностика да ясадылар.

...Миләүшә Чаллы автомеханика техникумында махсус белем алып, заводта мастер булып эшләде. Декрет ялында утырганнан соң, дөньялар үзгәреп китеп, ул кабат әлеге эшенә чыга алмады. Бәлки киләчәктә кирәге чыгар дип, эшсез йөргән Миләүшә компьютер гыйлеменә өйрәтү курсларына укырга керде һәм уңышлы гына тәмамлады да. 

Шул курсларда укыганда Дарья белән бер партада туры килгән иде ул. Ачык йөзле рус хатыны белән дуслашып та киткән иде. Гомерлек ахирәтләр кебек, эч серләрен бүлештеләр, Дарья өендәге хәлләрне сөйләде. Соңгы вакытларда ире белән төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыгуын әйтеп, зарланып та алды. Офиста эшләүче ирем өстемнән йөреп интектерә, ак күлмәге якасында чит хатын-кыз иннеге таптым, дигән иде.

Курсларны тәмамлагач Миләүшә эшчеләр кирәк дигән белдерү буенча бер медицина оешмасына буфет хезмәткәре булып урнашты. Кулга тигән әзме-күпме хезмәт хакы вакытында бирелеп барды, гаилә бюджеты тулыланып торды. Дарья белән очрашканда менә шунда эшләп йөргән чагы иде Миләүшәнең.

Аларның соңгы очрашуыннан соң күпме сулар аккан да, кемнең башыннан нәрсәләр кичмәгән икән? Миләүшә үз тормышын җиңелләрдән түгел дип санаса да, зарланырлык түгел икән әле. Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, диләр бит. Әле кешегә дә ярдәм итәләр: коллективлары белән бүлек мөдире, табиблар җитәкчелегендә гел өметсез авыруларны да аякка бастыралар. Һөнәрләре хөрмәткә лаек. Ә Дарья әнә тору урынын сорагач медицина картасына 30нчы комплексның автобус тукталышы будкасы дип яздырган.
Бомж көненә калганчы танышы нәрсәләр кичергәндер – Миләүшәгә билгесез иде. Бүген аны җылы, якты палатага урнаштырганнар, кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Дарьяның үпкәсе ялкынсынып, шешкән булып чыкты. Ул елларда ковид зәхмәте булмаса да, бу да бик җитди диагноз иде.

Кыска итеп кистерелгән, аксыл чәчле, үзеннән аз гына өлкәнрәк булган бу ханым белән бәйле истәлекләрне Миләүшә кабат барлый башлады. Дарья ул чакта хуҗалык бухгалтериясе эшчәнлеген тикшерә торган оешмада ревизор булып эшли иде. Шәһәрдә генә калмыйча, ерак районнарга да йөриләр. Ревизия тәмамлангач, алар хөрмәтенә күркәм табыннар да оештыралар, өстәлгә төрле эчемлекләр куела. Әллә Дарья шул кадер-хөрмәттән башы әйләнеп, эчүгә сабышканмы? Андый сыйлы табыннар еш әзерләнгәнен әйткән иде шул. Аның улы һәм кызы үсеп киләләр иде бит! Алар ничек яши икән?

Дарья бик җитди дәвалау курсы алды, ун көн буена антибиотиклар кададылар. Хәле күзгә күренеп яхшырды. Юынып-чистарынып чыккач, яныннан начар исләр дә килми башлады, вакытында йоклады, режим белән генә тукланды, күзләренә нур керде.
Күкрәк читлеген кабат рентгенга төшереп, терелгәненә инангач кына, дәвалаучы табибә Энҗе Латыйповна пациентына хастаханәдән чыгарга рөхсәт бирде.

Миләүшә медицина костюмыннан, авыз-борынына маска да киеп эшләгәч, Дарья аны танымады. Миләүшә үзенчә шулай яхшырак булыр дип уйлады һәм аңа кабат сүз катып тормады. 
Палатадагы хатын-кызлар Дарья белән дуслашып китеп, аның хәле белән кызыксынганнар. Киләчәккә планнарын сорагач: «Кирегә кайту юк, яшәрмен әле берәр ничек», – дигән. 

Аның янына килүче-китүче кеше күренмәде. Ул ничек килгән булса, шулай ялгызы гына чыгып китте. Январь аеның чатнама салкыннары торуга карамастан, өстенә сәләмә тун, яланаякка ирләр ботинкасы киеп, шәрә ботлары белән Дарья хастаханәдән урамга атлады. Дәвалап, аякка бастырган өчен рәхмәт-фәлән әйтеп тормады. Хәер, коллектив моны көтми дә иде.

Ул терелеп чыгып киткәч, бөтен кеше җиңел сулап куйды. Бүлектә эшләү дәверендә төрле хәлләр күрергә туры килсә дә, мондый язмышлы кеше көн дә очрамый. «Үзеннән тора бит, тормышын җайлый алса ярар иде», – дигән теләктә калдылар алар.

Гөлсинә Төхбәтуллина
/ Николай Туганов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев