Аны үлгән дип моргка озатканнар
«Бу хәл моннан дүрт ел элек булды. Җилле-яңгырлы көзге көн иде», - дип сөйләде язмам герое.
Мескен мәрхүм әтием еш кына: «Кеше ышанмаслык хәлне дөрес булса да сөйләмә», – дия иде. Әмма тормышта кеше ышанмаслык хәлләрнең дә дөрес булган очраклары очрап тора. Әлфия Сабирова, мәсәлән, башкала моргларының берсендә мәетләр янында ятканда күзен ачкан. Әйе, әйе, аны үлде дип моргка китергән булганнар.
– Бу хәл моннан дүрт ел элек булды. Җилле-яңгырлы көзге көн иде. Чирмешән районына туган авылыма, әти-әнием янына кайткан идем. Ял көне гадәттәгечә, попуткага чыктым. Юл кырыенда, белгән догаларымны укып, машина көтеп торам. Узалар да китәләр, узалар да китәләр. Бер сәгать үткәч, олы яшьтәге бер абый машинасын туктатты. Казанга кадәр баруын белгәч, шатланып утырдым, – дип авырлык белән искә төшерде ул көннәрне. – Саескан тавына җитәрәк без юл-транспорт һәлакәтенә юлыктык. Бик җитди авариягә эләккәнебезне соңыннан гына белдем. Машина йөртүче шунда ук вафат булган. Мине дә үлгән дип моргка озатканнар...
Уянып китсәм, мәетләр янында ятам. Бөтен җирем кара янган. Кулымдагы кан тамырлары киселгән... Аннары, исән икәнлегемә инангач, мине тиз генә хастаханәнең травматология бүлегенә озаттылар. Аллаһының рәхмәте, табибларның ярдәме белән дәваланып чыктым. Тик бәрелү-сугылулар эзсез узмады. Бер ел әйбәт кенә йөргәч, башым бик каты авырта башлады. Дус кызым табибларга барырга киңәш итте, анализлар алдылар, төрле тикшерүләр үткәрделәр. Кан саву нәтиҗәсендә, башымда шеш барлыкка килгән. Ул яман шеш булып чыкты. Операция ясадылар. Аллаһының биргәненә шөкер, уңышлы булды. Лениногорск, Казан табиблары тикшереп, дәвалау ысулларын билгеләделәр. Этаплап дәвалау курслары уздым. Көненә берәр килограмм лимон ашадым. Хәзер дә даими дәваланып торам. Аллаһка шөкер, аякларымда йөрим, үз тормышымны үзем алып барам.
Әлфия ханым нык ябыккан, башы гөҗләп авыртып, җанына тия. Шулай да авырлыктан соң җиңеллек киләсенә ышанып яши ул. «Аллаһы Тәгалә күземне ачмаса, мин дүрт ел элек кабердә буласы идем бит инде. Димәк, бөек көчнең мине фани дөньядан җибәрәсе килмәгән. Минем бу дөньядагы миссиям тәмамланмагандыр инде», – ди ул, елмаеп.
Башта ул Лениногорскийдан Казанга барып дәваланган. Хәзер Чаллының онкология үзәгенә килеп йөри. Кайсы көнне көндез, кайсы вакытта төнлә чакыралар икән. «Медицина җиһазлары кайчан буш, шунда чакыралар. 20 көн рәттән киләм. Без, авырулар, «Медицина җиһазлары ватылып, дәвалауда өзеклекләр чыкмасын», дип борчылабыз. Җиһазларның ватылган чаклары да була бит. Улым йөртә, җае булмаганда такси белән киләм. Чаллы табиб, шәфкать туташлары бик әйбәтләр, яхшы дәвалыйлар. Тәмле теллеләр, игътибарлылар», – диде ул.
Әлфия ханым башы бик нык авыртса да, тормыштан зарланмый. Аллаһының биргәненә шөкер итеп, биш вакыт намазын укып яши. Тормышта күргәннәрен башкаларга гыйбрәт өчен язасы да килә, әмма башы нык авыртканга компьютерга карый алмый әле.
Әлфия Сабирова газета укучыларыбызга үзенең теләкләрен җиткерде. «Мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә моңа кадәр дә ышана идем. Тормышымда мондый хәлләр килеп чыккач аның кодрәтенең киңлегенә тагын бер кат инандым. Ул бит үлгән кешене дә терелтә ала. Мин – шуның мисалы. Бер ул гына юктан бар итәргә сәләтле, шуңа күрә кулларыбызны күтәреп, Аллаһка ешрак ялварыйк. Ул үзенең колларын ярдәмсез калдырмый. Хастаханә юлларында күп йөреп, төрле язмышлы кешеләрне очраттым. Бер ханым яз көне диспансеризация үткән, күкрәгендә яман шеш тапканнар. Табиблар: «Берничә ай күзәтик», – дигәннәр. Әмма Света ханым сәламәтлеген үз кулына алган. Казандагы бер онкологка киңәшкә барган. Ул кичекмәстән операция ясарга кушкан. Ханым операция ясаткан, дәвалау курслары алган. Нәтиҗәдә, терелүенә сөенеп яши. Табибларның сабыр итегез диюен көтмәгез, үзегез болай эшлик әле дип сорагыз. Аларның һәр авыруга игътибары да, көче дә җитми. Авыруларны дәвалаудан тыш, кәгазь эшләре дә бихисап күп».
P.S Геройның исеме үзгәртеп бирелде.
Башка яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев