Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Кайнана белән ирем мине чүпрәккә әйләндерделәр»

Зөлфия ханым «Шәһри Чаллы»га аянычлы язмышы турында сөйләде.

Пятачок бәйрәмендә затлы гына киенгән 60 яшьләр тирәсендәге бер ханыма күзем төште. Янында инвалид коляскасында кызы утыра. Әлеге ханым белән сак кына сүз башладым. Чынлыкта бик аралашучан, ачык күңелле кеше булып чыкты. «Телевизордан концерт карау бер хәл, мондагы мохит бөтенләй икенче. Балам ДЦП белән авырый дип өйдә качып ятмыйбыз. Мин аңардан оялмыйм. Гомерем буе кеше арасында йөрттем. Кызыма 37 яшь тулды. 37 ел буе карыйм мин аны», – дип үзе язмышын сөйләп китте ханым.  

Зөлфия ханым (исемен үзгәртүне сорады) ире белән бер-берсенә бер күрүдән гашыйк булалар. Зөлфия йомры йөзле, чибәр кыз. Рәлиф тә физкультура техникумын гына тәмамлаган, баһадир гәүдәле, бөдрә чәчле егет. Яшьләр озакка сузмыйча, дүрт айдан өйләнешәләр. Зөлфия балага уза. Әмма аларны сынау артыннан сынау көтә. Кыз бала авыру булып туа. Табиблар куркыныч ДЦП диагнозы куялар. Бала йөри алмый, үзе калак тотып ашый алмый. Нишләргә? Ана кеше бөтен көчен баласын аякка бастыру өчен тырыша башлый. Бармаган табиблары, таптамаган дәвалану үзәкләре калмый.

– Ир кеше бала-чага сыман бит. Аңа да игътибар кирәк. Әнисе янына авылга кайтып йөри башлады. Кайнана салгалый иде. Эчми-тартмый торган ирем начар юлга басты. Эчүгә салышты. Җитмәсә, кайнана миңа каршы котырта иде. Каршымда ук аңа: «Нәрсәгә кирәк сиңа бу инвалид бала? Гомерең буе карарга уйлыйсыңмы әллә? Ә бу кипкән тәренең нәрсәсенә карап ятасың?» – дип әйткәне булды. Җиде елдан соң икенче бала алып кайттым. Улым Айрат, шөкер, сау-сәламәт булып туды», – ди шәһәрдәш. 

Зөлфия шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Авыр хәлдәге пациентларны өйләренә барып карый торган була. 
– Эшкә йөгерәм. Кайткач, инвалид кызны, исерек ирне карарага кирәк. Ярый, улым мөстәкыйль. Җитте, дидем. Түземлекнең дә чиге була бит. 32 ел түздем. Ике баламны иярттем дә ике бүлмәле фатирда иремне калдырып чыгып киттем. Бернәрсә дә алмадым. Кредитка бер бүлмәле фатир сатып алдым. Ике ел буе идәндә йокладым. Бер ялсыз эшләдем. Акча җыя-җыя 5 еллык кредитны 1 елда 8 айда түләп бетердем. Улым программист булып эшли иде ул вакытта. Ул ярдәм итте. Кызны карау аның өстендә булды. Аллаһка шуңа рәхмәтлемен – улым бар. Ул минем зур таянычым. Дүртенче сыйныфтан башлап апасын карарга булышты. Аның балачагы башкаларныкы сыман балалар белән уйнап узмады. Әле күптән түгел – августта кызымның туган көне булды. Эшен ташлап, туган көненә Казаннан ук кайтты улым. Чәчәкләр тотып, торт белән күңелен күрде. Апасыннан читләшми, чын күңеленнән ярата», – дип сөйли Зөлфия ханым. 

Шулай да Зөлфия элеккеге ире белән дә элемтәләрне өзми. Берничә ел элек Рәлифкә инфаркт булган. «Ул синең әтиең, сине укытты, аны ташламыйбыз, дидем улыма. Хастаханәдә ятканда янына килеп ярдәм итеп йөрдек. Баланы әтисенә каршы котыртмыйм. Ул аңа ачулы булырга тиеш түгел. Җәй көне мин дә авыр хәлдә хастаханәгә эләктем. Ул вакытта Рәлиф минем янда булды. Кызыбызны карады. Ашатты да, мунчасын да кертте. Без дустанә мөнәсәбәттә. Барыбер күрешеп торабыз. Бергә бакчага да барып кайтабыз. Әмма аерым фатирларда яшибез. Ничек кенә булса да, инде бергә яшисем килми. Аңа карата кызгану хисе бар. Бездән башка беркеме дә юк бит аның. Әнисе белән энесе авариядә үлделәр», – ди шәһәрдәш. 

Зөлфия хәзер пенсиядә. Эштән чыгуына дүрт ел. Һәр көннең рәхәтен тоеп яшибез, ди ул. «Уйлыйм да, бу кадәр көч, энергияне каян алдым икән дип үз-үземә шаккатам. Хәзерге акылым булса, мин иртә кияүгә чыкмас идем. Элегрәк 22 яшьтән калсаң, карт кыз булып санала идең. Хәзер яшьләр дөрес эшли. Башта белем ала, фатирын, машинасын кайгырта. Соңыннан гына өйләнешү турында уйлый. Хәзерге акылым булса, мин дә шулай итәр идем. Иң беренче төпләнер идем. Кияүдә мине чүпрәккә әйләндерделәр. Ирем санламады. Кайнанам кимсетте. Кешелектән чыктым мин. Иң авыры кешедән бәйле булып, аңа өметләнеп яшәү икән. Үз көчеңә таянырга кирәк. Бүгенге көндә мин тормышымнан канәгать. Улым эчми-тартмый. Яхшы эштә эшли. Үзе тырыша балакаем. Безнең өчен борчылып тора. Исән-сау гына булсын. Пенсиябез бар, өстәлебездә ашарыбызга бар, фатирыбыз бар, Аллаһка шөкер!»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев