«Иремне ташлап чыгып киткәнемә үкендем»
Ләләнең аянычлы язмышы.
Мин чиксез бәхетле идем, шушы хисләрдән күкләргә очасым килде, ләкин оят һәм гаеп хисе мине таш кебек аска тартып торды. Аның белән иң беренче очрашуыбызда ук без икебез дә гаиләле һәм үз тормышыбыздан гаять канәгать кешеләр идек. Мин студент вакытта ук кияүгә чыктым.
Ирем Айзат белән аякка басмыйча балалар алып кайтмыйбыз, дип килештек. Алга таба да шушы бәхетле тормышыбыз дәвам итә иде әле. Беркөнне ирем янына эшкә кереп чыгып, харап булдым.
Ни өчен кергәнемне бик үк анык хәтерләмим дә, ләкин шул көннән башлап әйләнә-тирәдә ни барганы мине кызыксындырмый башлады. Мин анда Раязны күрдем. Дөресрәге, безнең анда күз карашларыбыз бары тик бер мизгелгә генә очрашып алды, өйгә кайткач ул күзләрнең минем өчен бик якын булуын аңладым һәм ул бер генә минутка да башымнан чыкмады. Тиздән ул мине социаль челтәрдә тапты. Өйләнгән иде, әмма бу турыда уйлыйсым да килмәде, аның бары тик минеке генә булуын теләдем. Без бертуктаусыз теләсә кайсы темага сөйләштек. Бик күп охшаш якларыбыз барлыгы да ачыкланды. Мин, саф һавага тилмергән кеше шикелле, аның шалтыратуын көтә идем. Озакламый без кафеда очраша башладык, аннары инде... безнең аралашу тагын да якынрак хисләргә күчте. Мин аннан башка яши алмам кебек тоелды. Әйтерсең, ул мине сихерләде. Мәхәббәтебез ничек кенә көчле булмасын, без гаиләләребезне үзгәрешсез калдырырга килештек.
Тора-бара мин иремнең күзләренә карарга ояла башладым. Миңа ул нидер сизенәдер кебек тоелды, ләкин үзе сүз башламады. Айзат мине үлеп ярата иде, шуңа да сорарга курыккандыр, дөреслекне беләсе килмәгәндер, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, безнең мөнәсәбәтләрдә ниндидер кыенсыну, читләшү барлыкка килә башлады. Мин аны бик кызгансам да, туктый алмадым. Бөтен барлыгым белән Раязга тартылдым. Аның турында гына уйладым, бергә яшәү, аның белән гаилә кору турында хыяллана башладым.
Беркөнне сөеклем Раяз үзе сүз башлады: «Ләлә, мин башка болай йөри алмыйм. Әйдә, бергә яши башлыйбыз» – диде. Мин бу сүзләрне ишетү турында хыяллана идем, тик ирем белән булачак сөйләшү әлеге хисне тиз сүндерде. Ул ни дияр? Мин аның күзләренә ничек карармын? Ләкин мәхәббәтемә үзем үк киртә булырга теләмәдем. Һәм шул вакыт минем башыма бер фикер килде. Әнием ялгызы гына Казанда яши иде. Мин аның янына кайтып бераз торып килергә теләвемне әйттем. Айзат каршы килмәде, ә Раяз үзе башка шәһәргә күчәргә теләгән иде. Шулай итеп, без икенче ярларыбызны калдырып, башка шәһәргә күчеп, бергә яши башладык, мәхәббәтебез тагын да ныгыр һәм мәңгелек булыр, дип ышандык. Бер, ике ай узып китте. Айзатка мин әнием янында яшәп торам, дидем. Шулай итеп, ул шалтыратмый да башлады. Мин артык игътибар итмәскә тырыштым.
Без бик бәхетле яшәдек. Раяз эшкә урнашты. Мин яхшы хатын булырга тырыштым. Ирем көне буе эштә булганда, өй эшләре белән мәшгуль идем. Кичләрен төрле җирләргә йөрдек. Икенче ирем урын алыштыру, яңа танышулар, шау-шулы компанияләрне ярата иде. Клуб-рестораннар көн саен диярлек безнең ял итү урынына әверелде. Раязның дуслары да артты, аннары атна ахырына шәһәр читенә чыгып, ял итә башладык.
Баштарак миңа бар да ошый кебек иде. Мин үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп санадым. Ләкин озак көттерми без каядыр ашыгабыз, ашкынабыз кебек тоела башлады. Әйтерсең, без үз-үзебездән качабыз. Беркөнне берьялгызым өйдә утырганда, Айзатка шалтыратасым килде. Ни өчен икәнен дә аңламыйм, болай гына аның тавышын ишетергә теләдем. Бик борчылсам да, үземдә көч табып, аның номерын җыйдым. Ләкин трубканың теге ягында «абонент временно недоступен» дигән тавыш яңгырады. Шулчак күңелем сискәнеп куйды, бераз ямансулап куйдым. Шушы мизгелдән башлап, мин үткәннәрне искә төшерә башладым. Үземне куяр урын тапмадым. Минем аның янына кайтасым килә башлады. Үз шәһәремә генә түгел, ә үз йортыма, үз гаиләмә, үз тормышыма... Иртән иремнең кочагында уяну, аны эшкә озату, ул кайтуга ашарга әзерләү, аннары бергә утырып кино карау турында хыяллана башладым. Бар нәрсә дә гади кебек, мине нәкъ менә шул гади, үзем ияләшкән тормыш сагындырды. Миңа үзем баш тарткан ирем җитмәгәнен аңладым. Күбрәк уйланган саен, ныграк кайтасым килде. Мин кырыс, кәефсез кешегә әверелә бардым. Юкка да кызып китә торганга әйләндем. Раязга дөресен әйтергә курыктым. Ни булганын үзем дә аңламадым. Беркөнне чираттагы күңел ачудан кайткач, Раязның:
– Ләлә, ник син минем белән сөйләшмисең? – дигән соравына: «Бар да яхшы. Минем сөйләшәсем килми» – дидем дә, икенче бүлмәгә чыгып киттем. Ул төнне мин йокламадым. Ә иртән җыендым да кайтып киттем. Мин икенче мәртәбә үземне гафу итүен сорап чираттагы ир-егетне ташлап киттем. Бу хәл өчен бик оят иде.
Автобус бик акрын кайта кебек тоелды миңа. Минем тизрәк үз өемә кайтып, яраткан иремне кочаклап, үбәсем килде. Мин аңа барысын да аңлатырмын һәм ул мине гафу итәр, дип уйладым. Кыскасы, өйгә йөгереп түгел, ә очып кайттым. Дөрес карар кабул иткәнемә сөенеп туя алмадым. Менә ул – минем өем! Лифтның килгәнен дә көтеп тормыйча, баскычтан йөгереп менеп киттем. Ишекне үз ачкычым белән ачып кердем. Шулчак күңелдә өмет чаткылары уянды. Йозакны алыштырмаган, димәк, гафу итәчәк. Фатирда мине тынлык каршы алды. Өстәлдә өйләнешкәндә мәңге бергә булырга, бер-беребезне беркайчан да ташламаска дип вәгъдә биреп алышкан балдак һәм аның фатир ачкычлары ята иде.
Менә шушы вакытта үземә саф һаваның чынлап та җитмәгәнен аңлап алдым. Тәрәзә янына килеп, бөтен көчем белән ачып җибәрдем һәм бәхетемне мәңгегә югалтканымны аңладым...
Зөлфия ГАЛИМ әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев