Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Мәхәббәт бер генә булмый!

«Ярату бер генә тапкыр була. Ә калганы инде мәхәббәт түгел, ә болай, гомерне уздыру гына» дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Минемчә, алай түгел ул.

 Яшьлектә Ринат исемле егет белән танышып, озак кына аның белән йөрдек тә өйләнештек. Артымнан матур йөрде ул, килгән саен күчтәнәчен онытмады, миңа гел комплиментлар әйтә иде. Без аның белән җәен өйләнештек, тормыш та матур гына башланып китте. Балабыз туды. 

Кайчан арабызга кара мәче кергәндер, анысын әйтә алмыйм. Берсендә эштән иртәрәк кайттым да, Ринатымны бер хатын белән урын өстендә тоттым. Озак уйлап тормадым, икенче көнне үк аерылышырга гариза бирдем. 

Марат белән дә ямьле җәйдә очраштык. Башта озак кына социаль челтәрләрдә языштык, аннары күрештек. Аерылган, балалы хатын дип тормады. Үзенең ачыклыгы, гадилеге, мине генә түгел, баламны да яратуы белән җәлеп итте ул мине. Әйе, тормыш дәвам итә. Яңа ирем Марат белән бергә яшәвебезгә инде ун ел, уртак кызыбыз туды. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, улым тулысынча диярлек аның карамагында. Бүгенгә мин аны бик яратам, ә инде алда ниләр буласын кем белгән, планнар корганым юк. Ничек бар, шулай яшәргә инде. Уйлыйм да, әле ярый шулай килеп чыккан дип куям.

Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату, шунда мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул. 

Исемемне күрсәтмим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев