Кызым мине яратмый
«Пенсия акчасын үзенә ала, ашарга да әтисенә генә китерә...» дип хәлен сөйләде әби.
Күрше йортта яшәүче бер әбигә бакча җимешләрен күчтәнәчкә керткәли идем. Бер көнне ул миңа ачылып китеп үз хәлен сөйләде. Кызы аны яратмый икән. Пенсия акчасын үзенә ала, ашарга да әтисенә генә китерә, чит кешеләргә артыгын сөйләмәсен өчен телефон кенәгәсен дә «югалткан». Зәйтүнә әби кызының фатирны үзенә яздырып, аны урамга куып чыгаруыннан курка икән. «Үз балаң бит, ник шулай эшли икән?» – дип соравыма әтисенең кызларын кечкенәдән үсендерүен, соңрак аңа каршы котыртканын әйтте.
Эшләрем чыгып, берничә көн янына керә алмаган идем, әби үзе килгән. Тагын шул хәлләрне сөйләде, елап та җибәргәч, бигрәк авыр булды. Бервакыт телефоныма хәбәр килде. «Сез ник чит кеше фатирына кереп йөрисез?» диелгән иде анда. Исәнләшү юк. Кем икәнен соравыма җавап юк. Бераздан шул ук номердан «Бу әби белән юкка буталасыз. Ул ПНДда учетта тора» дигән хәбәр җибәрделәр. Зәйтүнә әби исә көн дә килә. Шул йортта яшәүче танышымнан аның турында белештем. Чыннан да, күршеләре әбине иләс-миләс диебрәк саный икән. Кеше гаиләсенә тыкшынырга яхшысынмадым. Шулай да ипи-сөтен, бакча күчтәнәчләрен кертүемне дәвам иттем. Бер кергәндә ул кесә телефоныннан кызының минем номерны сөртүен әйтте. Мин номерымны яңадан керттем.
Аннары безгә атна-ун көнгә авылга китеп торырга туры килде. Соңрак балаларның укуы башланды. Ничектер әби онытылыбрак торды. Көзге каникулда урамда күрше йорттагы танышымны очраттым. Ул минем өчен бик авыр хәбәр җиткерде – Зәйтүнә әби асылынып үлгән. Аңыма килә алмый тордым, ышанасы килмәде, үз-үземнән гайрәтем чикте. Бер яктан аңа ничек тә булса ярдәм итә алмавыма бик нык үкендем, икенче яктан «Нәрсә эшли ала идем соң мин?» дигән сорауга җавап тапмадым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев