Куркыныч китап
Җәй көне мине әниләрем шәһәр янындагы лагерьга җибәрде. Корпуслар урман эчендә урнашкан иде.
Хәзер шаккатам, ничек көне буе йөгереп, ярышып армаганбыз икән? Кич җиткәч тә йокларга ятарга ашыкмый идек. Вожатыйлар ишекне ачсалар, йоклаган кыяфәт ясыйбыз, алар китүгә тагын шашабыз – мендәрләр атышабыз, көлешәбез, кычкырышабыз. Без иң тынгысыз корпус идек бугай. Вожатыйларның ачуы килә, билгеле. Шулай беркөнне берсе безгә тыелган китап укырга тәкъдим итте. Без, әлбәттә, ризалаштык. «Сездән башка беркемгә дә укыганым юк иде, сер итеп тотыгыз», – диде. Ул китап вампирлар турында иде. Вожатый көн саен безнең янга килеп, аз-азлап укыды. Бер-беребезгә әйтмәсәк тә, куркыша башладык. Хәзер искә төшкәндә көләсе килә, ә ул вакытта кич белән корпустан чыгарга куркып тордык без.
Рәзинә Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев